news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Үз фикерләремдә буталам...»

news_top
Ришат Фазлыйәхмәтов: «Үз фикерләремдә буталам...»
Салават Камалетдинов

Җыры Ришат Фазлыйәхмәтов телеграм каналында үзенең фәлсәфи фикерләре белән уртаклашкан.

«Кайчагында үз фикерләремдә буталам, дөреслек белән ялганны аермыйм. Ничек эшләсәм дә ялгыш кебек. Андый вакытта миңа үземә генә калып, уйларымны тәртипкә салырга кирәк. Андый вакытта Тәтишка да миңа сораулар бирми, тыныч кына күзәтә. 
Ә мин үз-үземне хәтерли башлаганнан алып бөтен тормышымны искә төшереп чыгам. Барлык шатлыклы һәм борчулы вакытларымны кабат кичерәм. Бүгенге Ришатка гадел бәя бирәм, киләчәкне уйлап хыялланам, дәртләнәм. Үз-үземә юлымны нинди ният белән башлаганымны искәртәм. Рәхәт булып китә, барысы да үз урынына баса. Менә шулай», – дип язган ул.

Җырчының күптән түгел күңелсез хәлгә юлыгуы турында хәбәр иткән идек. Ришатны бик мөһим концерт алдыннан суд приставлары алып китте. Баксаң, җырчының беренче никахыннан туган улына түләнмәгән миллионга якын бурычы бар икән. 

  • Ришат Фазлыйәхмәтовның улына 1 миллион сум бурычы җыелган

  • Ришат Фазлыйәхмәтовны концерт алдыннан суд приставы алып киткән: «Элекке хатынымның эше»

  • Ришат Фазлыйәхмәтовның элекке хатынын гаепләүләренә тещасы җавап биргән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар