Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров мәрхүм Айнур Фатыйхов турында: «Үлмәсә, бөеклеген каян белер иде»

Айваз Садыйров чын талант ияләренә тиешле игътибар алар арабыздан киткәч кенә бирелүе турында язган. Фәлсәфи фикерләр Айвазда музыкант Айнур Фатыйховның үлеме белән бәйле рәвештә туган. 

news_top_970_100
Айваз Садыйров мәрхүм Айнур Фатыйхов турында: «Үлмәсә, бөеклеген каян белер иде»
Салават Камалетдинов

Алып баручы Айваз Садыйров инстаграм сәхифәсендә мәрхүм музыкант Айнур Фатыйхов турында фикерләрен куйган. Айваз Айнур һәм аның иҗаты белән якыннан таныш булмавын, ләкин соңгы бик күңелсез яңалык импульсында күпләр кебек бу шәхес белән кызыксынуы турында әйтә. 

«Беләсезме, инстаграм сәхифәсенә урнаштырган видеоларын гына карап та, аның никадәр үз өлкәсенә бирелгән музыкант икәнен аңларга була. Ул фанат, ул шуның белән яши. Сулар һавасы — музыка, көй. Инструменттан чыккан һәр авазга куана, шуннан балаларча тәм таба. Аңлатуым артык, шушы видеоны каравыгыз да җитә кебек монда. Игътибар белән карап чыгыгыз әле.

Тормышның ачы кануны — кайвакыт чын талант үзенә тиешле игътибарны алыр өчен үз гомере бәясен түләргә мәҗбүр…» — ди ул. 

Инстачылар да Айвазга кушылганнар. «Кеше үзенең бөек икәнлеген каян белер иде үлмәсә?!» — дип Әнгам Атнабаев шул кадәр дөрес әйткән. Эх, Айнур, яшәргә иде әле сина, булмады бит»;

«Сүзләрегез бик дөрес. Яшәгәндә файдаланалар гына, ә бернинди атаклы исем бирергә уйлаучы булмаган… Хәзер сөйләүче күп», - дип яза алар.

«Искиткеч талант иде… Бөтенләй бүтән дөнья кешесе. Урыны ожмахта булсын», — дип комментарий калдырган Илсөя Бәдретдинова. 

Талантлы музыкант, виртоуз-баянчы Айнур Фатыйхов 37 яшендә

вафат булды


.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Айнурны мин якыннан белмәдем. Дөресен әйтик, иҗаты белән дә аның кадәр яхшы таныш түгел идем. Соңгы бик күңелсез яңалык импульсында күпләрегез кебек бу шәхес белән кызыксындым. Беләсезме, инстаграм сәхифәсенә урнаштырган видеоларын гына карап та, аның никадәр үз өлкәсенә бирелгән музыкант икән аңларга була. Ул фанат, ул шуның белән яши. Сулар һавасы - музыка, көй. Инструменттан чыккан һәр авазга куана, шуннан балаларча тәм таба. Аңлатуым артык, шушы видеоны каравыгыз да җитә кебек монда. Игътибар белән карап чыгыгыз әле. Тормышның ачы кануны - кайвакыт чын талант үзенә тиешле игътибарны алыр өчен үз гомере бәясен түләргә мәҗбүр...

Публикация от Айваз Садыров (@aivazsadyrov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100