news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтовның хәле яхшыра: «Җырлыйсы җырларым күп әле...»

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтовның хәле яхшыра: «Җырлыйсы җырларым күп әле...»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ришат Фазлыйәхмәтовның хәле яхшырган. Җырчы үзе өчен борчылып торган тамашачыларына, янәшәсеннән китмәгән хатынына, хәлен белешкән коллегаларына рәхмәт әйтеп, видео яздырган.

«Зур рәхмәт әйтәсем килә хатыныма. Сезгә минем турыда бөтен мәгълүматны күрсәтеп, җиткереп барды. Ул бик каты борчылды. Чыннан да мин реанимациягә эләктем, 2 көн реанимациядә яттым. Белмим, ни булганны үзем дә аңламый калдым.

Монда табиблар бик көчле. Аларга рәхмәт яусын. Хөрмәтле дусларым, хәлләремне белешкән коллегаларыма да рәхмәт. Хәзер әкренләп җайлашып киләм. Тиздән аякка басабыз. Әле җырлыйсы җырларым күп, сезнең белән күрешәселәр алда», – дигән Ришат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар