«Кыз бала, бәхетле итә күр аны!» - Ришат Фазлыйәхмәтов сөйгәне белән фото куйган

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Инстаграм битендә бер кыз белән төшкән фото урнаштырган.

«Бәхетле булыгыз! Карантин - 2020. Өйдә торыгыз!» — дип язган җырчы.

Инстачыларның җырчының әлеге фотосына бик сөенгәннәр, парлы гомер теләгәннәр.

«Ришат, бәхетле бул. Уңышлар телим», «Тәртипле йөргән, исән кеше үз парын таба ул һәрвакыт», «Килен төшкәндә», «Ришат, балакаем, тормыш коруга юрыйк бу фотоны. Кыз бала, Аллаһ хакы өчен бәхетле итә күр Ришатны. Ул бәхеткә бик лаек. Берәү дә гомер буе сөешеп кенә тормый, бер-береңне аңлый һәм кичерә белеп яшәсәгез иде», — дип язганнар җырчының виртуаль дуслары.