news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Танылган баянчы Айнур Фатыйхов 37 яшендә вафат булды

Ул Башкортстанның халык артисты, баянчы Халит Фатыйховның улы.

news_top
Танылган баянчы Айнур Фатыйхов 37 яшендә вафат булды

Бүген баянчы Айнур Фатыйхов вафат булган. Бу турыда инстаграмда Илдар Низамов хәбәр итте.

«Талантлы музыкант, виртоуз-баянчы Айнур Фатыйхов вафат. Без аның белән бергә бер мәктәптә ничә ел укыдык. Уфада концертларда эшләдек. Аның безнең белән булмавына ышанасы килми. Урыны оҗмахта булсын», — дип яза Илдар Низамов.

«Башинформ» агентлыгы «Айнур Фатыйхов фаҗигале вафат булды», дип яза. Әлеге мәгълүматны Мәдәният министрлыгында раслаганнар. Фатыйховлар гаиләсе хастаханәдә дәвалануы билгеле.

Республика көне алдыннан Айнур Фатыйхов Ришат Төхвәтуллин белән чыгыш ясаган. «10 октябрьдә ул сәхнә артында шаяртты әле. авырганга охшамаган иде», — дип искә алган халык артисты Рушанна Бабич.

Айнур Фатыйхов 1983 елның 22 февралендә Уфада танылган баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйхов гаиләсендә туган. Ул Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин белән дә эшләгән. 2007 елда сольный альбомын чыгарган булган. Мәрхүмгә 37 яшь иде.

Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Айнурның урыны оҗмахта булсын.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар