Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт халкына сәяси уеннар кирәкми» — баш мөхәррирләрнең Башкортстанга сәфәре

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 1 ноябрьдә узган матбугат конференциясендә татар газета-журналларының баш мөхәррирләре чыгыш ясады. Алар Башкортстанга сәфәрләре, башкортлаштыру сәясәте һәм күрше республикада яшәүче татарларның хәле турында фикер алышты.

news_top_970_100
«Башкорт халкына сәяси уеннар кирәкми» — баш мөхәррирләрнең Башкортстанга сәфәре
Солтан Исхакв фотолары

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» баш мөхәррире Ләбиб Лерон һәм «Казан утлары» мөхәррире Рөстәм Галиуллин соңгы беничә айда өч тапкыр Башкортстанга барып кайтканнар. Алар анда 30га якын районда булганнар. Аларның максаты - Башкортстандагы татарларның ничек яшәвен, татарлыкларын таныймы икәнен һәм нәрсәгә йөз тотуларын белү. Шул уңайдан узган матбугат конференциясендә яңгыраган төп фикерләр белән таныштырабыз.

«Сатлыкҗаннар җитәрлек, алар кадерле»

Вахит Имамов, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире:

Мине Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнары халкының үз позициясендә каты торуы сокландырды. Сатылырга, үз милләтен сатарга әзер торган кешеләрне очратмадым. Бу безнең өчен зур сөенеч булды. Балтач районы халкына, җитәкчеләренә сокланып, Борай, Тәтешле районнарына гашыйк булып кайттык.

Икенче сәяхәт Казан - Уфа юлының уң ягында булды. Чакмагыш районы җитәкчеләре хәтле куркак, аумакай районны күргән юк иде әле.

Өченче сәяхәт вакытында Чиләбе, Оренбург якларына булдык. Чиста башкорт районы булган җирләрдә дә безнең белән хөрмәт итеп сөйләштеләр, кочаклап каршы алдылар, музейларга, күренекле кешеләр каберләренә озатып йөрделәр. Бүздәк, Чишмәле, Кырмыскалы, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Бәләбәй, Миякә — барысында да сөенеп каршы алдылар. Чакмагыш кына бәгырьгә үтеп калды…

Төньяк-көнбатыш районнарына кергәндә дә, чыкканда да, дүртәр яклап ыру баганаларын бастырганнар. Имеш, сез фәлән ыру башкортлары дип. Элек татарларда кыюлык, бердәмлек, каһарманлык булган, алар үзсүзле, үҗәтле булып, үзләрен таптарга ирек бирмәгәннәр. Нишләп алар менә бүген шушы «тәре баганасын» утыртырга ирек бирделәр икән?

Алар бит хәтта «Минзәлә өязе башкорт авыллары» дигән махсус китап та чыгарды. Мамадыш, Әгерҗегә кадәр сузылган авылларга ыру тамгасы сугып, башкорт авыллары дип язып чыктылар. Оят юк. Башкортстан территориясендә калган Бүздәк, Чакмагыш, Чишмәле, Борай, Илеш кебек чип-чиста татар районнарын оятсыз рәвештә үзләренеке итеп әйләндерү өстенә, инде хәзер Актаныш, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Тукай районнарына кадәр үзләренекенә әйләндереп баралар.

Кулларына сугучы юк, Мәскәү моңа кул гына чабып тора. Менә шушылай ике милләтне бер-берсенә каршы котырталар. Безнең галимнәр эндәшми.

Кулларына сугучы юк, Мәскәү моңа кул гына чабып тора. Менә шушылай ике милләтне бер-берсенә каршы котырталар. Безнең галимнәр эндәшми.

Читтән килгән, яисә бу хәлләрне белмәгән кеше нишләп Татарстан терристориясендәге районнарны башкорт милләтчеләре үзәләренеке итеп язуларын аңлый алмаячак. Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар тарихы укыту туктатылды. Алар каян чыгып аны аера белерләр икән? Тарихны белмичә үскән буын бернәрсә дә белмәячәк. Сәясәтне аңламаган кешенең моны хакыйкать итеп кабул итүе бар.

Берни эшләтеп тә булмый, татар милләте арасында сатлыклар күп. Актанышбаш авылыннан чыккан Радик Бәхтиев дигән кешене башкорт конгрессының әйдәп баручы белгече итеп утырттылар. Менә сатлыкҗаннар ничек кадерле. Альберт Исмаил кебек сатлыкҗаннар җитәрлек. Безнең татар гомергә шундый булган. Сабак ала алмаган, шуңа күрә итек астында калган. 1552 елда Казан ханлыгын югалткан булсак, Мәскәү кубызына бию башлау 1300нче елларда ук булган. Шушы сәясәт бүген дә дәвам итә.

Без быел «Мәдәни җомга»да Кыргыз олысы авыллары турында язып чыктык. Бүген аны башкортлар тулысынча үзләренеке ди. Башкортлар дигәндә, башкорт милләтчеләре дигән сүзне аңларга кирәк. Халыкның монда бер катнашы да юк.

Безнең татар китапларының Башкортстанга барып җитмәве дә үзәккә үтә. Дөресен сөйләргә кирәк. Аларның китап аласы килгән очракта да безнең нәшрият аларга почта хакы белән исәпләгән. Һәр китап ким дигәндә бер мең сумнан артык. Әгәр дә безнең нәшриятлар болай эшли икән, алар безнең милләткә хезмәт итәме соң? Акчага гына яшәмибез бит без. Без бит милләт хакына яшибез. Чынлап та, анда татар кешеләренең кадере юк. Мәсәлән, Сәгыйть Рәмиевны кырып-себереп юкка чыгарганнар. Махсус кереп, сорап йөрдек. Моңа бит Мәскәүнең акча бирүе кирәкми, болай яшәсәк, бертуганыбыз да калмый, без юкка чыгып бетәчәкбез.

Башкортстан районнарын күз алдына китерү өчен шундый саннар әйтер идем. Мисал өчен, Бүздәк районын алыйк. Анда 79 авыл бар. Шуның берсе генә чиста башкорт авылы, ләкин җанисәп буенча 53-57 процент башкортлар яши дип әйтәләр. Кушнаренко районының 79 авылының берсе дә башкорт авылы түгел.

Бер генә башкорт авылы булмаган Илеш районында да 70 процент башкорт дип исәп-хисап бирәләр. Чөнки совет заманындагы Мидхәт Шакиров дигән сатлык татар җитәкчелек иткән вакытта башкортлаштыру сәясәтен яхшы алып барды. Анда башкорт гаиләләре бар, ә башкорт авылы юк. Менә шуны белсәләр иде.

Соңгы елларда Башкортстан хөкүмәте педагогия көллияте һәм институтларында башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләп чыгару буенча бик каты эшләде. 2002 елда Тәтешле районына 22 укытучы кызны башлангычта башкорт телен укыту өчен җибәргәннәр иде. Анда сыңар башкорт авылы да юк. Хәзер Илеш районы татар авылларында да башлангыч сыйныфларда башкорт укытучылары укыта.

Бездә татар теле укытучылары әзерләү бөтенләй туктатылды диярлек. Бездә институтларны, педагогия көллиятләрен ябып бетерделәр. Бу өлкәдә безгә башкортлардан үрнәк, гыйбрәт алырга кирәк.

Бездә татар теле укытучылары әзерләү бөтенләй туктатылды диярлек. Бездә институтларны, педагогия көллиятләрен ябып бетерделәр. Бу өлкәдә безгә башкортлардан үрнәк, гыйбрәт алырга кирәк.

Менә шулай итеп безнең сабыйларга башкорт телен кертәләр. Бу да башкортлаштыруның яңа бик шәп ысулы.

Федераль университетны Мәскәүдән килгән акчага яшәтәбез дигән булып, без туган телсез калдык. Акчага кызыгып, акчага сатылып, туган телсез калдык. Менә шушыны татар кешесе аңламый.

Безнең галимнәрнең уянуы кирәк. Боларга каршы көрәшү, шушы «бәет»ләрен юкка чыгару өчен без тарихи китаплар чыгарырга тиеш. Тарихи яктан үзебез сукмасак, безгә алар һаман һөҗүм итәчәкләр һәм безнеке дип акырачаклар.

  «Башкорт халкына сәяси уеннар кирәкми»

Ләбиб Лерон, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире:

Башкортстан якларында вәзгыять шундыйрак. Матур табигать кочагында яшәп яткан башкорт халкының үзенә бу сәяси уеннар кирәкми. Шул уенда катнашып, ике халыкның башын бутап яшәүчеләр киләчәктә милләт каргышын күрерләр дип уйлыйм. Үз халкына каршы булучыларга да тормыш тиешле җәзасын бирер. Милләтпәрвәр шәхесләребез дә күп. Анда халыкны административ алымнар белән куркыту бара. Безнең татарларыбыз шуны аңлап, милләт мәсьәләсендә үзләренә дөрес бәя биреп, татар икәнлекләрен аңлап эш итсәләр иде.

Безне горурландыра торган әйберләр дә булды. Шәйморат авылында генералыбыз Миңлегали Шәйморатовның музее бар. Шунда аның анкетасында «мин татар» дигән язуы эленгән. Менә аны инде берничек тә башкортлаштырып булмый. Андый шәхесләребез авыл саен. Чишмә районында нинди кыю мишәрләребез яшәгәнен күреп сөенеп кайттык. Чакмагыш районының шулай җебеп, тез чүгеп яшәгәнен мәңге күңелдән чыгара алмам.

Төп максатларыбызның берсе — күренекле шәхесләребезне барлау иде. Башкортстанда безнең күп кенә шәхесләребезгә бөтенләй игътибар юк. Аны бит кем дә булса эшләргә тиеш.

Без керә башласак, «юк, бу безнеке» диләр. Сәгыйть Рәмиев авылында — Акманда аны белүче юк. Гәрчә, башкорт милләтеннән булган шәхесләр исеме белән урамнар аталган. Шул ук Әнгам Атнабаевка да мәктәп музеенда кечкенә генә урын бирелгән.

Уртак халыкның, башкорт белән татарның шушы шәхесләрен зурлап һәйкәлләр куярга, урам исемнәрен бирергә, музейлар булдырырга кирәк. Безгә ике милләт арасына чөй тыгып яшәү кирәкми.

Уртак халыкның, башкорт белән татарның шушы шәхесләрен зурлап һәйкәлләр куярга, урам исемнәрен бирергә, музейлар булдырырга кирәк. Безгә ике милләт арасына чөй тыгып яшәү кирәкми.

Әнгам Атнабаевның мондый шигъри юллары бар:

Син башкортмы, син татармы -

Анда түгел мәсьәлә.

Башкорттан да, татардан да

Урыс туа, вәт бәла.

Менә кайда мәсьәлә.

Ике халык арасын бутаучылар бик күп. Безнең якта да бар. Иң күбесе, әлбәттә, Башкортстан җирендә. Ике арада әдәби хезмәттәшлек булырга тиеш: без аларның язучыларын, алар безнекеләрне белергә тиеш. Безнең максат — әхлакый чиста буын тәрбияләү. Шуны җитәкчеләр аңласа иде һәм мәдәни яктан берләшеп ныгысак бик шәп булыр иде.

«Башкортстанда татар китабы мәсьәләсен җайларга кирәк»

Рөстәм Галиуллин, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире:

Безне Башкортстан китапханәләрендәге әдәби китаплар торышы борчый иде. Кайсы гына авылга барсак та, китапханәгә кермичә үтмәдек. Китапханәләрнең 80-90 процентында соңгы татар басмасы - 70-80нче елларда чыккан китап. Шуннан туктаган. Китапханәчеләр татар китабын сорап килүчеләрнең дә, укырга теләүчеләрнең дә күп булуын әйтә, әмма аларның бирергә китаплары юк.

Хәтта район үзәкләрендә дә татар китаплары җитми. Татар китабын укырга теләүчеләр дә күп, сорап килүчеләр дә бар. Китапханәгә килеп татар китабын укый торган татарларны китап, журналдан мәхрүм итмәскә тиешбез. Менә безгә бу мәсьәләне системалы рәвештә җайга салырга кирәк. Мәсәлән, Кушнаренко районында иганәчеләрдән акча табып, үзләрендә татар китапларын булдырырга омтылалар.

Башкортстанда татар шәхесләренең эзләре югалып бара. Башкорт шәхесләренең һәйкәлләре дә бик матур. Башкортстанда язучыларны, журналистларны милли стратегиядә куллану бик көчле. Мәсәлән, Сабантуйларда да район башлыкларыннан соң язучыларга сүз бирелә. Без аны үрнәк итеп алырга тиеш.

 «150-200 мең татарны югалтачакбыз»

Вахит Имамов быелгы җанисәпкә үз фаразлары белән бүлеште:

Бу җанисәптә дә 150-200 мең татарны югалтачакбыз. 2010 елда да шуның хәтле югалткан идек. Без 2002 елдан соң югалта башладык. Ул вакытта әле бу әйбәт үткәрелгән җанисәп иде.

Бу — башкортлаштыру сәясәте белән бәйле. Безнең татар халкы тез чүгеп яшәгәнгә, үзләренең татар икәнен кычкырып әйтергә курыкканга күрә шулай. Кеше яшәү урынына яраклаша. Башкорт булып язылмаса, мәктәптәге баласына "икеле" куялар, эш бирмиләр, директор була алмый. Моңа мисаллар да бар. Башкорт булып язылганнан соң баш табиб булып киткән егетебез дә бар. Бергә укыган Рәмзия Якупова башкорт булып язылганнан соң баш мөхәррир булып куйды. Кеше менә шулай җайлаша. Алар җырчыларны, шагыйрьләрне, рәссамнарны — бөтен талантларны шулай итеп җыялар: Курган өлкәсендәме, Чиләбедәме ул... Безнең татар йоклый.

Җанисәп дөрес булсын өчен Татарстаннан күзәтчеләр җибәрсеннәр. Татарстан хөкүмәте эшләсен. Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров арасы бозылышудан куркып яшәргә ярамый. Миңнехановка аның татары кадерле булырга тиеш. Хәбиров аның өчен өч тиен дә тормый. Бүген баш ул, иртәгә ноль. Озак утыра торган кеше түгел ул, аны алып ыргытачаклар.

Башкорт булып язылуны туктату өчен безнең институтлар нәрсәдер эшләргә, хөкүмәт нидер башкарырга тиеш. Җитәкчеләр бу әйберне күрми, чөнки алар аска төшеп йөрми. Эшли, милләт өчен янып тора торган кешеләр кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100