Мишәр халык әкиятләре һәм чабаталы мишәр хатыны: Башкортстанның мишәр үзәгенә сәяхәт | intertat.tatar

Мишәр халык әкиятләре һәм чабаталы мишәр хатыны: Башкортстанның мишәр үзәгенә сәяхәт

Башкортстанда мишәр үзәкләре ачыла дигән хәбәр башта көлке тоелган иде. Мишәр бит беркайчан да үзен татардан аермады, нигә аларны аерылар? Шуны белер өчен мин Башкортстанның Балтач район үзәгенә, халыклар дуслыгы йорты (!!!) карамагындагы мишәр тарихи-мәдәни үзәген киттем.  

Озын мәкалә укырга яратмаучылар өчен спойлер:

  1. Башкортстандагы мишәр үзәген чын мишәр кешесе җитәкләми.
  2. Мишәр үзәген башкорт милләтендәге дәүләт түрәләре кушуы буенча татар милләтендәге түрәләр оештырган.
  3. Мишәр үзәгендәге «мишәрнеке» дигән әйберләр быел август Балтачта яшәүче җирле җитәкчеләр һәм үзәкне ясаган төзүчеләр тарафынанн уйлап чыгарылган.
  4. Минемчә, бу үзәкнең максаты — мишәрләр татардан аерым халык дигән фикерне легализацияләү.
  5. Узган җанисәп вакытында мишәрләрне бик тә башкорт этносы эченә кертергә теләгәннәр, «башкорт мишәрләре» дигән термин да уйлап табарга тырышканнар. Бу барып чыкмагач, безгә булмаса, татарга булмасын дигән принциптан чыгып, мишәрне татардан аерырга телиләр.

Мишәрнең татардан аерылганы юк

Мишәрме шунда, юкмы дигән төбәкләр генә түгел, «цыкылдап» торган чын мишәр төбәкләре — Нижгар, Пенза, Касыйм татарларының беркайчан да үзләрен татар милләтеннән аерып караганы булмады. Киресенчә, Нижгардан Дамир Мөхетдинов, Касыймнан Илдар Бикуев, Чувашиядән Фәрит Гыйбатдинов, Нурлаттан Фирдүс Тямаев, Самарадан Радик Газизовларны милләтебезнең күренекле шәхесләре дип беләбез. Аларның беркайчан да үзләрен татардан аерып караганы булмады.

Россия киң вә широкий, әгәр төрле төбәкләрдә яшәүчеләр «без мишәр» дип үзләрен аерырга теләсәләр, ниндидер тарихи яки мәдәни, яки «тарихи-мәдәни» үзәк ачарга теләсәләр, Татарстан аларга берничек тә комачаулый да алмас иде. Юк, мишәр халкы татардан үзен аерып карамады. Моны аңлатып торырга да кирәкми кебек — без бит инде бер халык, ничек инде татарның бер территориаль төркемен, бераз башкачарак сөйләшә дип кенә татардан аерырга? Килеп чыгышыннан карасаң, башкортлар да төрле төркемнәрдән формалашкан — нугай, себер татары компонентлары, әмма әйтик Баймак башкортын Дуван башкортыннан аеру дигән уй татарның башына да килеп карамый — бу бит инде наданлык булыр иде. Ә нигә әле камышлылар әгерҗеләрдән үзләрен аерып карарга тиеш әле?

Дөньяның бер генә төбәгендә — Башкортстанда гына мишәр үзәге ачылуы гаҗәп (бәлки, киресенчә, бик көтелгән булырга тиештер). Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова катнашында ачылды «мишәр үзәге». Безнең җырчылар белән дә шулай бит — министр белән очрашканда, дуслык һәм татулык турында сөйли бу ханым, ә гастроль вакытында «маршрут картасы» кирәк.

Матур сөйләгәннән ерак кач, ди.

Алай дисәң, әллә Башкортстанда мишәр халкының без моңа кадәр белмәгән ниндидер үзенчәлеген тапканнармы? Ышан!.. Мин чыдамадым, чыгып киттем Балтачка. Чын мишәр халкын күрергә!

Татарстан Балтачында да, Башкортстан Балтачында да татарлар яши

Балтач районы Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан. Актаныштан соң Илеш, аннан соң Хәмдүнә апаның Борае, аннары — Балтач. Халкы күп түгел, 18 мең тирәсе, район үзәге — Иске Балтач, 5,5 мең тирәсе кеше яши торган зур бер авыл.

Без Татарстандагы район үзәкләренең бик тә каралган булуына ияләнгән инде, гафу итегез, һич кенә дә күрше йортын, бигрәк тә анда яшәүче халыкны гаепләвем түгел, әмма район үзәге халкы яхшырак шартларга да лаек дип саныйм мин үзем. Кафеларга, кибетләргә кереп тә карадым, минемчә, район үзәгендә шартлар яхшырак булырга тиештер. Бик тә җиңел генә әйткәндә, Татарстанда яшәвеңә сөенеп кайта торган. Балтачка кергәндә «кабилә баганасы» утыртып, «бу — шәп кешеләрнең җирләре!» дип язганнар анысы, әмма халыкның көнкүрешен яхшыртырга акчамы, теләкме табылмаган.

Бу район үзәген Татарстанның Балтачы белән бәйләп караучылар — шуннан киткән кешеләр нигез салган дип әйтүчеләр дә бар.

Рәсми мәгълүматлар — 2010 елгы җанисәп буенча, монда 51 процент башкорт яши, татарлар — 31 процент, марилар — 13, руслар, удмуртлар — 2 процент тирәсе. Район үзәгендә 85 процент башкорт исәпләнә. Мин моңа ышанмадым. Чөнки кем белән генә сөйләшмә — татарча сөйләшәләр.

Иң башта район үзәгендә кемнәр яши һәм алар мишәр үзәге турында хәбәрдармы дигән сорауга җавап эзләргә уйладым. Гәрчә бу сорауга җавапны беләм дә инде. 19 гасырдагы мәшһүр баш күтәрү җитәкчесе Батыршаның туган ягы бит ул! Моңарчы да күзәтеп барам — Балтач районы халкы татар сайтларын укый, андагы татар телле район газетасы да әйбәт укыла, социаль челтәрләрдә дә халыкның татар телле икәнен белеп була. Җанисәп мәгълүматларын бозып-сызып була, ә менә халыкны Интернетта нинди сайт укырга икәнен өйрәтеп булмый, ВКонтактеда татарча языгыз дип тә өйрәтеп булмый. Монда башкортлар 85 процент яшәсә, алай булмас иде — Хәйбуллада алай түгел.

Алай да татар тотып карамый ышанмый, бит. Урамдагы кешеләрдән «монда кем яши» дип сораштырдым. Бөтен халык бер булып «татарлар яши», ди. Марилар, руслар, башкортлар бар, диләр. «Балтачта кем яши?» дигән сорауга мин 85 процент башкорт исәпләнгән районда «монда башкортлар яши» дигән җавапны ишетмәдем. Билгеле, монда төрле халык яши, әмма башкорт авыллары бөтенләй юк.

Башкортлар юк та инде монда, күпчелек татарлар яши. Башкорт юк та инде монда… — дип сөйләде бер егет.

Ә сез?

Мин — татар.

Башкорт булып язылганмы?

Башкорт дип язылган. Элекке паспортта башкорт булып язылган. Рәхимов яздырган бит инде башкорт дип. Мин аңа игътибар да иткәнем юк инде…

Татарлар, әзрәк башкортлар. Без татар булсак та, башкорт дип язылган. Башкортстанда яшәгәч… — дип бу сүзләрне раслады тагын бер абзый. — Мин башкорт булып йөрим.

Ә үзегез?

Мин татарча сөйләшәм…

«Кем булып языласыз?» дип сорагач, җавап бирергә шикләнгән 2-3 кеше бар иде, әмма күкрәген сугып «мин — башкорт!» дигән кешене күрмәдем. Татарларга юлыктым, берничә марига юлыктым. Бик озак сорашып йөри торгач, бер рус агаен да таптым. Әмма бер генә башкортны да тапмадым.

Балтач халкы: «Мишәр — шул ук татар»

Аннары мин инде мишәр үзәге турында сораштыра башладым.

«Бардыр, бардыр», «Ишеткән бар, күргән юк». «Сөйлиләр иде, әйе, кайдадыр». «Барган юк». «Уңай яктан карыйм, милләтләр дус яшәргә тиеш».

«Мишәр — шул ук татар бит инде ул», диләр. Йөзләрендә гаҗәпсенү генә туа кешеләрнең. Мишәр авылыннан чыкканнары да үзләрен татар халкыннан аерып карамый икән Балтачта. «Мишәр шул ук татар инде, акцентлары бар сөйләшүдә». «Мишәрне без беркайчан да аермадык. Шул ук татарлар. Безнең уебызча, мишәрләр дә шул ук татарлар». «Шул ук татар дип уйлыйм».

Мишәр үзәген беләсезме, дим. Җилкәләрен генә сикертеп, белмим, яки, әйе ишеттек, диләр. Ничек карыйсыз соң, дим. Берничек тә карамыйлар икән. Ачылганмы — ачылган. Берсенең дә анда эше юк.

Дөрес, бу «кимчелек» не бетерү өчен Башкортстан түрәләре шактый тырыша — мишәр авылларыннан мәктәпләрне үзәккә куа башлаганнар икән.

Алай да, мин бит үҗәт. Үзен мишәр дип атаган кешене тапмыйча туктамыйм, дип уйладым һәм туктамадым да. Тырышып эзли торгач, таптым бер кешене. Ул үзенең мишәр икәнен һәм мишәр үзәге булуның уңай күренеш икәнен әйтте. Дөрес, барганы да юк, барырга да җыенмый гына булып чыкты. Бу абзый эшмәкәр, шуңа да җирле җитәкчелекнең инициативаларын хупларга кирәк дип саныйдыр, бәлки. Алай да, үзен татар дип саный. Мишәрнең үзенчәлеге дип «тч» хәрефен күп куллануны саный.

Яхшылыгы бар. Онытылмый. Һәр кабиләнең истәлеге булырга тиеш, — диде эшмәкәр. — Татарның бер төре инде ул. Типтәрләр, мишәрләр. Башкортларның да җиде ыру, диләр. Ә без өч-дүрт тармакка әйләнәбез… Мишәрнең туган иле бар микән аның?

Мишәр халык әкиятләре…

Аннары мин киттем мишәр үзәгенә. Ике катлы бинада төрле дәүләт учреждениеләре урнашкан. Икенче катындагы ике бүлмә — мишәр тарихи-мәдәни үзәгенеке. Аскы катта элмә тактага шул хакта шатырдатып язып куйганнар. Хуш, кердем.

Үзәкнең җитәкчесе Айдар Сираев үзендә түгел иде, аның энесе Илнур әфәнде каршы алды һәм җитәкче килгәнче үзем генә үзәкне карап хозурландым.

Хәзер чыдап торыгыз. Мин сезгә мишәр үзәгенең ни-нәрсә икәнен сөйлим.

Керешкә — офис. Анда татар киемендәге егет белән кыз сурәте, анда «мишәр үзәге» дигән стенд. Музейга үттем.

Стенада мишәрләр турында мәгълүмат. «Мишәрләр — өлешчә татар һәм өлешчә башкорт составыа кергән төрки этнос. Аларның аерым хәрби статусы һәм этник аермалыгы бар», диелгән. Шунда ук Балтач районының мишәр авыллары картасы.

Музейга килгән кешеләр өчен истәлекләр китабында беренче язма — мәдәният министрыныкы. «Сокланып һәм рәхмәт хисләре белән бөек мишәр халкына» дипләр җибәргән Әминә Шәфыйкова. «Тут как тут» димичә, ни дисең инде? Башкорстандагы татарларны бик тырышып «төньяк-көнбатыш башкортлары» дип исбатларга теләгән Салават Хәмидуллин Башкортстан мишәрләренә якты юллар теләгән. Татар халкын бүлгәләү дигәндә матур сүзләр дә кызганыч түгел — Сәетбатталовы мишәрләрне «тугандаш халык» дип атаган. Татарларны алай дип атаганы юк шикелле, ялгышсам мең кәррә гафу…

Барлык төбәк музейларында булган әйберләр, авыл сурәте, бер читтә мич. Мичнең комган куяр урыны юк, мөселман динен тоткан мишәрләрне комгансыз йөри торган халык итеп сурәтләгәннәр…

Затлы гына ирләр киеме — элек татар байлары кигән кием инде. Менәтерәк! Хатын-кыз киеменә күз төшүгә, аптырап киттем. Мишәр байлары шәптән киенсә дә, хатыннарын хәерче итеп йөрткәннәр булып чыкты (мишәр үзәген оештыручылар фикеренчә). «Мишәр хатыны» корама күлмәк, яулык, чабатадан!!! Алла-алла… Менә йөр син «аерым этнос булып», ә хатының чабатадан йөрсен… Күлмәк итәкләрендә — ромбиклар, яулыклары да корама ромбиклардан. Мондый кием урысларда «лоскутное шитье» дип атала. Ярлылар киеме.

И, мишәр хатыны! Ни көнгә калдырганнар сине…

Аннары, аннары… Тәгәрәп китә яздым. «Мишәр уеннары», «мишәр ашлары», «мишәр халык әкиятләре» китаплары тезелеп киткән. Менә бит!!! Башкортстан мишәрләренең аерым уеннары, ашлары, әкиятләре бар икән! Ябыштым тизрәк — шушы яшемә җитеп, белмәгәнмен бит!

Мишәр халык әкиятләрен актара башладым. «Алтын бөртекләр». «Өч кыз». «Әтәч патша». Сез аларны бәлки моңа кадәр татар халкыныкы дип уйлагансыздыр, чынлыкта алар мишәрнеке икән бит!.. Гел татарныкы гына булмасын диптер инде, «Шалкан»ны да мишәр әкиятләре исемлегенә керткәннәр. Шалканны!!!

Мин мишәр үзәгенә «Салават Хәмидуллин әкиятләре», «Әминә Шәфыйкова әкиятләре» дигән басмалар куярга тәкъдим итәм.

«Мишәр халык ашлары» китабын да актардым — алма кагыты, бәрәңге шәңгәсе, кыстыбый икән. Кабак пирогы да мишәр ашлары исемлегендә. «Мишәр халык уеннары» да — «Чыпчык, чык!», «Үрдәк атыш», «Ватык телефон»… Илнур әфәндедән боларның кайсы җире мишәрнеке дип сорыйм. «Татар уеннары кебек», ди. «Мишәр татардан аерыламы соң?» дип сорыйм. «Аерыла дип… „Ц“ лаштырып сөйләшәләр…»

Мишәр үзәге җитәкчесе мишәр түгел

Аннары Айдар әфәнде үзе дә килеп җитте һәм без аның белән үзәк турында сөйләштек. Үзәк ясау турында карар апрель аенда кабул ителгән икән.

Элек монда паспорт өстәле утыра иде, алар күчтеләр. Август башында гына бу бүлмә бирелде, ремонтлап бетердек тә, эшли башладык.

Үзегез ясап чыктыгызмы? Ничек оештырдыгыз?

Мәдәният җитәкчесе белән сөйләшеп эшләдек. Берәр почмакта авыл күренеше булсын дип уйладым. Аннары мәдәният җитәкчесе дә кызып китте, бер почмак кына түгел, бер стенаны тулаем картина итәргә булдык. Бер почмакта борынгы өй эчен ясадык. Күп чыгымнар булды. Тәрәзәләрдән кояш карамасын дип аларны томаладык. Барысы да эш барышында уйлап эшләнелде.

Башта Тәтешледәге удмурт үзәген, Уфа янындагы рус үзәген карадым. Аларда тарихи элементлар бар. Уйладык та, шушында кергәч тә элеккеге, борынгы тормыш күренсен дип уйлаштык.

Район башлыгы Илгиз Субушев музей яхшы булырга, керү белән элеккеге тормыш сизелеп торырга, мактанырлык булырга тиеш, диде. Төзелеш материалларына бернинди дә чикләүләр булмады, барасыз, аласыз, диде. Күпме кирәк бардык, алдык. Шуны эшлибез дип уйлыйбыз да, барабыз да алып киләбез.

Бүлмә август башында бирелде, 8 нче сентябрьдә ачылыш булды. Алдан ниндидер проект булмады, эш барышында нәрсә башка килде — шулай оештырдык. 3 атна эчендә безнең мәдәният йорты кызлары-егетләре башкарып чыкты. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Дамир Мавлитханович 3 атна шушында чыкмый ятты.

Дизайнын алдан уйламадыгызмы?

Юк… Мичне башта пенопласттан чыгып торган кебек кенә булсын дип сөйләшкән идек, аннары әйбәтләп, ОСП белән, зур итеп, күләмле булсын, артына үтә торган урыны да булсын дип эшләдек.

Күпмегә төште?

Музейның үзенә генә 150 меңләп. Ачылыштан соң костюмнарга заказ бирдек…

Барлыгы күпмегә төште?

500 мең тирәсе. Төзелеш материллары, буяулар, костюмнар…

«Бүгенгә кадәр мишәр — татарның каймагы дип яшәдек»

«Бу үзәк ни сәбәпле ачылды?» — дигәч, Айдар әфәнде, татар милли түбәтәен киеп куйды да, мишәр турында «элекке» һәм «тарихчылар чокып чыгарган» тарихы турында сөйләде.

Бүгенге көнгә хәтле «мишәр — ул татарның каймагы» дигән сүз белән яшәдек.

Мишәр ул «чыкылдап» тора. «Мишары — служивые татары», диләр. Тарихчыларыбыз чокый-чокый тарихтагы төрле моментлар табыла. 1926 нчы елга кадәр безнең территориядә яшәгән мишәрләр үзләрен җанисәп алу барышында мишәр дип яздырганнар икән. Шуңа да шикләр туа, уйлар килә, тарихчылар тагын эзләнәләр. Билгеләмәсе дә табылды: «Мишары — тюркоязычный этнос, вошедший в состав татаров, частично башкир».

Безнең «Мишәр авыллары тарихы» дигән картабыз бар. Районда барлыгы 16 авыл килеп чыга. Без аларны «тч» хәрефеннән таныйбыз. Бездә әйтеме — тизәйткече дә бар аның: «Чокалының чокырын чыккан чакта чи чияләр чәйни-чәйни, чигәләрем чатнап чыкты». Ничә «ч» бар, чутлап чыгар, диләр. Без шушының белән генә танып килдек.

«Служивые татары» дигәне дә дөрес. Менә безнең район аша себер юлы — катаржан юлы үткән. Каторгага җибәрелгән кешеләр шуны төзегән. Богдан авылы кырыенда төрмә булган, анда каторжаннар кунган. Нигез ташлары әле дә бар дип сөйлиләр. Шушы юлны, төрмәне сакларга мишәрләр җибәрелгән. Аларга акча түләнгән, патшага тугры кешеләр булган болар. Соңыннан патша аларга җир бирә — үз-үзегезне карыйсыз, үз-үзегезне саклыйсыз, кирәк чакта гаскәр булып киләсез, ягъни «иррегулярные воиска» га буласыз. Үз кораллары белән беренче чакыруга сугышка барганнар. «Башкиро-мещерякское войско» 1798 елда оештырыла, 1865 елга хәтле дәвам итә. 1812 нче елда сугышчылар Парижга хәтле барып җитә. Шул заманнарда булган сугышларда алар барысы да катнашканнар, саклау белән дә шөгыльләнгәннәр.

Биредә каян килгән халык яши?

Бер авылны — Чуртанлы Күлне генә караган идек, төрлесе төрле вакытта төрле урыннардан килгән булып чыкты. Темниковтан да бар, Касимовтан да. «Мещера» дип сөйлибез бит инде — ул төрле өлкәләрдән торган, Владимир, Рязань, Пенза, Мордовия, Чувашиянең, Татарстанның, Ульянның бер өлеше, зур территория булган. Үзәге күп еллар Касыймов. Шушы «Мещера» дигән территориягә төрле шәһәрләрдән, урыннардан күчкәннәр алар.

Мишәр үзәге башта Түбән Карышта булырга тиеш иде. Ул читтә, район үзәгеннән еракта, әһәмияте азрак була дип район үзәгендә ачарга булдык.

Монда сезнең мишәр уеннары, мишәр ашлары, мишәр әкиятләре дә бар икән…

Айдар әфәнде мишәр ашларының үзенчәлеге бар икәнен әйтте.

Менә маяшны карагыз, сездә бит ул бавырсак дип әйтелә, бездә маяш, түгәрәк шарлар, бавырсактан бәләкәйрәк, чәкчәктән зуррак, икесе арасында. Шушы маяшның бәйрәмен дә уздырдык без.

Мишәр уеннары, әкиятләре татарныкыннан аерылмый бит?

Боларны китапханә кызлары әзерләде. Әлегә үзем дә кереп китә алмадым, шуңа комментарий әйтмим. Алар мишәр авылларында ни булган, нәрсә сөйләнгән, шуларны җыйды.

Алар бит татар халык уеннары, татар халык әкиятләре.

Мишәрләр өчен аерым, үзгә генә булырга тиеш дигән уй юк иде. Бәләкәйдән ни белән уйнап үстегез, ни тыңладыгыз — шуларны җыйдык.

Миңа кызык — мишәр халык уеннары дигәне — без уйнаган уеннар, мишәр халык әкиятләре дигәне — без укыган әкиятләр…

Бердәм булып яшибез бит инде. Әмма «изюминка» сы бар икән бит!

Мишәр халык киеме: нигезе сандыктан, чүпрәге — корамадан

Айдар әфәнде мишәр халкы тагын ни белән данлыклы дигәч, сугышта батырлык күрсәткән бер кыз турында сөйләде, аннары «мишәр халкының киемнәре» нә күчте.

Мишәр киемнәре буенча да озак уйландык. Интернетта бар бит инде мишәр киемнәре. Ниндидер үзгәлекләре булырга тиеш бит инде мишәрләрнең. Күрше авылга барсаң да, үзгәлекләр булуын сизәсең, барыбер мәдәнияттә аерымлыклар сизелә. Күрше районнар бертөрлерәк концерт куя, безнекеләр икенчерәк. Интернеттан карадык- карадык та, нәрсә эшләргә? Костюмнарның да төрле булуын аңладык, бер-берсенә охшамаганнар. Менә бу костюм күңелебезгә күбрәк ятты, төслерәк, матуррак. Шикләнә-шикләнә тектереп куйдык, бу бит инде тарихи мизгел! — дип Айдар әфәнде «мишәр халкының милли киемен» күрсәтте.

Аннары Казанның «Туган авылым» комплексына барган идем, анда мишәр костюмы сорадым, мишәр костюмы, мишәр костюмы шул татарныкы бит инде ул, диде дип тәнкыйтьләп атты. Шуңа күрә «мишәр халкының милли киемен» үзләре уйлап тапканнар.

Бер фото күңелгә ятты да, заказ биргән чакта авылдан килгән сандык күз алдына килеп төште. Сандыкка карасак, сандык алдында ромбиклар ясалган нәкъ шул күлмәктәге кебек. Орнаментлары охшаш булып чыкты. Димәк, безгә килгән мишәрләр шундый костюм белән килгәннәр, сандыкта да ромбиклар бар бит. Шушы культура, шушы сандык белән килгәннәр. Шушы көннәрдә генә кулъяпма бирделәр, аларда тагы ромбиклар сурәтләнгән. Балтач мишәрләренең орнаменты төрле төстәге ромбиклар булган, димәк…

Мин шаккаттым. Бу — тарихи мизгел. Башкортстанда яңа милләтләр, яңа диалектлар, яңа телләр туганга бер дә аптырыйсы юк — тарихны өч атна эчендә «на колесах» үзләре ясый икән болар! Интернеттагы бер фотода корама күлмәк күргәннәр. Ярлыларның корама күлмәгендә һәм сандыктагы ромбиклар арасында охшашлык күргәннәр дә — менә сиңа яңа милләтнең милли киеме!

Күрәсең, бу сандыклар бары тик мишәрләрдә генә була торган милли сандык дип уйлаганнар.

Минем әнинең килен чакта төшкән сандыгы да нәкъ шушындый ук ромбиклы. Мин мишәр түгел бит… — дигәч, Айдар әфәнде көлде.

Алайса нишлибез?

Мине мишәр дип язасыз инде.

Бәлки сез мишәрдер? — дип шаяртты Айдар әфәнде. — Менә минем дә телдә мишәрлек юк, минем зурнәй (әнинең әнисе) мишәр. Шуңа да мин мишәрлегем бар дип хис итәм. Чиста татар орнаментларында ромбиклар юк бит. Безнең өчен гадәти булмаган әйбер булды, шуңа мишәрнекедер дип уйлап куйдык…

Мишәр хатыны киеме корамадан, чабаталы… Нишләргә дип Айдар әфәнде белән бергә уйлаштык. «Нигез итеп алдык бит инде, артка юл юк», ди ул. «Аның каравы матур».

Башка әйберләрдә мишәрләрнеке дигән аерымлыклар бармы?

Юк, калган әйберләрдә юк. Мичнең үзенчәлеге — элек асты агачтан булган, шуннан якканнар. Шунда пешкән дә өйне дә җылыткан.

Бәлки мичкә дә ромбиклар ясарсыз? Мишәр миче була…

Интернетта карадык. Ромбиклар юк иде.

«Миңа мишәрне татардан аеру бурычы куелмады»

Мишәр халкы бит инде алар «служивый» булган. Сез мишәрләрнең ир киемнәрен карагыз — нинди бай. Үзе бай, ә хатыны корама күлмәктән йөргәнме? — дигәч, уйларга кирәк, диде. Димәк, мишәр халкының милли киеме әле үзгәреш кичерергә дә мөмкин.

Кызыксыну бармы, музейга киләләрме?

Ишетеп киләләр, кызыксыналар. Интернетка да чыгардык. Эш башыннан ук социиаль челтәрләрдә дә күрсәтеп килдек. Мин яздырып алам килгән кешеләрдән. (Истәлекләр битендә уннан артык түгел иде язма, аларының да 4-5е беренче көнне, ачылыш көнне язылган. Әмма мәктәпләр булуы күңелгә өмет өсти — китерерләр әле, китерерләр).

Сез биредә эшлисезме?

Мин Балтач районындагы Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең төп белгече. Хезмәт хакын Халыклар дуслыгы йортыннан алам.

Татар үзәге дә бармы?

Татар үзәге республикада берәү генә, Бүздәк районында. Күрше Мишкә районында — мари үзәге, Тәтешле районында — удмурт тарихи-мәдәни үзәге. Башкорт үзәге алтау бугай. Туймазыда «төньяк-көнбатыш башкортларыныкы».

Сез үзегезне мишәр дип хис итәсезме?

Мин эш эзләп килеп кердем инде монда. Идея белән түгел. Балтачта Мишәр үзәге ачылачак дип ишеттем дә килдем. Миңа ул якын иде, зур әни мишәр бит инде, беләм. Нәрсәдер бар бит инде. Мишәрләр дин тоткан, халкы хезмәтчән, патшага тугры, горурланырлык халык бит, шуның белән мин үземне мишәр дип хис итәм. Без — мишәр!

Мишәрне бит инде татардан аерып та карарга тырышучылар бар…

Мишәр татар түгел дигән сүзне әйткән кеше юк миңа, үзебез дә әйтмибез. Мишәрләрнең тарихы икенче төрлерәк. Милләт мәсьәләсенә тыгылмыйм, сөйләмим, гел шулай яшәдек, мишәр ул татарның каймагы, дидек. Әмма мишәрнең килгән урыны башка җирдән, әзрәк шикләр генә туа. Ләкин милләт мәсьәләсенә тыгылмыйм.

Бездә мишәр үзәге ачылу татар халкын бүлгәләү кебек кабул ителде.

Бүлгәләү алама нәрсә инде ул. Бүлгәләргә кирәкми дип уйлыйм мин. Бүлә микән бу? Миңа андый бурыч куелмады. Миңа мишәр тарихында үзенчәлеген табарга кушылды. Алар килмешәк кешеләр, каяндыр ерактан килгәннәр икән, нәрсәдер алып килгән булырга тиешләр. Бүген бездә булганны бәлки алып килгәннәрдер. Үзенең мәдәниятен ташламангандыр инде, шуңа да бездә нәрсә бар, шул безнең уртак мәдәнияттер дип уйлыйм.

Киләчәктә татар халкын бүлгәләүгә китермәс микән?

Китермәстер, кешесенә карый инде, һәркем үзенекен сөйли. Шуңа мин милләт мәсьәләсенә катнашмыйм. Аңлап торам, Татарстанда башка караш, «Таяну ноктасы»н да карадым. Бу үзәк бүлгәләү өчен, диләр. Мин алай дип уйламыйм. Безнең максат — мишәрнең матур өлешен табып, чыгарып күрсәтергә тырышу.

Касыймда, Пенза, Түбән Новгород, Ульяновск, Чувашия, шул ук татарстандагы мишәрләр мишәрләр үзләрен татарлар дип санаган һәм саныйлар, ә мишәр дигән сүзгә элеккерәк вакытта алар хәтта үпкәләгәннәр дә. Хәзер дә Касыйм татарларына мишәр дип әйтсәң, юк без татар дип әйтәләр. Рязань татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе дә шулай дип әйтте.

Мишәр сүзе ничек кимсетә ала инде?

Сез татар түгел, мишәр сез дисәләр, алар аны кабул итмиләр. Без — татар, диләр.

Бездә мишәр дигән сүз горурлык бит инде ул.

Мишәр дип безне татардан аермагыз, диләр. Нәкъ менә Башкортстанда гына шушы үзәкнең ачылуы аеру итеп кабул ителә, җитмәсә җанисәп алдыннан. Шуңа да ул сәясәт итеп кабул ителә.

Шуңа күрә минем бу темага әйтәсем дә килми. Милләт аеру кирәкми ул. Бер үк әйбергә төрле кеше төрлечә карый бит инде, кем ничек тели, шулай кабул итә инде. Миннән дә бу турыда «шуның өчен ачылдымыни бу?» диләр. Юк, димен, миңа андый бурыч куелмады. Үзенчәлеген табу бурычы куелды. Бар бит. Сез дә белмисез, маяш бар бит, үзегез дә белми идегез бит.

Мәсәлән, мин Арча районныннан. Күрше районда гына да бер үк ризыкны икенче төрлерәк пешерүләре гадәти хәл бит инде ул, андый аерма була. Аңа карап, мин бит шушы төбәк халкы дип үземне аера алмыйм. Шуңа да сезнең үзәк татарны аеру дип кабул ителде.

Алай кабул итмәсеннәр.

Шуңа да, бәлки теләкләрегезне җиткерерсез?

Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең максаты — мишәр дип аталган халыкларның матур үзенчәлеген табып, тарихта калдыру өчен ачылган. Татар халкын бүлү, аеру түгел уебыз. Дөрес уй түгел бу. Кешеләр алай уйламасыннар иде. Бу халкыбызның тарихын, мәдәниятен, телен саклар өчен килеп чыккан әйбер. Әнгам Атнабаевның шигыре «Башкорттан да, татардан да урыс туа, вәт бәла!» дигән шигыре бар бит. Ә без мәдәниятне, тарихны гына саклау дип кабул итәргә кирәк.

«Монда килгәнче мишәрлек турында уйлаган да юк иде»

Монда яшәүче халыклар киләчәктә без мишәрләр дип язылмас микән соң?

Һәркем үзе хәл итә инде, кемнедер өндәп торырга куелмаган бит.

Үзегез кем дип языласыз соң? Мишәр дип языласызмы соң?

Мишәр булу горурлык бит…

Сезнең бит зур әниегез генә мишәр?

Канда бар бит, горурланырлык өлкә булгач.

Монда килгәнче, уйланганыгыз юк идеме?

Юк иде. Уйлаган да юк иде. Яшибез дә яшибез. Берни юк…

Бу җанисәптә кем булып языласыз соң?

Карарбыз әле, уйлармын. Сез сораганчы уйламаган да идем.

Татар булып, башкорт булып, мишәр булып?

Әйтмим.

Ниндидер теләкләрегез бармы?

Бердәм булып, дус булып, тату булып яшәргә язсын, телебезне, мәдәниятебезне саклап, ата-бабаларыбызны онытмыйча, тарихыбызны белеп, шәҗәрәләребезне алып барып яшәргә язсын.

Үзегезнең шәҗәрәгезне ничәнче буынга кадәр эшләдегез? Каян килгәннәр?

Алты буын билгеле, әле дә эзләнү эшләрен дәвам итәбез, бигрәк тә шушы өлкәдә эшли башлагач.

Урамда кешеләр белән дә сөйләштем. Районда мишәр белән татарны аерып карамыйлар кебек тоелды.

Аермыйлар. Дөресен әйткәндә, ул Татарстанда гына ниндидер тавыш-кипиш бара. Андый уй да юк. Аеру дигән уйлар Татарстаннан килә бит.

Шундый үзәк ачылгач, шик туа инде. Мәсәлән, Татарстан Бөрҗән башкортлары алар чын башкортлар түгел, дип Татарстанда Бөрҗән үзәге ачып куйсак, мондагы башкортлар шулай ук уйга калырлар иде. Нишләп әле сез бер башкортларны бүләсез, без бер халык бит дип әйтерләр иде дип уйлыйм.

Уйлап карарга кирәк. Читтән яхшырак күренәдер. Безнең сәясәт юк, татар барыбер татар дип языла, мишәр дип теләгәне мишәр дип языла, удмурт икән, удмурт дип яза.

Мин урамда кешеләрдән сорадым — «мин татар, әмма башкорт дип яздылар», диләр. Андый әйбер бит бар.

Андый әйберне белмим. Бездә андый әйбер юк. Татарны татар, русны рус дип яздылар.

Мишәр үзәгенең идеясе - "мишәр - аерым халык" дигән фикерне легализацияләү

Минем фикерем мишәр үзәгендә эшләгән кешеләрне гаепләү дә, каһәрләү дә түгел. Фикеремне тагы бер кат кына әйтәм. Минемчә, дөрестән дә бу мишәр үзәгендә эшләүчеләргә татарны бүлгәләү максаты куелмаган. Анысы — икенче этап. Әлегә — «мишәр аерым халык» дигән фикерне легализацияләү. Халык аңа ияләнә, бераздан шулай булырга тиеш дип уйлый башлый. Ә әлегә — мәктәпләрне куаларга, мишәр ул аерым булган, сез горур, булдыклы халык, «не то что татарлар» дигән фикерне сеңдерү.

Әмма мишәрләребез өчен горурландым. Алар мишәр үзәге дип егылып китмәгән.

2002 елда Балтачта «мишәр башкортлары» дигән идеяне алга сөргәннәр дип сөйләде шунда яшәүче татарлар. Монысын андагы мишәрләр бөтенләй кабул итмәгән. Әмма алай да мишәр үзәгендә «мишәр өлешчә башкорт» дигән фикерне дә тыгып калдырганнар.

Шундый бер мәзәк бар бит. Ходай бер кешегә әйткән ди, имеш: «Синең бер теләгеңне үтим, әмма күршеңнеке ике тапкыр күбрәк булачак», дигән. Бу кеше: «Бер күземне сукырайт», дигән, имеш. Нәкъ менә шушы мәзәк искә төшә дә инде. Әгәр дә җанисәптә башкорт эченә кертеп булмый икән, димәк, һичьюгы татарныкын киметергә кирәк!

Халыклар дуслыгы, Башкортстанда халыклар тату, фәлән, дип бик матур сүзләр сөйлиләр. Хәзер дә бик күп эшләр шушы максаттан оештырыла. Мишәр үзәген дә халыклар дуслыгы дип күрсәтергә телиләр.

Әмма дөньяда шундый күренеш бар. Ул дәүләттә генә түгел, йортта да. Тавышлы йортның беркайчан да мантый алганы юк. Андый йортта кешенең күңеле үсми, аннан бәрәкәт кача. Моны бернинди статистика да, бернинди икътисадчылар да саный алмый. Һәм менә халыкның көнкүреш халәте бик үк уңай булмавының, халыкның эш эзләп себергә, Казанга, Екатеринбургка китүен дә шуның белән аңлатып була. Татарстанда «син кем булып языласың?» дигәч, шөбһәгә төшеп, куркып калган кешеләр юк. Башкорстанда куркытып бетергәннәр бит инде халыкны. Халыклар дуслыгы шул буламы? Кешенең бабайлары әллә кем булган дип кабиләләр казып чыгарып, аңа үзе теләмәгән милләтне ягып кую буламы ул халыклар дуслыгы? Аннан Башкортстанга ни файда? Хуш, татар яшәгән Балтачка кабиләләр исеме язылган стела куелган, шуннан ни? Халыкның тормышы яхшырганмы соң?

Илештәге Роберт Миңнуллин музее елдан артык ачылмый ята, мишәр үзәген өч атнада ачканнар.

Илон Маска Марска очарга җыена, ә Балтачта корама чүпрәктән мишәр халык киеме уйлап табып яталар. Нишлисең инде, һәркем үз язмышын үзе уйлап таба, безнең эш юк дияр идек тә, сүз безнең татарлар хакында бармаса...

Башкортстандагы Балтач районындагы мишәр үзәгеннән фоторепортаж