Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан шагыйрәсе Лилия Сәгыйдуллина: Һаман дә шул таркаулык, «татарлык комплексы»...

«Интертат»та чыккан «Уптым кермәкчеләр», яки Башкортстандагы татар язучыларын нигә Татарстанда алмыйлар» язмасы актив фикер алушуларга этәргеч биргән. Галим-педагог, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина фикерен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Башкортстан шагыйрәсе Лилия Сәгыйдуллина: Һаман дә шул таркаулык, «татарлык комплексы»...
Фото: Лилия Сәгыйдуллинаның шәхси архивыннан автор үзе тәкъдим итте

Галим-педагог, шагыйрә, Башкорт дәүләт университеты укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты, доцент Лилия Сәгыйдуллина:

Укып чыктым, рәхмәт. Шушы кечкенә мәсьәләдә татарның булмышы да, язмышы да чагыла... Чыгышлар, нигездә, бердәм фронт рәвешендә. Фикер төрлелеге күзәтелми, төсмерләр белән генә аерыла (Альфред Дәүләтшинны «бердәм фронтка» кертмим). Берничә кабат Башкортстан татар авторлары хакында шәхсән сөйләшүләрдә – Язучылар берлегендә (2007, 2013, 2015, 2016...), әсәрләрне журналда бастыру хакында («Талантлылар гына басылырга тиеш, бастырылмый икән, димәк, талант җитми сездә»), «Дуслык киштәсе» тибында елына 1-2 булса да татар авторы китабын Казанда бастыру хакында да әйткәнем/язганым булды («Сезнекен түгел, үзебезнекен бастырырга чират әле», «Со свиным рылом в калашный ряд?»)...

Безгә карата карашлары, фикерләре билгеле иде инде. Шуңа да Татарстан иҗатчыларының бүгенге реакцияләре яңа түгел, яңа шартларда искене яңачарак кабатлау гына... Нигездә, барысы да бер юнәлештә фикер йөртә: лаеклымы/түгелме? Лаеклыларны Союзга да алалар, бастыралар да…

Татарстан күзлегеннән караганда, дөрес фикерлиләр кебек. Гомумән дә – дөрес. Килешергә дә булыр иде, әгәр дә метрополиянең үз колониясенә карашы, шул яссылыкта фикер йөртүләрне хәтерләтмәсә... Кызганыч.

Нәкъ шуңа җан әрни дә: Казанда бит стратегик фикер йөртә белергә тиешләр – татарны туплау, җыю, берләштерү, үстерү хакында уйларга... Татарның милли-мәдәни кодын формалаштыру, саклау, тапшыру Татарстанга йөкләтелгән, дип күзаллана. Әмма алар үз мәнфәгатьләреннән ары китә алмый, перспективаны күрми кебек...

Ә Альфред Әмирович каты һәм хаклы әйткән. Башкортстандагы татарларның фикерен аяк астына салып таптауга да ачуы чыккандыр. Икенче яктан, перспективаны күзаллау, стратегик караш, башкачарак фикерләү дә хастыр аңа, дип уйлыйм.

Ркаил Зәйдулла: «Араларында яшьләр юк бит», – дигән. Ул хаклы, сүз дә юк. Яшьләрнең булмавы һәм киләчәктә, гомумән, булмаячагы артында да Татарстанның безгә битарафлыгы (тел статусы..., диалектлар мәсьәләсе..., иҗади бәйләнешләр...) ята бит. 1 миллион татарның 18 яшьлек шагыйрьләре юк икән, мондагы татарларның киләчәге бармы, дигән сорау туа. Һәм, гомумән, 1 миллион татарын югалткан татарның киләчәге нинди?

...Башкортстанда «Татар стратегиясе» белән таныштыруны хәтерлисезме? «Нур» театры залы шыгрым тулы... Башкортстаннар хакында ләм-мим... Сүз әйтү өчен 10 минут вакыт бирделәр: залдан, 3 кешегә... Гел бер анекдот искә төшә: ике республика арасындагы Дуслык күпере нык булсын өчен, күпер астына Башкортстан татарларын салганнар... (90 нчы еллардан). Без һаман дә шул анекдот эчендә яшибез сыман.

Аз гына үзем хакында. «Казан утлары», «Мәйдан» журналларына бик тә рәхмәтлемен. Җибәргән язмаларны һәрвакыт бастырып килделәр, алар минем таяныч ноктасына әйләнде. Безгә андый аркадашлыкны тою бик мөһим.

Союз мәсьәләсенә килгәндә... Чынында, «Мине Союзыгызга алыгыз!» – дип йөргән кеше түгелмен (мине тәкъдим иткәннәрен дә бүгенге мәкаләдән белдем). Арткы ишектән керергә дә җыенмыйм. Алмыйлар икән, димәк, лаеклылар сафында түгелмен, кирәгем шул кадәр генә.

Союзга географик критерий буенча түгел, иң беренче чиратта, иҗади багаж сыйфаты нигезендә алырга тиешләр, дип уйлыйм. Һәм бездә андыйлар бар. Әлегә – бар. Чынлап уйлаганда, миңа инде соң... Менә соңгы вагонны да кул болгап озатам... Ләкин башкалар бар бит әле. Алар мисалында булса да «Берләшик!» дигән шигарьнең буш сүз булудан чын гамәлгә әйләнүен күрәсе иде дә... «Жаль только – жить в эту пору прекрасную уж не придется – ни мне, ни тебе» (Н.Некрасов).

...Юк, без Татарстаннан рәхим-шәфкать көтеп кенә, аңа гына зур өметләр баглап яшәмибез ул. Без үз җиребездә – Башкортстанда. Монда – тирән тамырларыбыз, ата-бабаларыбыз. Уй-ниятләребез, эш-гамәлләребез, яшәешебез-гомеребез шушы җирне, шушы ил-төбәкне гөлчәчәккә әйләндерүгә бирелгән һәм бирелә... Ничек кенә булмасын, үз көнебезне үзебез күрәбез.

Шулай да: «За державу обидно» кебегрәк хис яши ул миндә («держава» дигәнем – татар дөньясы). Һәм бу материалны укудан гына туган хис, димәс идем мин аны. Ул тойгы – озак еллар үзара мөнәсәбәтләрне күзәтү, анализлау нәтиҗәсе. Һаман дә шул таркаулык, «татар башын татарның ашавы», түбәнсетеп карау, бүгенге көн белән яшәү, «татарлык комплексы»... Бу планда башкорт халкыннан үрнәк алырга кирәктер, бәлки: алар төбәкләр белән дә актив эшли, республика эчендә дә... Бу эш нәтиҗәләре дә күрәм дигән кешегә күренеп тора, югыйсә...

Колның иң зур теләге – үз колларын булдыру, үзен колбиләүче итеп сизү, диләр бит... Безнең татар милли дөнья моделендә дә шул чалымнар үзен сиздерә кебек... Әллә ул, гомумән, ил халкына хас менталитетның милли чагылышы микән? Ничек уйлыйсыз? Бәлки, ялгышамдыр? Бәлки, бу хис – «төбәкчеллек комплексы», тегендә дә, монда да үзеңнең «артык кеше» икәнеңне тою нәтиҗәседер?..

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 3 май 2025
    Исемсез
    Казан Татарлары оятсызылыгына шаккатам! Шулкадәр үз милләттәшләрдән көлү - бүтән халыкта юктыр. Уфа ягы Татарларыннан көлү, аларны мыскыл итүдә нинди ләззәт табалар икән?
  • 2 май 2025
    Исемсез
    Үзләрендә кергәннәр бит инде, булган. Безнекеләр аларга барып керми бит. Әле рәхмәтле булсыннар безнең журналларда әсәрләре басыла.
  • 2 май 2025
    Исемсез
    Дөрес. Үзләре безгә союзга керегез дип ялынып килмәсәләр керәсе дә юк ул союзга
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100