news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллинның кайсы колониядә булуы билгеле

news_top
Ринат Рахматуллинның кайсы колониядә булуы билгеле
социаль челтәрләр

Ринат Рахматуллинның җәза срогын кайда үтәве билгеле булды. Җырчы Яңа елны Мамадыш (Дегетле) колония-поселениесендә каршылаган. Бу хакта «Нократ» газетасы сайты яза.

Ринат Рахматуллинның 6 айга ирегеннән мәхрүм ителүе хакында язган идек. Җырчы исерек килеш автомобиль йөртү һәм кызы Ландыш исеменә теркәлгән «Лексус» машинасында юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнә.

Суд Ринат Рахматуллинга «3 ел да 6 ай транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирергә» дигән карар чыгарды. Ринат Рахматуллин инде моңа кадәр дә юл фаҗигасе китереп чыгару аркасында машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

«Интертат»ка билгеле булганча, җырчы күңел төшенкелегенә бирелми, ирегеннән мәхрүм ителгән шартларда да иҗат итүдән туктамый. Дуслары да җырчы белән элемтәдә торалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар