«Уптым кермәкчеләр», яки Башкортстандагы татар язучыларын нигә Татарстанда алмыйлар

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев социаль челтәрдәге аккаунтында кызыклы акция башлаган һәм җитди тема күтәргән.
Марс Тукаев: «Апрель – шигърият ае. Мин, ай беткәнче, һәркөн үземнең «НИЧЕК МАТУР ИТЕП ӘЙТКӘН ШАГЫЙРЬ» дип аталучы сәхифәмдә бары тик күрше республика җирләрендә туып үскән шагыйрьләргә генә урын бирәчәкмен. Ни өченме? Чөнки татарның бай шигъриятен, әдәбиятын, гомумән, милли мәдәният һәм сәнгатебезне бүгенге көндә Башкортстан дип аталып йөртелүче төбәктән чыккан шәхесләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Бу – үткәндә дә шулай булган, бүген дә шулай, киләчәктә дә шулай булыр, Иншаллаһ!
Бүгенге көн һәм киләчәк дигәндә, Башкортстанда иҗат итүче татар язучы һәм шагыйрьләрен борчыган төп сорауларның берсе – моңа кадәр аларның Татарстан Язучылар берлегенә әгъза буларак кабул ителмәве. Бар бит, дияр кайберәүләр... Әйе, җәмгысе 7 кеше бар! Җиде бөртек! Ләкин миллионнан артык татар яшәгән төбәк өчен көлке түгелме бу сан?!
Аларның үз берлекләре бар, диючеләр дә табылыр. Әйе, бүгенге көндә Башкортстан Язучылар берлегенең татар секциясе 60тан артык татар әдибен берләштерә. Республикада берлеккә әгъза булмыйча гына иҗат итүче тагын шул кадәр халык арасында танылган язучы һәм шагыйрь бар.
Шушы 100дән артык әдипнең төп хыялларының берсе – Татарстан Язучылар берлегенә әгъза булу! Алар моны дәрәҗә, иҗатларын тану дип кабул итә.
Татарстан Язучылар берлегенең яңа сайланган идарәсе әлеге мәсьәләгә йөз белән борылыр, Дәрдемәндләрне, Галимҗан Ибраһимовларны, Фатих Кәримнәрне, Әмирхан Еникиләрне, Илдар Юзеевларны, Әнгам Атнабайларны, Роберт Миңнуллиннарны һәм тагын дистәләрчә татар әдипләрен биргән төбәкнең каләм әһелләрен читкә тибәрмәс, дигән өметтә калам».
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла бу теманы быел үзе белән интервьюда искә алган иде. «Башкортстаннан керергә теләк белдерүчеләр күп. Бөтендөнья татар конгрессында да очрашу саен шул теләкләрен җиткерәләр. Уптым кермәкчеләр. Ләкин бит араларында яшьләр юк. Ә теләк белдерүче бу кешеләр болай да мөмкин булган бөтен союзларда тора. Алар әгъзалыктан коллекция җыялармы соң...» – дигән иде ул.
Марс Тукаевның постын укыгач: «Син хәзер дә үз фикереңдәме?» – дип, кабаттан сорадым Ркаил Зәйдулладан. «Фикерем үзгәрмәде», – диде ул. Аннары, уйлап торгач: «Дилбәр Булатова – әйбәт прозаик. Аны алырга була», – дип өстәп куйды.
- Дилбәр Данис кызы Сөләйманова, тәхәллүсе – Дилбәр Булатова – Башкортстанда яшәп татар телендә иҗат итүче язучы, публицист, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Илдар Юзеев исемендәге премия лауреаты. «Тулпар» яшьләр журналында эшли.
Татарстан Язучылар берлегендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче 7 язучы бар:
- Мөнир Вафин. 1961 елгы. Уфада яши.
- Хисаметдин Исмәгыйлев. 1953 елгы. Башкортстанның Стәрлебаш районы Турмай авылында яши.
- Ләйсән Кәшфиева. 1966 елгы. Уфада яши.
- Наилә Миңнеханова. 1955 елгы. Туймазыда яши.
- Руслан Сөләйманов. 1985 елгы. Уфада яши.
- Рамил Чурагул. 1962 елгы. Уфада яши.
- Халисә Мөдәррисова. 1953 елгы. Уфада яши.
Теманы аңлау өчен, башта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшинга шалтыраттым, аннары – Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары секциясе җитәкчесе Руслан Сөләймановка. Аннан Татарстанда яшәп иҗат итүче язучыларыбызга, шул исәптән, Башкортстанда туып үскән аксакалыбызга – Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка.
Альфред Дәүләтшин: «Сезнең өчен татар дөньясы тар икән, рәхәтләнеп үз утравыгызда яшәгез!»
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин: «Башкортстанда Язучылар берлеге бар, һәм анда башкорт язучылары, рус язучылар һәм татар язучылары секцияләре бар. Татарстаннан һәм Башкортстаннан башка регионнарда андый күренеш юк – татар телендә профессиональ дәрәҗәдә иҗат итүчеләрне башка регионнарда берәмтекләп кенә табып буладыр. Икенче бер күренеш – Татарстан Язучылар берлегенең Удмуртия Республикасында һәм Ульян өлкәсендә филиаллары бар. Рәсми теркәлгәнме, теркәлмәгәнме – әйтә алмыйм, ләкин аны филиал дип әйтәләр. Күрәсең, бу регионнардагы Язучылар берлекләрендә татар язучылары секцияләре булмагач, шундый чишелеш табылган.
Башкортстандагы кайбер язучылар, бөтенләй дә Башкортстан Язучылар берлегенә кермичә, Татарстан берлегенә кергәннәр – алар да берничә генә инде. Башкортстан Язучылар берлегенә кереп, Татарстан берлегендә дә әгъза булып торучылар бар. Башкортстан Язучылар берлегендә торучылар «автомат рәвештә» Россия Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Башкортстандагы татар язучылары өчен ул бер дәрәҗә, игътибар.
Татарстан регионнар белән эшли, ләкин Татарстан Язучылар берлегендә кискен каршылык сизелә. Бу, минем уйлавымча, Башкортстандагы татар язучыларының көчле булуыннан да килә, китап чыгару мәсьәләләренә дә килеп тоташа, дип аңлыйм. Чөнки мин монда башка бер объектив сәбәп тә күрмим.
Башкортстанда 60тан артык татар язучысы бар. Аларны Татарстан Язучылар берлегенә алу мәсьәләсен берничә тапкыр күтәргәнем булды. Ярар, Ркаил абый рәис буларак каршы булсын, мин барыннан да бигрәк Татарстан язучыларының, Татарстан журналистларының, гомумән, Татарстан зыялыларының битарафлыгына аптырыйм.
Шушы битарафлык авыр. Без бу мәсьәләне күпме генә күтәрсәк тә, Татарстаннан беркем язмады. Рәхмәт, сез алынгансыз. Барысы да ләм-мим, проблема бөтенләй юк кебек. Күренекле халык язучылар да дәшми. Җанисәп чорында күп язучылар Башкортстан буенча: «Язучыларга игътибар җитми, китаплары чыкмый, китапханәләрдә китаплар юк, кемнеңдер музейлары начар хәлдә, тегеләй-болай», – дип йөрделәр-йөрделәр дә, хәзер битарафлык. Бу тема Милли шурада да күтәрелде, әмма, һәрвакыттагыча, битарафлык.
Башта мин, язучыларның барысын да автомат рәвештә кертергә, дип тәкъдим иткән идем. Ярар, бер елда 60 кешене алу авырдыр, бюрократик ягы да бардыр, дип, аннары берничәсен генә тәкъдим иттем. Әмма ул очракта да битарафлыкка очрадым. Мәсәлән, Уфа технологияләр университетында татар кафедрасы укытучысы, милли мәсьәләләрдә үз сүзен әйтә торган шагыйрә Лилия Сәгыйдуллинаны тәкъдим иттем. Аның шигърияте – югары дәрәҗәдәге шигърият. Икенчесе – күп еллар Башкортстан телевидениесендә «Рәйхан» тапшыруын алып барган драматург, прозаик Халисә Мөхәммәдиева. Борай районында татар хәрәкәте җитәкчесе, шагыйрә Рәфыйга Усманова да бар. Татарстан язучылары Башкортстан буйлап йөргәндә шушы кешеләр бит аларны каршы алдылар. Язучыларның бөтенесен бергә алу тәкъдименә каршы чыгып буладыр, ләкин бит без аерым-аерым да тәкъдим иттек. Мин Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылар секциясе җитәкчесе Руслан Сөләймановны да тәкъдим иткән идем – аны шыпырт кына кабул иткәннәр икән.
Башкортстан Язучылар берлеге татар язучыларына яхшы карый, чөнки без үз җиребездә яшибез. Ләкин төрле моментлары бар. Елдан-ел китаплар чыгару әзәя. Хәзер бит Башкортстан язучылары Татарстан берлегенә керә дә, аларның китаплары Татарстан китап нәшриятында чыга дип куркыргамыни? Булсын! Көчле автор икән, чыксын!
Татарстан язучылары «Башкортстандагы татар дөньясы» дип сөйлиләр, китапларын Башкортстанда таратырга телиләр, китаплар сатуда ярдәм сорап миңа чыгалар... Әгәр сез үз чикләрегез белән генә яшисез икән, Буадан алып Актанышка кадәр рәхәтләнегез! Сезнең өчен татар дөньясы тар икән, рәхәтләнеп, үз утравыгызда яшәгез! Безгә шундый мөнәсәбәт икән, Татарстан язучыларының Башкортстанга килүенең кирәген күрмим, бер чарага да чакырмыйбыз. Без кирәкмибез икән, алар да кирәкми. Аерым яшибез икән, Ык елгасы безне бүлә икән, бер елганың ике ярында бер-беребезгә карап утырыйк».
Руслан Сөләйманов: «Язучы лаек икән, вакыты җиткәч, Татарстан Язучылар берлегенә дә, Башкортстан Язучылар берлегенә дә керә»
Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары секциясе җитәкчесе Руслан Сөләйманов: «Язучылар берлегенең, Башкортстанныкы булсынмы, Татарстанныкы булсынмы, үз тәртипләре бар. Язучының кайсы да булса Берлеккә керергә теләге булырга мөмкин, ләкин бит теләк кенә җитми, ул таләпләрне үтәргә дә кирәк. Ул таләпләрне үтәгән очракта Татарстан Язучылар берлегенә дә, Башкортстан Язучылар берлегенә дә керә аласың. Язучы чыннан да лаек икән, вакыты җиткәч, Татарстан Язучылар берлегенә дә, Башкортстан Язучылар берлегенә дә керә.
Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары секциясендә 60лап язучы бар, тагын 60лап Язучылар берлегенә керә алырлык кешебез бар.
Башкортстанда татар китаплары чыга – әгъза булганнарныкы да, булмаганнарныкы да коллегия аша үтеп чыгып тора. Күпме чыгуының, әлбәттә, объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Тагын да күбрәк чыкса, яхшы булыр иде.
Мине Татарстан Язучылар берлегенә яңа алдылар, бу әгъзалыкның нәрсә бирәчәген белмим, ул хакта уйламадым да. Ркаил Зәйдулланың бер сүзе ошады: «Хәзер, Руслан, курыкмасаң да була – артыңда Казан тора», – диде.
Рәдиф Гаташ: «Ркаил хаклы, аңа гаеп ягарга тормагыз әле»
Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ: «Ркаил аларны алай ала алмый. Ул бит инде бөтен халыкны җыеп алу кебек килеп чыга. Мин дә Башкортстанда туып үстем, ләкин бит хәзер Татарстанда яшим. Язучы ул кайда яши – шундагы берлектә әгъза була ала. Гомер-гомергә Башкортстаннан берничә кеше генә әгъза булды: Рәшит Гатауллин, Халисә Мөдәррисова һәм Рим Идиятуллин. Чөнки алар Башкортстан Язучылар берлегенә кермәделәр. Ә хәзергеләрнең күбесе андагы берлектә әгъза булып тора. Кешесенә карап, талантына карап, болай да аз-азлап алып торабыз. Башкортстаннан язучылар килсә – каршы алабыз, кунак итәбез.
«Казан утлары» редакциясендә эшләгәндә, мин Башкортстанда яшәүче язучыларга ярдәм итеп тордым, күпләрне әдәбиятка тарттым. Миңа сүз әйтрелек түгел. Әмма бу очракта Ркаил хаклы, аңа гаеп ягарга тормагыз әле. Ркаил белеп эшли, акылы кеше, депутат кеше.
Бөтендөнья татар конгрессы шундый тәкъдим белән чыккан икән – бөтенесен Конгресска алсын!»
Айгөл Әхмәтгалиева: «Иң мөһиме – чын иҗат булганда, ул чикләрне белми»
Язучы, драматург, Татарстан Язучылар берлегенең проза остаханәсе җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева: «Башкортстандагы татар язучылары, аларның иҗаты белән, редакциядә эшләгәндә, даими танышып бара идем, «Мәйдан» журналына дип, әледән-әле әсәрләрен сорап кына тордык. Аларда әдәби тел байлыгы да, борылмалы сюжетлар да аерылып тора бит. Кызыгы шунда – бер генә тапкыр да: «Тукта, бу автор Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы түгел бит», – дигән сорау туганы булмады. Иң мөһиме – чын иҗат булганда, ул чикләрне белми. Ачык яки ябык әдәби бәйгеләрдә соңгы елларда жиңүче урыннарны еш кына Башкортстандагы татар язучылары били, ул әсәрләр «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында басылып килә – авторның кайсы берлектә әгъза булып торуы ниндидер киртә тудыра дип уйламыйм.
Ә инде «Ул язучыларга кайда яхшырак?» дигән сорауга төгәл җавап бирәлмәм. Хуҗа Насретдин әйткән бит әле: «Билле прәннек бик тәмле нәрсә икән ул – берәүнең ашаганын карап тордым», – дип. Андагы проблемаларны үзем өйрәнеп, якыннан танышып, үз фикерем тумаган килеш, болай яки тегеләй дип хөкем карары чыгарырга хакым юк. Һәр сүз өчен Аллаһ каршында җавап тотасы бар бит.
Фикерем иҗат хакында гына. Рузилә, хәтерлисеңдер, үзең белән әңгәмә эшләгәндә, иҗат кешесе турында сүз чыккач, «Кем ирекле соң, синме, минме...?» дигән идең. Иҗат кешесе кайда гына булса да, һәрвакыт богаулы ул, һәм шул ук вакытта, хәтта читлектә дә, аннан да ирекле кеше булмаска мөмкин».
Ландыш Әбударова: «Башкортстаннан яки татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдән берәр татар язучысының әсәре басылмый калган саныбыз юк»
Язучы, «Казан утлары» журналы мөхәррире Ландыш Әбударова: «Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителүнең Устав буенча шартлары һәм таләпләре бар бит аның. Мәсәлән, 2 китабың булу, аның кимендә берсе Татарстан китап нәшриятында басылып чыгу. Аннан берничә (кимендә 3) профессиональ язучыдан нигезле рекомендация кирәк. Әгәр дә чит төбәкләрдәге татар язучыларын, татарча язган өчен генә, күпләп Татарстанның Язучылар берлегенә кабул итә башлыйлар икән, бу – башка әгъзаларга карата гаделсезлек булыр иде. Белүемчә, Татарстан китап нәшриятында китап бастыру өчен Берлектә әгъза булып тору шарт түгел.
Әйе, Казан – татар язучылары өчен рухи мәркәз инде ул. Бигиевләр, Такташ, Кутуй, Җәлил, Тинчурин һәм башкалар өчен дә шулай булган. Алар Казанга тартылган, монда килеп, милли мохитне оештыруда җиң сызганып хезмәт куйганнар. Бүген исә Казанга читтән килүче язучылар сирәк. Шул ук вакытта чит төбәктә дә татар язучысы булып калу, үз укучыңны табу җиңел түгел. Шуңа да Татарстан Язучылар берлегенең дә, «Казан утлары» әдәби журналының да бер миссиясе, бурычы, хәтта язылмаган кануны – ул чит төбәкләрдәге татар язучыларын барлау, аларны иҗатка рухландырып тору. «Казан утлары», «Безнең юл» исеме белән чыкканда ук, оештыручылар, «Волга-Урал, Сибириянең төрле почмакларында яшәүче язучыларны» яңа журналда катнашырга чакырып, мөрәҗәгать белән чыга. Бу чакыру бүген дә актуаль. Безнең бүген дә Башкортстаннан яки татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдән берәр татар язучысының әсәре басылмый калган саныбыз юк. Башта әсәрләр вакытлы матбугатта басыла, укучысын таба, төрле дәрәҗәдәге тәнкыйть ала, шуннан соң китап булып нәшриятта басыла. Әдәби процесс шулай бара, гадәттә. Киресенчә түгел...»
Рифат Сәлах: «Мин моны күпсенеп әйтмим. Бюджетыбыз зуррак булса, бәлки, башкачарак булыр иде»
Татарстан Язучылар берлегенең шигърият остаханәсе җитәкчесе, Татарстан китап нәшрияты редакторы, шагыйрь Рифат Сәлах: «Без Башкортстанда яшәүче татар язучыларын бик хөрмәт итәбез, аларның иҗаты белән танышып барабыз. Кайберләренең татармы яки башкортмы икәнен дә белеп бетермибез, чөнки татарча да, башкортча да чыгалар. Аларның кайсы милләт кешесен җирле халык кына белә торгандыр. Башкортстан язучылар берлегендә татар язучылары секциясе бар. Бер яктан аларга игътибар да җитә шикелле: әсәрләре «Тулпар» журналында, «Кызыл таң» газетасында урын ала.
Мин, татар кешесе кая гына яшәмәсен, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы була ала, дип саныйм. Алар безнең игътибар үзәгендә. Чөнки безнең өчен татар телендә иҗат итүче кешеләрнең һәрберсе кадерле. Алар безгә чит түгел, алар – безнең халкыбыз. Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләрне Татарстан Язучылар берлегенә алдык, алабыз һәм алырбыз. Мәсәлән, Марат Кәбиров, Рамил Чурагул ике берлектә дә тора. Ниндидер бер урталыкны табарга кирәк. Әмма, финанслар чикле булу сәбәпле, аларга игътибар да җитми торгандыр.
Башкортстанда яшәп иҗат иткән кешеләргә карата бер начар фикерем булмаса да, шуны әйтеп үтәсем килә: безнең Татарстанда да бюджет чикләнгән. Татарстанда җыелган салымнардан җыелган, Татарстанда табылган файдалы казылмалардан тупланган бюджеттан күпмедер күләмдә акча Татарстан китап нәшриятына да бирелә. Шигырь китаплары да шул исәптән чыга. Ничә еллар инде субсидиянең күләме артмау сәбәпле, Татарстанда туып, биредә иҗат иткән шагыйрьләребезнең шигырьләрен дә чыгарып бетерә алмыйбыз. Мин моны күпсенеп әйтмим. Бюджетыбыз зуррак булса, бәлки, башкачарак булыр иде. Боларның барысын да уйлап, ниндидер баланс булдырырга кирәк. Башкортстанда яшәп иҗат иткән язучыларыбызны ташлап та калдырасы килми. Ләкин, икенче яктан, алар Башкортстан Язучылар берлегендә торалар икән, Башкортстан китап нәшрияты аларның китапларын күбрәк чыгарырга тиештер. Башкортстан китап нәшриятына бирелгән 150 миллион сум субсидиянең күпчелек өлеше башкорт язучыларына һәм, бәлки, рус телле китапларга китә торгандыр. Анда 1-2 генә татар телле мөхәррир эшләвен беләм. Моны дөрес түгел дип саныйм. Башкортстан нәшриятына татар китапларын күбрәк чыгарырга кирәктер. Минем тәкъдимем шундый.
Башкортстанда халыкның өчтән бере татар дип санасак, аларның салымы да, файдалы казылмалардан җыелган акчасы да татар китаплары өчен дә бүленеп бирелергә тиеш. Шушы проблеманы безгә генә аударып калдыру дөрес дип санамыйм.
Татарстанда яшәүче татар язучыларын да игътибарсыз калдырмыйсы иде. Безгә ярдәм итә торган урыннар бик аз дияргә була. Татарстаннан китеп Башкортстанда җитәкче булган кешеләрне беләсезме, ә Башкортстаннан килеп, Татарстанда зур-зур җитәкче урыннарда эшләүчеләр бик күп, башка төбәкләрдән килүчеләр дә күп. Татарстанда Татарстан кешеләре җитәкче булсын өчен квоталар булдырырга кирәктер, дигән уйда торам».

2024 ел, февраль. Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Язучылар берлеге рәисенең Башкортстанның татар язучылары белән очрашуыннан күренеш.
© Фото: Салават Камалетдинов