Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллиннан күңелсез хәбәр: «Мин хәзер ялгыз»

news_top_970_100
Ринат Рахматуллиннан күңелсез хәбәр: «Мин хәзер ялгыз»
"Татар-информ" архивы

Ринат Рахматуллин хатыны белән аерылышкан. Бу хакта ул «ТМТВ» телеканалында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында әйтте.

«Мин хәзер ялгыз, Буада үзем генә яшим. Гаилә белән аралар өзелгән, чөнки ике кызым да Казанда яши. Кызларым белән элемтәләрне өзмим. Олы кызым күптән кияүдә, икенче оныгыбыз туды.

Миңа алга барырга кирәк, бер җирдә туктап тора торган кеше түгел бит мин. Хәзер миңа гаилә ягын карарга, мәхәббәтне дә яңартырга кирәк. Хәзерге вакытта иҗатымны, тормышымны, күңелемне аңлаучы кешем бар. Тиздән яңа клибым чыгачак. Бу клипта барысын да яктыртачакбыз.

Балалар бу хәлне адекват кабул итте. Нишлисең инде?! Алар өчен мин һәрвакыт әти булып калам. Мин аларны язмыш кочагына ташлап китмәгән бит. Аларга һәрвакыт ярдәм итеп торам. Кечкенә кызым (17 яшь) белән күбрәк аралашам. Хәлемнән килгәнчә аңа ярдәм итеп торам», – дип сөйләде җырчы.

Җырчы ялгыз булуы турында «ТМТВ» каналы видеосында 20.15 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 ноябрь 2022
    Исемсез
    Молодец Ринат абый сезгэ унышлар телим. Яратам жырларыгызны.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100