Микроинсульт – Ринат Рахматуллинны ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр
15 октябрь көнне автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллинның хәле начарланып, аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар җырчыга микроинсульт булуын ачыклаган.
«Әлегә Буа хастаханәсендә тернәкләнү узам. Соңгы вакытта стресслар бик күп булды. Барысы да нервлар белән бәйле, дип аңлаттылар… Хәзер үземне әйбәт хис итәм. Тик, системаларны алып бетермичә, «чыгарабыз» дип әйтмиләр.
Хәлем өйдә начарланды, янәшәмдә абый гына иде. Ашыгыч ярдәмне ул чакыртты», – диде ул «Интертат» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.
Ринат абыйның тизрәк савыгуын теләп калабыз.