Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Җыр — ул секс кебек. Җырлаганда рәхәт булырга тиеш!»

«Улың белән аралашырга кирәктер...» - дигән сүземә Ришат: «Сез өйрәтмәсәгез дә беләм», - диде. Бу хакта аның әллә ни сөйләшәсе килмәде, «Интертат»ка язмаска да кушты.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Җыр — ул секс кебек. Җырлаганда рәхәт булырга тиеш!»
Салават Камалетдинов

«Мине бай кызга өйләнгән икән, дип «чәйнәделәр»

2018 елдагы бер интервьюыңда: «Бүген мин бөтенләй башка дөнья кешесе», — дигән булгансың. Нәрсә ул «башка дөнья»?

Башка дөнья… Ничек аңлатыйм? Башкача яши башладым, диясем килгәндер. Якын кешеләремне югалттым, аерылдым — болар барысы да башкача яшәргә этәрде. Өстәвенә, кешеләр дә төрле сүзләр йөртте… Кеше сүзен никадәр ишетмәскә тырышсам да, барыбер колакка керә алар.

Кешеләр төрле сүзләр йөртте, дисең, аерылуыңны «чәйнәде»ләрме?

Мине бай кызга өйләнгән икән, дип «чәйнәделәр». Имеш, Ришат әллә кем булган. Шуннан соң халык алдында рейтингым төште. Мине альфонс булуда гаепләп, халык ялгышты.

Элекке хатының Гөлназ белән сез ничек танышкан идегез әле?

Ялганламыйм, дөресен сөйлим. Әнинең кырыгы узганнан соң, бер авылда концерт куйдым. Нәкъ менә шул концертта без таныштык та. Гөлназ «Вконтакте» челтәрендә дусларыма өстәлде, аралаша башладык. Уртак дустыбыз икебезне дә туган көненә чакырды. Әкренләп-әкренләп йөреп киттек. Ул вакытта миңа хатын-кыз назы җитми иде. Халәтемне күз алдыңа китер: якыннарымны югалту ачысыннан әле арынмаган идем.

Озак йөреп тормыйча, никах укыттыгыз.

Өч ай очрашканнан соң, никах укытырга булдык. Никахыбыз Истанбул шәһәрендә үтте.

Хәзер Гөлназга ачу саклыйсыңмы?

Ачуым юк. Мин аны ана буларак хөрмәт итәм. Ул бит улымның әнисе, ул аны үстерә. Ә ярату юк инде…

Нәрсә ул ярату, Ришат?

Яратуның нәрсә икәнен үзем дә белми идем. Шулай да, бүген мин яратам. Бары тик 31 яшемдә чып-чынлап яраттым. Моңа кадәргеләр ияләнү генә булгандыр дип уйлыйм. «Өйләнмичә, буйдак булып калмасам иде», — дигән курку хисе дә булмаган түгелдер. Үз кешеңне табудан да рәхәтрәк әйбер юк икән ул. Гомумән, икенче төрле хис. Аны сүз белән генә аңлатып булмый.

Улың белән аралашасыңмы?

Аралашасым килә. Хатыным да каршы түгел. Аларның гаиләләре белән күрешәсем генә килми. Әлегә… Үпкә хисем бар. Малай минем исемдә, шунысы мөһим. Хатын миңа шалтыратып, язып: «Кил, без Казанда», — дип хәбәр итәргә тиеш. Әгәр миңа шулай дип язса, мин киләм.

Үзең килсәң…

Әле аларга карата үпкә хисем бар, дим бит. Шуны җиңәргә кирәк. Алар үзләре әйтәчәк, шуны көтеп йөрим. Андый гаиләләр бик күп: хатын-кыз әзрәк акыллы булмаса, ир кеше нәрсә эшләсә дә, барып чыкмый. «Әйдә, күрешик», — дип язган вакытларым күп. Ә ул «игнорировать» итә.

«Ураза тәмамлангач, никах турында уйлашырбыз»

Эльмира исемле кыз белән хәзер сез күпме вакыт бергә?

Кайтты да калды, дигән идем берсендә. Моңа кадәр дә күрешеп, сөйләшкәнебез бар иде. Әмма икәүдән-икәү генә калып аралашканыбыз булмады. Үзизоляциянең беренче көннәре иде ул. Онлайн концерт куярга булдым. Дустым Алмаз белән бергә тамаша әзерләдек. Шулай итеп Эльмира бу туры эфирны карап: «Сез кайда?» — дип сорады. Без кайда булуыбызны әйткәч: «Без кунакка кайтабыз», — диде. Мин дә, Алмаз да каршы килмәдек. «Кайтсыннар, чәйләр эчәрбез, кызлар ашарга пешерер», — дидем. Шулай итеп, кайтты да калды...

Бу тагын синең ягыңнан ашыгу түгелме? Әле күп вакыт үтмәгән, шундый матур сүзләр сөйлисең…

Юк, бу ашыгу түгел. Көн саен бергә уянасың, бергә көнне үткәрәсең. Инде бер ел үткән кебек. Без икебез дә Сукояр йолдызлыгында туган, холыкларыбыз бер төрле. Уйларыбыз, җеннәребез туры килә. Мин аңа ышанам!

Никахсыз бергә яшәү дөресме?

Без бергә яшибез, әмма аерым йоклыйбыз. Мунчага да бергә бармыйбыз.

Аерым йокламыйсыздыр ла…

Чын. Менә йоклаган юк инде. Ураза тәмамлангач, никах турында уйлашырбыз, Аллаһ боерса.

Аны «фифа» дип уйлыйлар. Иреннәре ясатылган кебек, мәсәлән.

Иреннәре үзенеке, кеше генә шуңа ышанмый. Керфекләре үстерелгән, әйе. Ул хәтта йөзенә «тоналка» да тидерми. Спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Эльмира тик торганда тел чайкамый, «моны эшләмим, тегене эшләмим», — дими. Хатын-кызлар азды алайса хәзер! Бала карауны «няня»га калдырдылар, хезмәтче яллыйлар. Нәрсә инде бу?

Ул синнән яшьрәкме?

Анысы кирәкми. Сорама да. Бездә мин — баш. Аның: «Мине болай итеп бер ир-ат та тота алмый иде», — дигәне бар.

Сине кызлар бай дип уйлыйдыр?

Алай дип уйлаучылар бар. Минем тарафтан «өч хәрефкә» җибәрелгән хатын-кызлар әз түгел.

«Эчкәч, икенче көнне авырый идем»

Бер мәлне күп эчтең син, әйеме?

Иңнәремә төшкән авырлыкны күтәрә алмагач, шешәгә үрелдем. Эчтем, яшермим. Әмма сәхнәгә беркайчан да исерек килеш чыкмадым. Эштән соң эчә ала идем, әйе.

Шешә алдыймы?

Шешә — ул шайтан. Ә шайтан алдый. Алкоголизм — шайтанның беренче авыруы. Зина кыласың, кеше үтерәсең… Шайтан суы баш миен киптерә, кеше юләрләнә: әйберен сата башлый, гаиләсе таркала. Хәзер күңелем, гомумән, андыйга тартмый. Аны эчәсең дә, күңел тынычлана. Әмма күңелнең тынычлыгы — ул бер генә мизгел. Икенче көнне авырый идем. Бәлки ашамыйча эчкәнгәдер. Хәзер күрәсем дә килми. Бу бары тик кулларның аска төшкән вакыты иде. Дөнья рәхәт! «Яңа елдан соң якын да килмим», — дип үз-үземә сүз бирдем. Безнең яшәештә «соблазн» күп: монда барсаң — салалар, дуслар белән күрешсәң — куялар. Күрешегез дә чәй эчегез.

Сәләтлеләр эчә…

Рус нәрсә ди әле? «Таланты спиваются», — диме?!.

Кеше үзе күрсәткән йомшаклыкны кичерергә тиешме?

Бу йомшаклык булмады, бу — хата. Йомшак булсаң, тормыштан төшеп каласың, бетәсең, дигән сүз. Хаталар күп була, әмма аларның барысын да төзәтергә беркайчан да соң түгел.

Үзеңне көчле кеше дип саныйсыңмы?

Көчле, әлбәттә. Нинди авырлыклар гына күрмәдем инде мин?! Ике тапкыр чүттән генә, юл һәлакәтенә очрап, үлмәдем.

Сиңа кемнәрне җирләргә туры килде?

Абый, әти, әни, әби, ике җизни… Менә шулай берәм-берәм китеп бардылар. Һәр кешенең үз вакыты бар. Үземне шулай дип тынычландырам. Алга таба яшәргә кирәк, дим үземә. Әтием 66 яшендә китте, әниемә ике айдан 65 тулырга тиеш иде. Димәк, язмышлары шулай булган.

Нәрсәдән куркасың?

Мин югалтасын югалткан инде. Иң курыкканым — Аллаһ Тәгалә. Шул гына.

Ришат сәхнәдән китә, дигән сүзләр дә чыккалады.

«УНИКС»та 30 яшьлек юбилеемны үткәрдем. Концерт ахырында тамашачының күзләренә карадым. Әйтерсең лә алар: «Китмә», — диләр иде. Ә болай хәлләр сәхнәне ташлап китәрлек дәрәҗәдә булган иде, яшермим.

Боларга рәхмәт, тегеләргә рәхмәт…

Син хәзер унсигез яшендә Казанга килгән Ришат түгелсеңдер?

Юк, әлбәттә. Укырга кергәндә, авылдан килгән бер кыргый идем. Салават Фәтхетдиновка укырга кердем. Җырчы булырга хыялланам, имеш. Аннан соң гына, төбенә хәтле керә башлагач: «Нәрсәгә кердем мин монда?» — дип йөргән вакытлар булды. Җырчыларга бер дә рәхәт түгел икән, дидем. Салават абыйга рәхмәт әйтергә кирәк.

«Барс Медиа» сине кеше итте, дисәм, килешерсеңме?

Әлбәттә. Аларга да рәхмәт дип яз. Исем эшләп бирделәр. Алты «Алтын Барс», ике «TMTV» премиясен алдым. Өчне алмакчы идем, анысына бармадым. Продюсерлар Радик Артемьевка, Гөлнара Абаевага рәхмәт әйтеп яз.

Нишләп өченче премияңне дә алмадың?

Кемнәргәдер сатып бирәләр, кемгәдер болай бирәләр… Дөрес нәрсә түгел бу, дидем. Хәзер күбрәк «ТНВ», «Болгар радиосы» белән эшлибез.

Җырларны радиода яңгыратыр өчен акча күп кирәк. Башка эш белән шөгыльләнергә уйлаган чакларың буламы?

Акча кирәк, әйе. Ә эшкә килгәндә, авыл клубы мөдире булып эшлим бит инде. Банкетлар бар, Аллаһка шөкер. Концертларда, банкетларда утыз мең алам.

Нияз Сабиров — синең яңа продюсерың. Аның әллә ни тәҗрибәсе юк. Ташлар дип уйламыйсыңмы?

Аңа 26 тула, яшь әле. Молодец ул, тырыша! Нигә ташласын ул мине? Бу өлкәдә бүре бит инде мин. Төрле кеше белән сөйләшә алам. Алар мине ташламый, мин аларны ташлый алам, кирәк булса. Ташларга уйласалар, ташлыйлар да китәләр инде. Ә болай администраторларның алдаганы бар. Бер кызга эләккән идем…

Кеше кешене нигә алдый икән?

Кешенең намусы пычрак. Берәрсен рәнҗеткән кеше я авырып үлә, я нәрсә… Андыйлар үз үлеме белән үлми. Кеше акчасына, кеше бәхетенә кызыкканнар рәхәт тормышта яшәми. Аларның тормышлары дөрес бармый. Кеше рәнҗеше кире әйләнеп кайта ул.

Җырчылар арасында дусларың бармы?

Мин барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Барлык артистларга рәхмәт әйтәсем килә. Авылда ике ел рәттән ачык һавада концерт үткәрәм. Артистлар, авылга кайтып, җырлап китә. Авыр вакытларда артистлар бергә. Рәхмәт аларга.

«Мин клоунмыни?!»

Карантин вакытында күпләр онлайн-концерт бирде. Алар акчага куймады, ә син бу форматтагы концертны акчага куярга булдың. Нигә?

Халыкны бушка концерт карарга өйрәтмәсеннәр. Тамашачы концертларны түләп карасын! Төрле сүзләр ишетергә туры килде. Кара, син журналист буларак эшләгән эшең өчен акча аласың. Ә мин, кеше күңелен күреп, җырлап утырырга клоунмыни? Ярый, башкалар акча эшләп калды. Халыкка: «Сыйфатлы концерт карарга теләсәң, акча түләргә кирәк», - дигән фикерне кире кайтарырга кирәк. Бу — артистның дәрәҗәсе. Гел бушка концерт куйса, артистның дәрәҗәсе төшә. Мин калган артистларга этәргеч булдым. Алар да шулай эшләсен. Тагын бер мизгел: җырлар сатып алына. Бер җыр 40-60 меңгә чыга. Мин бит алардан аның хәтле акча сорамадым. Бер билет бәясе 100 сум иде. Артист халкының да яшисе бар.

Тагын куячаксыңмы бу форматтагы концерт?

Бөтен концертлар да шушы форматка күчеп бетмәс микән? Рәхәт бит: хатын-кызга бизәнәсе юк, машинага урын эзләргә кирәкми. Әле, өстәвенә, сине бөтен дөнья карый. Телевизор кушасың — тере тавышка концерт бара. Онлайн-концертта тавышның тере яисә тере булмавы сизеләчәк. «Худсовет» кебек әйбер. Әле турыдан-туры кеше белән аралашып була. Икенче концертны куячакбыз, әмма ул хәйрия концерты булачак. Тамашадан кергән акча мохтаҗларга яисә балалар йортына тапшырылачак.

Җырчы булыр өчен укырга кирәкме?

Элекке кебек «худсовет» куяр идем. Эстраданы тигезләр, дөресләр идем. Җырчы булу өчен уку йортлары бар. Мин укыган җырчы, ничә еллар институтта имтихан бирдем. Беренчедән, Аллаһ сәләтен дә биргән. Мин татар эстрадасында үз тамашачыма җырлыйм. Ә калганнар турында нәрсә әйтәсем килә? Аларның тавышлары да, моңнары да бар. Әмма аларның үткенлекләре дә юк түгел. Миңа әрсезлек, үткенлек җитеп бетми. Сәхнәдән үзем турында югары фикердә кебек тоелсам да, бу алай түгел.

Бер кагыйдәгә төшендем: хәзерге сәхнәгә бер тавыш белән генә чыгып булмый. Бик теләсәң дә, чыгып булмый. Артистларга шуны әйтәсем килә: күбрәк тере тавышка җырласыннар иде. Аларның җырларын тыңлар өчен, халык акча түли. Шул.

Бер әйтә торган сүзең бар: «Моңлы җырларыбызны җырлап, моңсыз җырчыларыбызны тыңлап яшәргә язсын». Бу нәрсәне аңлата?

Кичә популяр җырчыларның концертларын карап утырдым. Акылдан язу ул, концерт түгел. Тамашачы концертка килгәч, онытылырга, хәзерге тормыштан каядыр кереп китәргә тиеш. Кайбер концертларны карагач: «Нәрсә булды инде бу?» — дим. Матур сөйләм, музыка кораллары… Кешене сөендереп тә, елатып та алырга кирәк. Җырчы нәрсә турында җырлаганын аңларга тиеш. Җырларымның барысы да үз күргәннәремнән алынган. Җырның эченә кереп китәргә кирәк. Җыр — ул секс кебек. Җырлаганда рәхәт булырга тиеш!

Бер көнне «Инстаграм»га мунчадан шәрә фотоңны куйдың. Ришатка да «пиар» кирәк икән дип уйладым шулчак.

Ниязлар куй, диде, куйдым. Кешегә шул кызык. Мин кирәкми, дигән идем. Мин анда шәрә түгел бит, Алинә! Бу фотом өчен кырыктан олы апалар сүкте, яшьләр дәртләнде. Шулай да олырак яшьтәгеләр арасында: «О, Ришат!» — дип язучылар булды. Мөселманга мондый әйбер кирәкми. «Пиар» өчен генә иде ул. Татар эстрадасында булгач, «хайп» та кирәк, яңалык уйлап чыгарырга кирәк. Элегрәк кеше тәрбияле иде. Хәзер кешедә оят та юк, тәрбия дә юк. Монда замана да, кеше үзе дә гаепле. Күп әйберне чит илдән урлыйбыз. Кызлар имиләрен, иреннәрен кабарта… Кеше төзүче дә, кеше бетерүче дә.

Син көнчеме? Гастрольләргә чыгып киткәч, Эльмира өчен борчылачаксыңмы?

Ышаныч кирәк. Хыянәт, ялганнар каяндыр барыбер килеп чыгачак. Хыянәт иттең икән, аны берәрсе парыңа я килеп әйтәчәк, я Аллаһ сине үзе рәнҗетәчәк. Хатын-кызга чит ир кирәк булса, подъездга чыгып та, үз эшен эшләп керә ала. Мәсәлән, чүп түгәргә чыгып керәм, дип. Монда синең еракта булуың кирәкми дә. Машиналар да бар бит. Соңыннан: «Кибеттә йөрдем», — ди дә бетте шуның белән.

Син айлар дәвамында концертлар куймыйсың?

Гастрольләргә чыгып китәрбез, дигән идек, карантинга яптылар. Мин әлегә тамашачыга нәрсә кирәк икәнен аңламыйм. Әлегә шуны уйлап йөрим. Концертларга халыкның йөрмәве күңелемне төшерә. Тамашачы алдана. Күрерсең, барысы да карантиннардан соң кире әйләнеп кайтачак, карап тор. Унышар көн концерт куйганнар икешәр-өчәр концерт куячак. Бу коронавирус «вищ» тигезләде, әйбәт булды әле бу. Көненә йөзәр мең тоткан кешеләр хәзер бер мең генә бетерә. Бөтен әйбер үз урынына басып, безнең урамда да бәйрәм булачак, Алинә!

Ришат Фазлыйәхмәтов 1989 елның 15 февралендә Мари-Эл Республикасы Бәрәңге районы Мазарбаш авылында туган. Ришат Казан Мәдәният һәм сәнгать университетында эстрада актеры белгечлеген үзләштергән.

Әтисе Нур 2012 елда, әнисе Луиза 2014 елда вафат булган. Хатыны Гөлназ белән 2017 елда аерылышкан, улы бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 май 2022
    Исемсез
    Купне кургэн акыллы бала, бэхетен булсын, жырлавынны яратабыз, югары урлэр яула балакаем, монарчы югалып калмагансын, Аллах ка сыгын авыр вакытларда
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100