Ришат Төхвәтуллин мәрхүм баянчы Айнур Фатыйхов белән төшерелгән видеолар күрсәтте
«Монда торсын әле истәлеккә! Тигр исән», — дип яза ул.
Ришат Төхвәтуллин баянчы Айнур Фатыйхов исән чагында төшерелгән видеоларны инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.
«Монда торсын әле истәлеккә! Тигр исән», — дип яза ул.
Кадрларда Айнурның Ришатка киңәшләр бирү, төрле уен коралларында дәртле итеп уйнавы сурәтләнә.
«Уникум, андый музыкантларны бармак белән генә санап була. Маңгайларга алдан язылган шул, ялгышлар да була язмышларда», — дип яза Данир Сабиров.
Инстачылар барысы да Айнур Фатыйховны җылы сүзләр белән искә ала.
- Танылган баянчы Айнур Фатыйхов 37 яшендә 2020 елның 13 октябрендә вафат булды
- Ришат Төхвәтуллин виртуоз-баянчы Айнур Фатыйховны искә ала: «38 яшь тулган булыр иде»
- Баянчы Айнур Фатыйхов вафат: «Ир-атлар да, ышанасы килми дип, елый-елый сөйли…»
- Айваз Садыйров мәрхүм Айнур Фатыйхов турында: «Үлмәсә, бөеклеген каян белер иде»