Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтовны хатыны белән дуслаштыра алганмы? Тәтишка җавабы

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтовны хатыны белән дуслаштыра алганмы? Тәтишка җавабы

5 август көнне Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтов белән Питрәч районы Чыты авылында бер сәхнәдә чыгыш ясады. Бәйрәм ахырында Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтовны хатыны Эльмира – Тәтишка белән татулаштырырга теләде. Искәртеп үтик, Ришат Фазлыйәхмәтов икенче хатыны белән аралары өзелү турында хәбәр иткән иде.

«Тәтишка белән аерылып маташа. Ты что? Мондый Тәтишка белән кем аерыла инде? Җүләр. Әйдә, тезлән. Әйдә, тезләнеп, бер кулын үп әле. Тиз-тиз генә, матур гына иттереп. Бөтенесе алдында «Мин сине яратам» диген, әйдә, тиз-тиз. Яратасың икән, әйдә. Давай, кулын сора. Бер, ике, өч, давай», – дип җилтерәтте Тямаев сәхнәдә Фазлыйәхмәтовны.

Пар кочаклашып-үбешеп сәхнәдән төшеп китте. «Рәхәтләнеп кочаклашып йоклагыз бүген, бөтен ачуыңны ал, әйдә», – дип төшереп җибәрде Ришатны сәхнәдән Фирдүс Тямаев.

«Интертат» хәбәрчесенә билгеле булганча, Фирдүс Тямаевның бу нияте барып чыкмаган.

«Без дуслашмадык», – дип хәбәр итте безгә Ришат Фазлыйәхмәтовның элеккеге хатыны Эльмира. Аның сүзләренчә, алар Ришат Фазлыйәхмәтов белән бу концентта бергә эшләгән. «Бергә эшлисе тагын берничә проект калды», – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100