Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллинның хатыны: «Мин Ринатның тормышына иң авыр вакытында килеп кердем»

Җырчы Ринат Рахматуллин икенче тапкыр өйләнгән. Аның Динара исемле кыз белән никахлашканына шактый вакыт узган икән инде. Җырчы сүзләренчә, Динара – бүгенге көндә аның төп терәге дә, ярдәмчесе дә, илһамландыручысы да. «Интертат» укучыларын Динара белән таныштырырга булды.

news_top_970_100
Ринат Рахматуллинның хатыны: «Мин Ринатның тормышына иң авыр вакытында килеп кердем»
Динараның шәхси архивыннан

Җырчы Ринат Рахматуллин инде күптәннән янәшәсендә үзен аңлаучы һәм яратучы якын кешесе булуы турында сөйләп килде. «Интертат» белән аралашкан саен җырчы аны «иң зур терәгем, ярдәмчем» атый. Мәхәббәте илһамландырганга үзенең рухи яктан үзгәрүен, иҗатының күтәрелеш кичерүен билгеләп үтә.
Без дә аның якын кешесе белән таныш. Чөнки Ринат Рахматуллин колониягә эләгеп, элемтә белән кыенлыклар булган вакытларда «Интертат» җырчының хәлләрен Динара аша белешеп торды. Инде Ринат Рахматуллинның шактый соңарып килгән мәхәббәте белән сезне дә таныштырырга булдык. Динара сорауларга ачылып җавап бирде.

Динара, хәзер сине Ринат Рахматуллинның тормыш иптәше дип таныштырсак, дөрес буламы? Сез никахлаштыгыз бит, әйеме?

Әйе, дөрес була. Без никах белән торабыз. Ринат – минем тормышымда үзем сайлап алган тиң ярым.

Үзең турында сөйләп кит әле, син кайсы як кызы? Ринат абый белән эшли башлаганчы нәрсә белән шөгыльләндең?

Мин – Саба кызы, Сабаның үзендә туып-үстем. Ринатның төркемендә администратор вазифасын башкарганга кадәр йөзү буенча тренер булып эшләдем. Адаптив физкультура юнәлешендә алган белемем бар, шуңа, тренер булу белән беррәттән, параллель рәвештә ДЦП авырулы балалар белән дә шөгыльләндем.

Ринат абый бер әңгәмәсендә синең спортсменка булуың турында билгеләп үткән иде. Спортның кайсы төре белән шөгыльләнәсең?

Мин кечкенәдән спортның йөзү һәм уктан ату кебек төрләре белән шөгыльләндем. Уктан ату буенча Татарстан чемпионы. Россиякүләм ярышларда да бик күп катнаштым. Бүләкләрем, грамоталарым бихисап. Яшүсмер вакытымда хәрби-патриотик клубка йөрдем. Калашников автоматыннан ату буенча Кырымда узган Россия беренчелегендә катнаштык. Татарстан командасына составында Россия чемпионы исемен яуладык.
Кыскача әйткәндә, менә шундый арбалеттан, уктан, автоматтан ату кебек, хатын-кызлар өчен ятрак спорт төрләрен үз итәм инде мин. Соңгы вакытта ныгытып шөгыльләнергә вакыт кына җитеп бетми.

Ай-яй, сиңа ярамас сүз әйтергә дә куркыныч икән, дип шаяртыйм әле.

Әйе, Ринат та шулай ди инде (көлә).

Сез Ринат абый белән кайда таныштыгыз?

Ринат белән бер мәҗлестә таныштык. Ул анда җырларга килгән иде. Башта күзләребез очрашты. Аннан мин аның белән фотога төшәргә килдем. Шулай танышып, аралашып киттек.

Динара, яшь аермагыз шактый икәнлеге беркемгә дә сер түгел инде. Ничә яшь cезнең аерма? Сине кеше сүзләре куркытмадымы?

Гөлназ, безнең яшь аермабыз 25 елдан күбрәк инде (көлә). Баштарак, кеше сүзеннән курку, ни әйтерләр, дип уйлаулар булды инде ул. Әмма соңрак мин ныклы карар кабул иттем. Минем тормышны берсе дә яшәми бит, үз тормышым өчен мин үзем җаваплы. Әкренләп кеше сүзләренә игътибар итмәскә өйрәндем. Һәр кешенең үз тормышы, беркемнең дә бер кешене дә тәнкыйтьләргә, аңа гаеп ташларга хакы юк. Шул ук мине сөйләгән кешеләрнең балалары, оныклары белән нәрсә буласын беркем дә белми.
Гомумән, бәхетле кешеләрнең башкаларны тикшереп, гаепләп утырырга вакытлары юк. Минем, мәсәлән, кемдер турында уйлап утырырга вакытым да, теләгем дә юк. Мин үз тормышымнан кәнәгать. Үз тормышларында барысы да әйбәт булган кеше башкаларның тормышын чәйнәп утырмый. Бу тормышта дөрес яшәүнең формуласы язылмаган, аны һәркем үзе таба.

Яшь аермасы зур булу аңлашылмаучанлыклар тудырмыймы? Көнләшүләр юкмы арагызда?

Беләсеңме, берара көнләшү булып алды. Ул бит колониядә булган вакытта минем белән генә сөйләшә, минем белән генә күрешә иде. Ул вакыт эчендә мин шуңа ияләштем. Ә инде иреккә чыккач, гел кеше арасында, гел игътибар үзәгендә булуын күреп, бераз аңлашылмаучанлыклар булып алды. Соңыннан тынычландым инде. Ул бит – сәхнә кешесе. Аннан Ринатның үземә генә карап торуын да күрәм (көлә). Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлап, санлап яшибез. Миңа – аның белән, аңа минем белән рәхәт. Юк-бар нәрсә уйлап вакытыбызны әрәм итмибез.

Олырак ир-ат белән гаилә корган кызларны «байлыкка кызыккан» дип әйтүчеләр күп була. Сиңа да андый сүзләр ишетергә туры килмәдеме?

Мин Ринатның байлыгына да, популяр җырчы булуына да кызыгып очраша башлаган кеше түгел. Мин аның тормышына мораль һәм финанс ягыннан иң авыр вакытында килеп кердем. Ринатның һәм минем әйләнә-тирәмдәге иң якын кешеләребез моны яхшы белә. Ә белмәгәннәр сөйләп утыралар, әйе. Сөйләсеннәр соң.

Әти-әниең, якыннарың Ринат абыйны ничек кабул иттеләр?

Башта каршы булдылар, әлбәттә. Яшь аермабыз зур булгач, әти-әниләр дә шул кеше сүзеннән куркып калдылар. Ә инде таныштырырга алып кайткач, күрештергәч, Ринат турында фикерләре үзгәрде. Ринат – хәзер аларның яраткан кияүләре (көлә).

Ринат абыйның беренче никахыннан балалары белән аралашсыңмы?

Әйе, аралашабыз. Кайвакыт эш буенча да шалтыратышырга туры килә.

Ринат абыйның ялгыш юлларда йөргән вакытлары да аз булмады. Син ул чакларда да гел аның янәшәсендә булдыңмы?

Мин Ринатның бөтен тормышын беләм. Начарын да, яхшысын да күрергә туры килде. Иң авыр вакытлары былтыр булды бит инде, беләсез – колониядә утырырга туры килде. Мин аны анда да үзем озаттым, үзем каршы алдым. Атна саен, тәмле әйберләр пешереп, очрашуларга барып йөрдем. Ул анда булганда да элемтәбез бер генә көнгә дә өзелмәде.
Инде мондый хәлләр башка кабатланмасын, барлык начарлыклар артта калсын, алда бары тик якты көннәр генә көтсен, дип телим.

Ул сине эчүен ташлау өчен дә иң зур стимул дип атады. Син әле дә Ринат абыйның бу начар гадәте белән көрәшәсеңме?

Ринатның хәзер, Аллага шөкер, начар гадәтләре бетте. Ул хәзер иҗат дөньясында кайнап яши. Аның хәтта андый әйберләрне уйларга вакыты да юк. Вакыты булса да, ул аңа кирәкми дип уйлыйм. Чөнки Ринат тормышның мәгънәсе анда булмауны аңлады. Стимул дигәндә, әйе, янәшәсендә аңлаучы кеше булу да тәэсир иткәндер. Нинди генә хәлдә булуына карамастан, мин аңа бөтен яклап терәк булырга тырыштым.
Иртән тору белән минуты-секундына хәтле язып куелган көнебез башлана. Барысына да җитешергә тырышабыз, җырлар яздырабыз, чыгышлар ясыйбыз, концертларыбыз башланып китте. Концертларга әзерлек бик көчле барды. Хәзер инде начар гадәтләре барысы да арттка калгандыр, дип уйлыйм.

Фото: © Динараның шәхси архивыннан

Холкы буенча ул нинди кеше? Ә син? Сиңа аның кайсы якларына түзәргә туры килә, ә аңа – синең кайсы сыйфатларыңа?

Ринат – бик чиста күңелле, игелекле кеше. Ул хәленнән килгәнчә кешеләргә булышырга тырыша. Характеры авыр дип әйтә алмыйм. Кызу канлылыгы бар, әлбәттә. Әмма хатын-кыз барыбер ир-атның көенәрәк тора бит инде ул. Шул очракта барысы да әйбәт була.

Үземә килгәндә, мин үзем дә кызурак кеше. Үпкәләүчәнлегем дә бар, әмма тиз кайтып төшәм.

Син бүгенге көндә аның администраторы булып эшлисең. Әлеге эшнең үз авырлыклары бардыр. Сиңа нәрсәләргә ияләшергә туры килә?

Бу – минем өчен бөтенләй яңа өлкә булса да, мин тиз өйрәнә торган кеше. Вакыт җитмәү проблемасы гына бар. Чөнки Ринат бик төгәл, җаваплы, соңга калуларны яратмый. Хәзер мин дә аның динамикасына, темпына җитешергә ияләшеп киләм.

Үзең өчен ят булган шоу-бизнес өлкәсенә килеп кердең. Башка җырчылар сине ничек кабул итәләр, кырын карашлар тойганың юкмы? Кемнәр белән аеруча якын аралашасың?

Җырчылар Ринатны бик хөрмәт итәләр. Аңа хөрмәт зур булгач, миңа да шулай ук хөрмәт белән карыйлар. Хәзерге вакытта аеруча ИлГәрәй, Римма Никитина, Вадим Захаров, Рамил Шәрәповлар белән якын аралашабыз. Башкалар белән дә яхшы мөнәсәбәтләрдә.

Син Ринат абыйның концерт программасын әзерләүдә, сценарийлар язуда да катнашасыңмы?

Әйе, үземнең фикерләремне әйтәм, төзәтмәләр кертәм. Сәхнә костюмнарын да бергәләп алдык, кыскасы, бөтен эшне бергәләп эшлибез.

Аның репертуарыннан иң яраткан җырың нинди?

Мин үскән вакытларда аның «Тукта, яңгыр» җыры бик популяр иде бит. Шулай ук мин, бик җитди җыр булса да, бала вакытымнан ук аның «Тормыш китабы» җырын да яратам. Хәзерге җырларыннан «Китмәле янымнан» дигән яңа җыры аеруча якын. Бәлки, үземә багышлап язгангадыр. Гомумән, Ринатның миңа багышланган унлап җыры бар. Әле аларның барысы да дөнья күрмәде. Аллаһы бирса, әкренләп яздырачакбыз.
«Синең белән танышканнан соң минем икенче сулышым ачылды. Син миңа этәргеч, яңа идеяләр бирәсең», – дип, үзе дә әйтеп тора. Мин әйдәкләп торучысы инде аның. Сценарийларга да төзәтмәләр кертәм, прическасын, сәхнә һәм көндәлек образларын да кайгыртам. Ринат бөтенләй башка тормыш белән яши ул хәзер. Элекке Ринат артта калды. Мин үзем дә бик шатланам аның тормышында булуыма һәм иҗатына йогынты ясавыма.
Әмма шунысын да әйтим әле. Мотивацияне ир-атка теләсә кайсы хатын-кыз бирә ала. Аны ир-атның моны күрә, тоя белүе дә бик мөһим әле. Хатын-кыз «мотивация бирәм» дип әйдәкләп, ә ир-ат барыбер үзенчә эшләп торса, хатын-кызның «булмый икән моннан» дип кул селтәве дә бар.

Ринат Рахматуллинның күтәрелеш чоры җитеп килә бугай, сиңа да шулай тоеламы? Һәрхәлдә соңгы вакытта иҗат уңышлары күзгә күренеп артты. Бу уңышта үзеңнең дә өлешең булуны сизәсеңме?

Әйе, әлбәттә. Кая гына барсак та, Ринатны барысы да мактап: «Ринат абый, үзгәрдең, алга таба да шулай дәвам ит», – дип торалар. Актив рәвештә яңа рилслар төшерәбез, трендлардан артта калмаска тырышабыз. Тамашачысы тарафыннан да, чаралар оештыручылар тарафыннан да Ринатка хәзер бөтенләй башка караш булуы тоела.
Концерт директорыбыз итеп Ильвира Хамматованы алуыбыз да Ринатның иҗатына уңай йогынты ясады. Ильвира бөтен эшне җиренә җиткереп эшли, бик төгәл. Сөйләшүләрне бик җиңел алып бара. Ринат cөенеп туя алмый нәкъ менә Ильвира булганга концерт директоры.
Аннан хатын-кыз бергәлеге дигән әйбер дә бар инде. Без кайбер әйберләрне Ильвира белән утырып сөйләшәбез дә аннан соң гына Ринатка әйтәбез. Ул миңа да, Ильвирага да бик рәхмәтле.

Ул тагын да зуррак уңышларга ирешә алыр дип уйлыйсыңмы? Ни өчен аны нәкъ менә сәхнәдә үстерергә алындың? Бизнес яки башка өлкәдә тугел? Ринат абыйның шәхси бизнесы да бар иде кебек?

Аның тагын да зуррак уңышларга ирешәчәгенә мин шикләнмим дә. Мин моның шулай булачагын төгәл беләм. Ни өчен нәкъ менә шушы өлкәдә дигәндә, чөнки Ринат мәгънәле, матур җырлар яза һәм матур җырлый. Аның «Картайма әле, әнкәй», «Тормыш китабы» җырларын гына алыйк. Бары тик күңеле чиста кешедә генә була ала андый моң, андый мәгънәле сүзләр. Начар кеше булса, ул андый тормышчан җырлар язмас иде. Әлеге җырларны тамашачы да һичшиксез ишетергә тиеш. Чөнки бүгенге заманда килде-китте җырлар болай да күп. Ринатның мәгънәле тормышчан җырларын ишеттерергә, аның талантын тагын да үстерергә кирәк.

Сез бүгенге көндә кайда яшисез?

Без Казанда яшибез.

Ринат абыйның Буадагы йорты буш торамы?

Буа районы Түбән Наратбаш авылындагы йортына да кайтып йөрибез, аны карап торабыз. Әле быел җәй көне иске сарайларны сүттек, мунчасын төзекләндердек. Аллаһы боерса, киләсе җәйгә ул сарайлар урынында ял итә торган урын ясарбыз дип планлаштырдык.

Киләчәктә бәбиләр турында уйланасызмы?

Нәрсә дип җавап бирим икән бу сорауга... Ничек була – шулай була инде.

Динара, син әлегә фотоңны бирмим диден. Үзеңне халыкка кайчан күрсәтергә җыенасың?

Мине Ринатның концертларында күрергә була инде, Гөлназ. Мин аның белән гастрольләргә йөрим бит. Теләгән кешеләрнең мине концертларга килеп күрү мөмкинлеге бар.

Рәхмәт, Динара! Сиңа да, Ринат абыйга да уңышлар телим!

Сүз уңаеннан, иртәгә, 2 октябрь көнне "Татмедиа" бинасында автор-башкаручы Ринат Рахматуллин иҗатына багышланган матбугат очрашуы була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100