Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салават бушка куйды, оят түгелме?» - Ришат Фазлыйәхмәтов түләүле онлайн концерт куя

Ришат Фазлыйәхмәтов тамашачыларын түләүле онлайн концертына чакырды.

news_top_970_100
«Салават бушка куйды, оят түгелме?» - Ришат Фазлыйәхмәтов түләүле онлайн концерт куя
Салават Камалетдинов

«Исәнмесез, хөрмәтле язылучыларым, иҗатымны яратучылар! „Нигә онлайн концертлар куймыйсыз?“ — дип күпләр сорый. Дуслар, без уйладык-уйладык та түләүле онлайн концерт оештырырга булдык. Концертны карарга риза булганнар, комментарий калдырыгыз, көтеп калам! Билет бәясе 100 сумнан башлана», — дип сөйли ул.

Инстачыларны Ришатның әлеге хәбәре гаҗәпкә калдырган.

«Бу сиңа бер дә охшамаган. Тәтишкаңа акча кирәктер. Шундый вакытта онлайн концерт өчен акча сорарга оят түгелме? Салават һәм Зәйнәб тә бушка куйдылар. Үзеңне түбәнсетмә», «Безгә Фирдүс бушка күрсәтә, рәхмәт аңа», «Аларның бит утка түлисе бар. Аларга бит беркайдан да акча килми. Мин риза», «Ярар, гаепләмәгез Ришатны. 500-600 сум түләп, бер тиенгә ярамаган концертлар да карыйбыз бит. Акча кайсыгызга кирәк түгел икән? Бигрәк энәдән дөя ясыйсыз», — дип яза алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100