Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул яшәү белән үлем арасында иде»: Ришат Фазлыйәхмәтов белән нәрсә булганлыгы билгеле

news_top_970_100
«Ул яшәү белән үлем арасында иде»: Ришат Фазлыйәхмәтов белән нәрсә булганлыгы билгеле
социаль челтәрләр

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның, йөрәге авыртып, реанимациягә эләгүе хакында хәбәр иткән идек.

Тормыш иптәше Эльмира сторислары аша хәбәргә чыгып, ире белән нәрсә булганны әйтте һәм аның хәле турында сөйләде.

Мин нәрсәдән башларга да белмим… Стресслар, борчылулар, концертлар, аны уңайсыз хәлдә калдырулары – барысы бергә җыелган да, йөрәгенә китереп бәргән. Төнлә булган хәлләр коточкыч… Ул яшәү белән үлем арасында иде. «5 минутка соңга калган булсагыз, берни эшли алмас идек», – диде табиблар.

Борчулары әле бер, әле икенче яктан китереп бәрде. Концертлары өзелде, халык алдында уңайсыз хәлгә куйдылар. Кичә ул йоклый алмады, миннән йокы даруы сорады һәм кинәт аңын югалтты, суламый башлады. Мин нәрсәләр булганны да хәтерләмим. «Ашыгыч ярдәм» бик тиз килеп, алып китте. «Шоковый» залга алып керделәр, миңа әйберләрен бирделәр. Мин «аны югалтуым шушы» дип уйладым… Миңа Ришатны реанимациягә алып китүләрен әйттеләр. Ул хәзер дә реанимациядә, хәле стабиль, әлегә сөйләшми, – дип аңлаткан Тәтишка ире белән булган күңелсез вакыйгаларны.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 10 декабрь 2023
    Исемсез
    Ришат, тизрэк терелеп чык. Сэлэмэт бул, килэчэктэ узенне кайгыртып, вакытында лечение ал. Йорэк чире ул грипп кына тугел . Хатынкызлар, ирлэрегезне саклагыз, юк барга чырылдап , тавыш кутэреп йормэгез, момкин кадэр аларны стресслардан саклагыз.
  • 1 декабрь 2023
    Исемсез
    Терелеп чык бала.Алда сине зур унышлар котэ.Сина каршы чвкеаннарны ,Аллах узе жэзаласын.Игьтибар итмэ яме.
  • 30 ноябрь 2023
    Исемсез
    Аллаh шифа бирсен. hэрбер сынау безнен ике донья бэхетенэ ирешергэ этэргеч булсын. Барысыда яхшы булсын.
  • 30 ноябрь 2023
    Исемсез
    Терелеп чыксын инде,Алла биреп.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100