Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ркаил Зәйдулла башкортлаштыру турында: «Синең исемең Әхмәт түгел, син — Мәхмүт»

«Интертат» күптән түгел Илеш районына барып, халык белән аралашты, анда кемнәр яшәвен ачыклады. Илештә яшәүчеләр, һич икеләнүсез, үзләрен татар дип атый, әмма рәсми мәгълүматлар буенча, биредә башкортлар яши. Бу күренешкә карата Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үз фикерен белдерде.

news_top_970_100
Ркаил Зәйдулла башкортлаштыру турында: «Синең исемең Әхмәт түгел, син — Мәхмүт»

— Мин күптән түгел Башкортстанга барып, халык белән сөйләшкән идем. Башлыча Илеш районында яшәүчеләр белән аралаштым. Анда яшәүчеләр бөтенесе дә «Мин — татар!» дип әйтәләр, ә рәсми җанисәп буенча, ул авылларда башкортлар яши… Менә шул хакта сез ни уйлыйсыз?

 — Ул гаҗәп хәл. Бүтән бер җирдә дә юктыр. Кеше үзе милләтен бөек дип, мәдәниятен олуг дип саный икән, аны бүтәннәргә тагып йөрми бит инде. Аның үз исемен, үз тарихын арзанайтасы килми. Затлы нәрсәне чит-ятларга көчләп такмыйлар. Мантыйкка каршы бу бөтенләй. Аек акылга каршы килә торган нәрсә. 

Күз алдына китерегез, мәсәлән, ике кеше сөйләшүен. «Синең исемең ничек?» — ди берсе. «Мин — Әхмәт». «Юк, — ди тегесе, — Синең исемең Әхмәт түгел, син — Мәхмүт». «Ни өчен Мәхмүт?» «Әйткәндәй, менә борынгы документларны актарып кара, һин анда Мәхмүт дип язылган». Аптырый теге кеше, башын кашый — әллә кайчангы документларга ничек аны Мәхмүт дип язып куйганнар?! Юмореска!

Ә инде бераз җитдиләнсәк… Төрле ыруларның, кабиләләрнең, халыкларның катнашуы, буталуы борынгыдан ук килә. Монда иң мөһиме — кемнең мәдәнияте, теле җиңеп чыга. «Син татар түгел, шәҗәрәңдә башкортлар бар». Шәҗәрәдә алман да, урыс та, мукшы да булырга мөмкин. Бүген син кем? Мәдәниятең, телең нинди? Этник башкортлар да татарлар составына кереп китәргә мөмкин анысы… Ләкин күп очракта безнең татарларның шәҗәрәсендәге «башкортлар», төгәлрәк әйткәндә «новобашкирцы» — ул сословиене, ягъни җир биләү мәсьәләсенә бәйле катламны белдерә. Бу бит инде тарихчы галимнәр тарафыннан күптән тикшерелгән, өйрәнелгән. Хәзер татарларны башкортлаштырырга теләүчеләр дә аны бик яхшы аңлый, ләкин аларның максаты бүтән. Сәяси максат. Башкортның этноэлитасы республикадагы татарларны һаман да «припущенниклар» ролендә тотмакчы. Ләкин 18 гасыр күптән үтте бит инде.

Мишәрләр мәсьәләсе. Мишәр үзәген ачтылар әнә Балтачта. Урыс патшалары «бүлгәлә һәм хакимлек ит» дигән рум кагыйдәсе нигезендә халыкны шулкадәр бүлгәләгән, хәзер безне янәдән шул тозакка төшермәкчеләр. Заманында бүгенге Башкортостан территориясенә килгән мишәр татарларын да «мещеряки» этносословиесе иткәннәр. Аларның хокуклары «башкирцы» лардан беразга ким була, ләкин «типтәрләр» некеннән күбрәк. «Мишәр» атамасының нигезендә нәрсә ята? Мещера дигән территория бар. Бик борынгы заманнарда анда мещера дигән фин кабиләсе яшәгән. Көнбатыштан аларны славян кабиләсе үзендә эреткән, көнчыгыш һәм көньяктан төрки-татарлар. Алтын Урда вакытында татарлар Мещерский Городок (хәзер ул Касыйм шәһәре) тирәсенә туплана, шуңа аларны Мишәр татарлары дип атыйлар. Гадәттә бит халыкның исемен чит кавемнәр, күршеләр бирә. Гомумән, халыклар, күчмә халыклар бигрәк тә, — шәһәр тирәсенә тупланган, ясакны шәһәргә түләгәннәр, контроль дә шуннан булган. Башкортларга килгәндә, аларны туплап торучы ниндидер шәһәр булмаган шикелле, урыслар мондагы кабиләләрне әлеге территориянең борынга исеме Магна Бажгардиягә бәйләп атый башлыйлар.

Мәсәлән, Кырым татары. Кырым бит ул соңрак кына ил исеме булып китә, башта шәһәр исеме булган. Кору сүзеннән, аны итальяннар шул ук мәгънәдә Солхат дип тә атаганнар. Кремль сүзенең тамырында да шул сүз. Чыңгыз империясенең башкаласы да Каракорум булганын беләбез. Казан татарлары исә Казан тирәсенә тупланган.

Хәзерге Башкортостан территориясе асылда Идегәй нәселеннән булган мангыт морзаларына (Нугай Урдасының хакимнәре) буйсынган. Хәзерге башкорт ырулары дип саналган халыкның күпчелеген урыслар басып алганчы нугайлар дип атаганнар, кайсыбер кабиләләре Олуг Олыс (урысча Большая Орда) составына да кергән, аларын урыслар, аурупалылар татарлар дип атаган. Шуңа күрә башкорт этномиссионерларының татарга карата нәфрәтен, татар атамасын өнәмәүләрен аңлап та бетермим мин. Үз бабаларыңны күралмау түгелме соң бу?

Башкорт этномиссионерларының татарга карата нәфрәтен, татар атамасын өнәмәүләрен аңлап та бетермим мин. Үз бабаларыңны күралмау түгелме соң бу? Ркаил Зәйдулла, Язучылар берлеге рәисе

Шунысын да онытмаска кирәк, төрки халыкларның атамалары төрле сәбәпләр аркасында яисә патшага бәйле рәвештә гел үзгәреп торган. Үзбәкләрне, нугайларны мисалга китерергә була. 15 гасырда, мәсәлән, күчмә үзбәкләрдән аерылып башка чыккан халыкны «казакъ» дип атый башлыйлар. Болар күчмә халыклар.

Шул ук нугай кабиләләре Казан татарлары составына да күпләп кергән. Мәсәлән, табын ыруы. Мөслимдә Табын дигән ике авыл да бар. Хәзерге башкорт халкы эчендә дә табын ыруы бар. Шуңа күрәдерме, Башкорт конгрессы җитәкчесе Эльвира Аиткулова, федераль сабан туена килгәч, Мөслимдә башкортлар яшәгән дип шакатырган иде бит. Казакъларны тәшкил иткән ырулар арасында да табыннар бар. Алайса нигә аларга да башкорт дип дәгъва кылмаска? Хәер, болай барса, аңа да барып җитәрләр. Яисә, киресенчә, казакълар үзләре дә дәгъва белдерергә мөмкин. Балалар авыруы аларда да көчле.

Мишәр татарларына кайтыйк. Хәзер Башкортостанда мишәр дип йөртелүче татарларның күбесе урта әдәби диалектта, ягъни Казан сөйләшендә аңлаша, димәк, алар этник мишәр түгел, ә кайчандыр ниндидер өстенлекләр өчен шушы «мещеряк» сословиесына кергән Казан татарлары. Мишәр шивәсе тиз генә җуела торганнардан түгел ул. Үземнән беләм.

Гомумән, милләтне күздә тотып, «мин — мишәр» дигән кешене очратканым юк әле. Үзара шаярткалыйбыз инде без, ә милләт дигәндә, бөтен мишәрләр дә «татар» дип әйтә. Мишәр дигән милләткә әйләндерүне күз алдына китерә алмыйм бөтенләй.

Менә мин 17 гасырга кадәр шәҗәрәмне беләм. Ревизские сказкаларда иң ерак бабам «служилый татар» дип теркәлгән. Һәм күз алдына китер, ниндидер бер башыбозык миңа килә дә: «Син татар түгел, син — мишәр!» — ди. Үдебеднең мишәр, дип өсти әле җитмәсә. Янәсе, ул минем милләтемне миннән яхшырак белә! «Мишәр — аерым халык, татарга катнашы юк. Хәзерге татар ул — элеккеге мөселман чуаш», дигән әкият чыгардылар… Татарлар бөтенләй юк, алар ясалма халык, дип лаф оралар. Алайса, чуашларны, мишәрләрне, башкортларны кем татарлаштырган? Авылга укытырга килгән берничә хәлфәме? Алары кайдан чыккан? Мәрҗани ясап чыгарган, диләр. Моңарга хәтта нәфрәтләнеп тә булмый, нигәдер көләсе дә килми…

Менә шундый юл белән татарны киметмәкчеләр… Әлбәттә, кемнәрнеңдер башы әйләнергә, кемдер адашырга да мөмкин. Кемдер карьера, эш хакы өчен ата-бабаларыннан ваз кичәргә риза. Ләкин халыкның күбесе барыбер татарлыгыннан ваз кичмәячәк. Бу очракта, әлбәттә, син әйтмешли, сайлаулардагы кайбер партияләрнең тактикасы искә төшә. Аларга «прикрытие» кирәк. Бәлки башкорт артып китәр, татар кимер җанисәп алу нәтиҗәсендә.Табигый, ул очракта тавыш булмый калмас, исәпләүләргә шик белдерүчеләр табылыр. Һәм җан исәбен алуны оештыручылар әйтәчәк: «Менә без аңлату эшләре алып бардык. Күп кеше аңлады үзенең башкорт икәнен. Шәҗәрәләре белән таныштырдык, тарихны чыгардык. Алар аңладылар да башкорт булып язылдылар». Шундый хәл булырга мөмкин дип әйтәм инде, күрербез, исәпләү нәтиҗәләре ничек булыр.

Кеше ышанмастай ук саннар китермәсләр инде алар, әмма 100-150 мең татарны «төньяк-көнбаеш башкорты» дип язулары бик ихтимал. Ләкин бу да бик күп бит!

— Кайчак: «Нәрсәгә халыкны болгатасыз, башкорт дип язылып килгән икән — шулай дәвам итсен», дип татарлар да язалар. «Моңа кадәр шулай булган инде, халыклар дуслыгын бозмагыз, дәвам итсен», диләр. Сез ничек уйлыйсыз?

 — Без инде күпме еллар туганнарча мөнәсәбәттә булырга тырыштык. Ләкин бит алар безне туган дияргә дә теләми, күрше, диләр! Без эндәшмәгән саен, алар агрессиврак була бара. Элек тә белә идек, әлбәттә, халык санын исәпкә алгандагы намуссызлыкны. Еллар үткәч, Башкортостан обкомының идеология секретаре булып эшләгән Таһир Ахунҗанов (Таһир Таһиров дигән тәхәллүс белән язучы буларак та билгеле) үзе таныды бит, ул, янәсе, егерме ел эчендә башкортларны 300 меңгә арттырган. Ләкин үзе шәхсән, беренче секретарь Мидхәт Шакиров кебек татарлыгыннан ваз кичмәгән.

Аннары ул вакытта татар белән башкорт арасында нинди аерма инде, дигән караш та бар иде әле. Андый мөнәсәбәт татарда хәзер дә бар. Бигрәк тә башкортларны телевизордан гына күргән Казан татарлары арасында. Игътибар итәсезме икән, башкорт әһелләре «татар» дигән сүзне бөтенләй телгә алмаска тырыша, ә без кирәксә дә, кирәкмәсә дә «татар-башкорт» яисә «башкорт-татар», дип сөйләргә яратабыз, кочаклашырга ябышабыз. Дуслык, туганлык бит ул ике яклы булырга тиеш, кунак ашы кара-каршы, ди халкыбыз. Алар безнең бу сыйфатыбызны көчсезлек, йомшаклык, куркаклык дип бәяли! Янәсе яугир — башкорт, ә без җир корты.

Хәзер безгә аңларга вакыт: татар башкорт булып языла икән, аны бит шул «төньяк-көнбаеш диалект» та (ягъни татар телендә) укытмаячаклар. Аларны хәзерге башкорт әдәби телендә, ягъни кувакан шивәсендә укытачаклар. Ул предмет буларак болай да керә, әмма башкорт дип язылган икәнсең, «бу синең туган телең!» дип тә укытачаклар. Чөнки әдәби тел укытыла, диалектлар түгел. Татар аны укырга теләмәячәк һәм тулаем урыс теленә күчәчәк — ул процесс инде хәзер үк бик нык бара. Чөнки БДИ да урыс телендә, ә халык прагматик ул. Кая барсын? Мәктәпне тәмамлагач, имтиханны әйбәт кенә тапшырып, югары уку йортына керәсе килә бит. Хәер, аның башкорты да шул ук карашта тора.

Урыслашу тегермәненә су кою дип аңлыйм мин башкорт этномиссионерларының бүгенге кыланмышларын. Алар аны үзләре аңлыймы-юкмы — анысын әйтә алмыйм. Аңлыйлардыр, аларга бит татарның җир йөзеннән югалуы кирәк. Ул чакта мирасны да каршылыксыз үзләштереп була. Инде хәзер үк урта гасырларда Казанда башкортлар яшәгән, Казан өчен башкортлар кан койган дип язалар.

 Тик ялгышалар, татар бетсә, башкортка да көн калмый. Кем алданрак югала, анысын да бер Алла гына белә.

— Шушындый ачу, усаллык кайдан килә, ничек уйлыйсыз?

— Дөресен әйткәндә, без аны бик сизми идек. Тел җәһәтеннән иң якын халык бит, югыйсә. Без бер халык, диючеләр дә булды. Анысы да дөрес инде. Көньяк-көнчыгышта яшәүче (аларча төньяк-көнбаешта) татармы ул, башкорт саналамы — без чыннан да бер халык. Бу бертуганлык гаплогруппалар белән дә раслана. Ләкин… Башкорт бит ул төрле ырулардан тора. Төрле тамырдан чыккан, хәтта раса аермасы да нык сизелә.

Мирхәйдәр Фәйзи гомере дәвамында көндәлекләр язып барган. Ул үзе Баймакта җирләнгән, аңарчы андагы бердәнбер татар авылы Юлыкта китапханәче булып эшләгән. Егерменче еллар башы. Көндәлегендә нык зарлана инде ул башкортлар кыса, дип. Баймак бит инде ул «ысын» башкортлар төбәге, бөтен хакимият алар кулында булган. Китәргә җыенгач, аны җибәрмичә, бушка эшләтәләр… Димәк, хәзерге мөнәсәбәтләрнең тамырлары шуннан ук килә. Минемчә, ул Октябрь фетнәсенең нәтиҗәләре.

Татар-башкорт республикасын төземәс өчен Ленин нинди дәлил китерә? Имеш, башкорт авылларыннан татар муллаларын куып җибәрәләр икән, димәк, ике халык бер-берсе белән тыныша алмый. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, гасырлар дәвамында татар белән башкорт арасында бер бәрелеш тә булмаган, алар илбасарларга каршы да һәрвакыт бергә күтәрелгән. Пугачев явын гына искә төшерик. Ә патша хакимияте ике араны һәрвакыт бозарга теләгән. Тарихта бу билгеле.Ә большевиклар милли мәсьәләдә патшаларны да уздырып җибәрә. Бүгенге матавыкларның да чыганагы читтә түгелме икән? Мөгаен, шулайдыр әле ул… 

Менә күптән түгел, безнең язучылар Башкортостан буенча йөреп, Баймакка да барып чыкканнар. Мөсафирларны иң кочак җәеп каршы алган район Баймак булган! «Ысын» башкортлар! Уйланырга тема бар монда.

Аннары без беләбез Бәхтияр Канкаев белән Салават Юлаев конфликты турында да, аның хакында артык язмыйлар инде. Берсе өстенә берсе рапортлар язганнар Пугачевка. Бәхтияр, күрәсең, Салаватны башкорт дип якын итмәгән, монысы татар-мишәр, дип. Хәтта Салават Юлаевның яугирләре Бәхтияр Канкаевны кулга алып, асарга җыенганнар. Салават Юлаев ришвәт хакына әсир офицерларны азат иткән булган. Бәхтияр, күрәсең, бу мәсьәләдә принципиальрәк булганмы, идейныйрак…дисәң инде, шулай ук ришвәт биреп көчкә котыла ул Салават яугирләреннән. Ул документлар билгеле. Бу хәлләр бәлки милли аерымлыкка да бәйле түгелдер, акчага хирыслыкка гынадыр… Ләкин күчмә тормышта яшәүчеләрнең менталитеты утраклардан нык аерылган, анысы хак.

Хәзер инде беркем дә күчмә тормышта яшәми. Ләкин холык бит ул буыннан буынга күчә торган нәмәрсәкәй. Утрак тормышта яшәгән татар янына ниндидер гаеп табып исправник килсә, ул бит мал-туарын куып кайсыдыр җәйләүгә чыгып китә алмаган, аңа шунда — урында түрәне җайларга, майларга, хәйләгә барырга туры килгән. Шул сыйфат бездә әле дә юкка чыкмаган. Ниндидер файда өчен «мин — татар» дип йөргән чын башкортны күз алдына китерә аласыңмы? Мин — юк. Ә күпме татар, эчтән үзе дә ышанмыйча, «мин — башкорт» дип йөри!

— Башкортстанда чынлыкта кемнәр яши икәнен күрсәткән роликларны чыгарырга кирәкме? Бу дөреслекне күрсәтүне халыклар арасына чөй кагу дип бәяләү белән килешәсезме?

— Мин дөреслекне ничек бар шулай күрсәтү ягында. Без бит башкорт халкына дошманлык эшләргә җыенмыйбыз, без башкортларны татарлаштырырга җыенмыйбыз. Кем ничек тели, кем үзен нинди мәдәният вәкиле дип саный, нинди телдә сөйләшә — менә шул бит инде милләтнең билгеләнеше. «Язык» дигән сүз бар урысларда. Ул элек иң беренче нәүбәттә халык дигәнне аңлаткан. Теле барның иле бар! Ә халык исәбен алу ул гап-гади социологик сорашу булырга тиеш. Бернинди административ ресурсларны кулланмыйча. Ә бездә ул нишләптер сәясәткә әверелә. «Республиканы без тотабыз, без күбрәк булырга тиеш» дигән нәрсә безгә аңлашыла, ләкин аны аклап булмый. Күбрәк буласыгыз килсә, табигый рәвештә үрчергә кирәк. Ясалма артуның ахыры бик кызганыч була гадәттә. 1989 елгы җанисәп шуны күрсәтмәдемени?

21 гасырда мондый кырын эшләр — кыргыйлык, цивилизация кысаларына берничек сыймый. Баш сөягенең размерын гына үлчисе калды түгелме соң? Фантасмагорик күренеш күз алдына килә: ниндидер юлдашйусупов килә дә сорамый-нитми баш сөягеңне үлчи башлый. Син, арага чөй кагылмасын, дип, тик кенә утырырга тиеш буласың. Һәм бераздан башкорт халкының бик борынгы сычкан ыруыннан икәнлегең ачыклана…

— Ул нәрсә бирә соң аларга?

— Алар бит юләр түгел, беләләр кемнең башкорт, кемнең башкорт түгел икәнен. Татарларны башкорт дип язсалар да, алар исәпкә бар, санга юк. Сансыз булып калачаклар. Шунысын да онытырга ярамый, ыруларга бүленү ул милләтнең бик көпшәк икәнен күрсәтә. Зур тетрәнүләр булганда, милләт бик тиз таралып төшәргә дә мөмкин. Әле кайчан гына алар җиде ыру иде, хәзер кырык җиде булдылар ахрысы…

— Хәзер бит татар телен дә «иске башкорт теле» дип әйтәләр…

— Элек алар хәзер без сөйләшкән телдә сөйләшкән булып чыга түгелме соң? Шулай дип берәү игълан итте бугай шул. Алар инде үз әкиятләрендә үзләре дә буталып бетте. Әлеге бәндә камил рәвештә татар телен дә, башкорт телен дә белми — тел белгече булып чыгыш ясый! Башкорт этномиссионерларының күбесе шундый — «верный башкирецлар» ның токымнары. Аларга башкорт халкы иртәме-соңмы үз мөнәсәбәтен белдерер дип уйлыйм. Болар бит татарга зыян китерүдән дә бигрәк үз милләтләрен упкынга сөйри.

— Роликка әйләнеп кайтсак, Илеш районында кемнәр яши сезнең фикерегезчә?

— Илеш районында күпчелек татарлар яшәгәне билгеле. Шунда туып-үскән Роберт Миңнуллинны да «асаба башкорт» дип язганнар иде. Янәсе, ул кыргыз ыруыннан. Ул үлүгә үк бер башкорт шагыйрәсе язып чыкты: «ул башкорт, үзен татар дип, тамырларына хыянәт итте…» Әдәп, итәгать калмады. Әле кешенең туфрагы суынып җитмәгән, ә бу мәрхүмне ниндидер хыянәттә гаепли. Кыргыз ыруы булгач, нигә ул башкорт булырга тиеш?

Ыру дип әйтмәктән. Без инде ыру дип сөйләшергә күнекмәгән дә. Ырулар заманы ерак үткәннәрдә калган, дип укыган идек мәктәптә. Әйткәнемчә, хәзерге Башкортостан җирендә элек тә бик күп халыклар яшәгән, аралашкан, кан алышкан. Алдарак бу турыда күпмедер әйттем инде. Ә нинди ыру ул — кыргызлар? Беләсеңдер, патша Россиясендә казакъ халкын кыргыз яисә кыргыз-кайсак дип атаганнар. Менә шулар 17 гасыр башында Арал буйларыннан хәзерге Башкортостан территориясенә күчә. Бу бит Нугай Урдасы бик авыр хәлдә калган чор. Нугай кабиләләренең күбесе ачлыктан, үзара сугышлардан кырыла, төп халык Кубань буйларына, Кырым ханлыгына күчеп китә. Алар урынын башка кабиләләр ала. Шул заманнарда каракалпакларның да бу якка күчкәне мәгълүм. Болар барысы да бераздан Мәскәү кул астына кереп бетә. Бүгенге заманда ыруларның тарихын милли кимәлгә күтәрү, шул нигездә ниндидер сәясәт кору көлке инде ул, бер уйласаң. Яшь буын моны кабул итәр дип уйламыйм. Бу — аптыраган үрдәк күлгә күте белән чума, диләр бит әле, шуны хәтерләтә.

Хәзер безнең алда бөтенләй бүтән проблемалар. Милләт булып сакланырга теләсәк, татар белән башкортка аркадаш булырга кирәк тә… Әле вакыты җитмәгән, күрәсең. Ә вакыты җиткәч, инде соң булуы ихтимал.

Ыруларны өйрәнеп йөрисе юк, халык белән генә аралашырга кирәк. Илештә күреп кайткансың бит инде. Сибайга, Әбйәлилгә барып кара. Халык бит аерыла. Илеш безнең әдәбиятка танылган әдипләрне биргән төбәк. Марат Кәбиров, мәсәлән, Илештә үскән кеше, тамырлары шуннан. Ринат Хәйри бар иде, башкорт шагыйре дип уйлыйлар аны хәзер, татарча яза һәм үзен татар дип саный иде, фаҗигале төстә үлде. Хәсән Сарьян үзе генә ни тора! Тел остасы… Саный китсәң, тагын да бар алар. Синең ролигыңнан да күренә ул — биредә асылда татар халкы яши.

Дөресен әйткәндә, безнең милли үзаң да бик түбән. Гади халыкка, байтагына, бәлки, барыбердер, кем дип атасаң да ярыйдыр. Хет чүлмәк дип ата, мичкә генә куймагыз, дигән сыман… Статистика буенча, 80 процент тирәсе башкорт яши Илештә. Шулай ук халыкның 80 процент тирәсе үзләрен татар дип саный. Гаҗәп бит! Безнең илдә генә шулай була, дисәм… тарихта булган андый хәлләр дә, тик андый илләрнең исемен дә атыйсым килми. Илешләр, чыннан да, мөгаен, Актанышлар, Мөслимнәр белән бер ыру (көлмә, зинһар! Матур сүз бит!) — шул ук характер, сөйләү кимәле, яшәү рәвеше, менталитет, кыяфәт… Аларның барысын да уптым-илаһи элекке башкортлар диләр инде. Илешләр, димәк, Рахмановлар тырышлыгы белән асылларына әүвәлрәк кайткан. Башкорт этномиссионерлары өчен Камага кадәр җирләр — Тарихимы, Олымы дип аталган Башкортостан иле… Тоташ хыял дөньясы.

Дөресен әйткәндә, көлеп сөйләсәк тә, бу — шактый җитди һәм куркыныч сәясәт. Балаларга, үсмерләргә гел бер нәрсәне (бигрәк тә әкияткә нигезләнгән нәрсәне) тукып торсаң, әллә ниләр килеп чыгарга мөмкин. Тарихтан беләбез. Алла сакласын. Шуны гына көтеп торучылар да бар. Берәр бәрелеш, низаг оештырып, соңыннан — бу милли республикалар үз-үзләрен акламый, аларның вакыты чыкты, димәсләрме? Белмим, ике халыкны ызгыштырырга маташучыларның максатын башкача аңлата алмыйм.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 июль 2022
    Исемсез
    бу турыда безнең зур түрәләр,шул ук шәймиев,миннехановлар ауызларына су капкан кебек дәшмиләр,аңлап булмый,куркаклыкмы бу?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100