Ришат Фазлыйәхмәтовның хәле яхшыра башлаган. Җырчыны реанимациядән палатага күчергәннәр. Ришат тормыш иптәше Эльмираның сторислары аша тамашачысына сәлам юллаган.
Дуслар, барыгызга да сәлам. Реанимациядән палатага чыктым. Палатада ятам, Аллаһка шөкер. Терелергә исәп бар, барыгызга да бик зур рәхмәт, – дигән ул.
Хәле кисәк начарлану сәбәпле, Ришатны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китүләре хакында язган идек. Эльмира моның сәбәбен: «Стресслар, борчылулар, концертлар, аны уңайсыз хәлдә калдырулары – барысы бергә җыелган да йөрәгенә китереп бәргән», – дип аңлатты.