Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов аерылышуының серен ачты

Талантлы җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов турында нинди генә имеш-мимешләр ишетелмәде. Ниһаять, Ришат гайбәтләргә нокта куярга булды.

news_top_970_100
Ришат Фазлыйәхмәтов аерылышуының серен ачты
Аны хатыныннан аерылган, эчүгә сабышкан дип тә сөйләделәр. Артистның тормышында, чынлап та, зур үзгәрешләр булган.

- Ришат, тормыш иптәшең белән аерылышуыгыз дөресме?

- Әйе. Бер ел элек аерылыштык.

- Сәбәбе нидә?

- Артист кеше булгач, гастрольләргә китәргә туры килә. Кайвакыт мәҗлесләрдә чыгыш ясап, соң гына өйгә кайтам. Хатыным соң кайтуымны яратмады.

- Белүемчә, улыгыз Искәндәр әнисе белән яши. Улыңны еш күрәсеңме?

- Кызганычка каршы, әнисе улым белән күрештерми. Суд юлын таптарга мәҗбүрмен. Улыма хәзер 2 яшь 3 ай. Бик сагынам үзен. Искәндәр миңа охшаган, кечкенә чагымдагы фотосурәтләр белән чагыштырсаң, нәкъ мин!

- Алимент түлисеңме?

- Әйе.

- Хатыныңның хәлле гаиләдән икәнен белә идек. Никахны да Төркиягә барып укыттыгыз, аннан соң Чаллыда зурлап никах туе үткәрдегез. Төрле социаль катламнан булу мөнәсәбәтләргә тәэсир итәме?

- Тәэсир итә. Мин моны хәзер аңладым. Парыңны үз тирәңнән эзләргә кирәк икән ул.

- Ришат, сине бик каты эчә, дип сөйләделәр.

- "Бик каты" дигәне дөреслеккә туры килми. Авыр чакларымда кабып карадым. Ләкин хәзер бу хакта уйлаганым да юк, теләмим дә.

- Сез бик матур пар идегез. Әллә күз тидеме икән?

- Кайвакыт үзем дә шикләнәм. Гаиләбез таркалганнан соң, үземдә үзгәрешләр сиздем. Кулымнан бер эш килмәде. Ләкин боларның барысы да артта калды. Мин хәзер яңа тормыш башлыйм, Алла теләсә!



- Димәк, син яңа мөнәсәбәтләргә әзер?

- Ир кешегә ялгыз булырга ярамый. Янәшәмдә мине аңлый торган, өйдә тәмле ризыклар пешереп көтеп торучы кеше булсын иде.

- Хәзер кайда яшисең?

- Әлегә Казанның бер бистәсендә туганнарда.

- Авылдагы (Мари Эл, Бәрәңге районы) өеңне дә тәрбияләп карап торасың дип беләм.

- Әйе, өебез ялт иткән, Аллага шөкер! Йорт тирәбез чиста, пөхтә. Кеше яшәмәсә дә, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра. Аларга авылда яшәүче җизни кереп су сибә. Бертуган абыйларым Мари Элда үз гаиләләре белән яши.

- Ришат, тамашачы синең яңа җырларыңа сусады. Синнән яңа хитлар, клиплар, концертлар көтә.

- Шәхси тормышымны гына түгел, иҗатымны да яңа баскычтан башларга телим. Хәзерге вакытта яңа җырлар яздыру белән шөгыльләнәм. Тиздән яраткан тамашачым яңа Ришат Фазлыйәхмәтовны күрәчәк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100