Башкортстанда фальсификация: Илеш районы татарларын башкорт дип яздыралар | intertat.tatar

Башкортстанда фальсификация: Илеш районы татарларын башкорт дип яздыралар

Журналист Рәмис Латыйпов Илеш районында җанисәптә татарларны башкорт дип яздыру фактларын ачыклады.

Рәсми мәгълүматлар буенча Башкортстанның Илеш районында 78,8 процент башкортлар яши дип саналса да, халыкның күбесе үзен татар дип саный. «Интертат» Илеш районында булып, татарларны ни өчен башкорт дип яздыруларын ачыклады һәм быел узачак җанисәп нинди булыр дигән сорауга җавапны фаразлады.