Ришат Фазлыйәхмәтов хастаханәдән чыккан. Ул инде авылга кайтып эшкә дә керешкән. Ул, йөрәге авыртып, реанимациягә эләккән иде.
Җырчының хатыны Эльмира (Тәтишка) урамга видео төшерергә чыккан, шуның белән ул тамашачыларның кызыксынуына да җавап биргән. Ир белән хатын арасында шундый диалог булган.
– Синең бер эшең юк, әйеме?
– Мин бит ашарга пешерәм. Мин – хатын-кыз.
– Һәр елны, кар яугач, паласларны карда әвәләтеп алам. Сез дә шулай итәсезме?
– Әле кышын да икешәр тапкыр шулай эшлибез, чөнки Ришатның мәчесе бар.
– Тәтишка дигән бер мәче бар.
– Юк инде, Жорик.
– Ришат, хәлләрең әйбәтме? Ришат сафта.
– Селкенәм, селкенергә куштылар. Миңа бит инфаркт булмады, урын өстендә ятарга. Дуслар, иң мөһиме, сәламәтлек булсын!
– Әйдә, эшлә!
«Ул яшәү белән үлем арасында иде»: Ришат Фазлыйәхмәтов белән нәрсә булганлыгы билгеле
Ришат Фазлыйәхмәтовны реанимациядән палатага күчергәннәр
Ришат Фазлыйәхмәтовның хәле яхшыра: «Җырлыйсы җырларым күп әле...»