Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин Раил Садриевның хәлен белеп кайткан

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин Раил Садриевның хәлен белеп кайткан

Җырчы Ринат Рахматуллин Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның хәлен белешеп кайткан. Бу очрашуны ул түбәндәгечә сурәтли:

«Чәршәмбе көнне дустым Раил Садриевның хәлен белергә бардым. Аралашып, хәлен белеп, аның Буа дәүләт драма театрына юл тоттым. Театр буенча экскурсия ясадылар, артистлар белән утырып сөйләштек, репетицияләрен карадым. Артистларга уңышлар теләп, дуслар, сезне Буа дәүләт драма театрына яңа тамашаларга чакырып калам».

Искәртеп үтик, 22 майда суд Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул итте. Аңа театрга йөрергә, җинаять эше буенча шаһитлар белән очрашырга, яшәү урыныннан төнлә чыгып йөрергә, интернет кулланырга, хатлар җибәрергә һәм кабул итәргә ярамаячак. Чикләү 2 июльгә кадәр дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100