news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Равил Гайнетдин: «Тормыш юлым турында бернинди ялгансыз, арттырмыйча сөйләдем»

news_top
Равил Гайнетдин: «Тормыш юлым турында бернинди ялгансыз, арттырмыйча сөйләдем»
фото: © Салават Камалетдинов

Быелгы «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестиваленең иң зур вакыйгасы Кариев театрында узды: кинофестивальнең алыштыргысыз президенты – РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдинның Казанда иҗади очрашуының өченче өлешендә үз язмышындагы катлаулы вакыйгаларны искә ала һәм хәләле Зөһрәгә мәхәббәт аңлата. Әлеге очрашуның беренче өлеше биредә, икенче өлеше – биредә.

Равил Гайнетдин:

Мин үземнең тормыш спектаклемне «Язмыш. Тәкъдир» дип атар идем. Без үзебезнең гомер юлы пьесасын Аллаһының язганы буенча язабыз. Аллаһ ничек язган – шул була. Тәкъдирдән узмыш юк.

«Мин инде 7 ел пенсиядә. Ләкин мине җибәрмиләр...»

Мин тагын шуны әйтер идем: мин - пенсиядә, мин инде 7 ел пенсиядә. Ләкин мине җибәрмиләр: «Син китмисең, син кирәк», – диләр. Бу вазифаны мин үзем алмадым. РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Халыкара мөселман форумы генераль секретаре, бу кинофестиваль булсын, башкасы булсын – мин аларны үзем алмадым. Әгәр дә Аллаһы теләмәсә, «Сиңа җитте, инде башкалар булсын», – дип әйтә икән, Аллаһ кушты – син киттең. Димәк, миңа Аллаһы мөфти вазифасын – искиткеч авыр вазифаны тартып барырга тәкъдиремдә язган. Миннән кайсы вакытта журналистлар сорыйлар: «Балаларыгызга, оныкларыгызга сезнең юлдан үтүне теләр идегезме?» – дип сорыйлар. «Мөфти булуларын теләр идегезме?» – диләр. «Теләмәс идем», – дим.

«Ә икенче яктан винтовкалар тотып чыкканнар»

Мин күргәннәр бер китапка сыймый. Минем урынбасарларым Рафик Әнвәр улы һәм Динар Равил улы биредә – алар белә: Волгоградта винтовкалар тотып мине атарга чыкканнар иде. Мәчет нигезе салу урынына бер община каршы булып килгән. Андагы җитәкчеләр: «Бара күрмәгез, аталар», – дип торалар. Ярдәмче җансакчыларым да: «Бармаска кирәк», – диләр. «Аллаһы тәкъдиремә шулай язган икән – алар кулыннан бу дөньдан китәргә икән – шулай була, барам», – дидем.

Мөхтәрәм кардәшләрем, Волгоградта яшәүче татарларыбыз мәчеткә нигез ташы салынасы урында полевой стандагы өстәл шикелле итеп такта өстәлләр, такта эскәмияләр сузганнар, татар хатыннары камыр ризыклары пешереп китергән. Ә икенче яктан каршы булучылар овчаркалар, винтовкалар тотып чыкканнар: «Мәчет төзергә бирмибез», – диләр. Мин килдем дә: «Кадерле туганнарым, сез нигә каршы киләсез? Без бөтенебез дә бер дәүләттә яшибез. Без бергә укыйбыз, бергә эшлибез, катнаш гаиләләр корабыз», – дидем. Алар белән сөйләшә-сөйләшә, өстәлнең ике ягына утырып бергәләшеп чәй эчтек, безне матур итеп озатып калдылар. Мондый хәлләр дә була – бу да тәкъдир.

Бервакыт: «Сезгә һөҗүм булырга мөмкин, сезне саклап йөртерләр», – диделәр. Янәсе, ике кеше минем белән мәчеткә килә, идарәгә килә, өйгә озата. «Сезнең автоматчиклар минем белән мәчеткә керә алмый, Аллаһының тәкъдире шулай икән – шулай була, мине автоматлар белән саклап йөрүгә риза түгел», – дидем. Мин, өйгә кайткач, Зөһрә белән кибетләргә чыгам, без ризыкларын кибетләрдән үзебез алабыз, Зөһрә миңа яраклы, миңа туры килә торган ашларны үзе әзерли. Без гади бер гаилә булып яшибез. Бөтен әйткәнем шул – тәкъдир! Тәкъдирдән узмыш юк. Бу безнең сценарий, бу безнең пьеса, Аллаһының тәкъдире буенча үзебез язабыз.

«Үләм дип ятканда, Зөһрә миңа уколын ясый, авызыма кирәкле даруларны сала»

Раббыбыз барыбызга да саулык-сәламәтлек, тынычлык, иминлек, муллык-уңлык, хәерле бәрәкәт бирсен, бәла-казадан, көтелмәгән афәтләрдән Аллаһ үзе сакласын. Үзебез дә, балаларыбыз да, оныкларыбыз да бәхетле булсыннар, тәүфыйклы булсыннар. Без дөньядан киткәч, алар безгә догачы булсыннар.

Без Шәлегә кайткан вакытта безне Шәле имамы каршылый, әти-әни, әби-бабайларның каберләре янына киләбез, Коръән укыйбыз. Анда әти-әниләребез, туганнарыбыз, СВОдан кайткан хәрби мәрхүмнәребез-шәһидләребез ята, аларның барысына да: «Коръән Кәримнең әҗер-саваплары насыйп булсын, Аллаһыбыз алардан разый булсын, үзенең җәннәтләрен насыйп кылсын», – дип догалар кылабыз. Безгә дә дога кылучылар булсын дип сорыйбыз.

Театральныйда безнең белән укыган Фаягөлнең хәләле Әнвәр үлеп китте дә, Фаягөл безгә елап шалтырата: «Зөһрә белән икегез тигез гомер итегез, тигезлегеңне югалтсаң, авыр икән», – ди. Аллаһы Тәгалә тигезлегеңнән аермасын, олыгайгач тигезлекнең кадерен беләсең икән. Мин хәләлем Зөһрәгә Аллаһ сәламәтлекне биреп, минем бәхетемә озак яшәсен дип әйтәсем килә. Чөнки минем белән былтыр Бразилиягә барып җитте – 15 сәгать анда очтык, 15 сәгать кире Дубайга очтык, Дубайдан тагын 6 сәгать Мәскәүгә очтык. Зур сәфәргә килеп, кунакханәгә урнашкач, минем белән килгән делегация ашарга китте, минем кан басымы күтәрелгән, үләм дип ятам, Зөһрә миңа уколын ясый, авызыма кирәкле даруларны сала. «Бар, Зөһрә, ашап кил, аннары, бераз рәтләнгәч, мине ашатырсың», – дим.

Минем 40-50 яшьләремдә гипертоник кризис була иде. Мин хәлсез ятканда Зөһрәнең артыма укол китереп кадаган вакытлар бар... Ничек гомер буе сиңа хәләл булган хатынны яратмыйсың?! Ничек аңа шөкер итмисең дә, Аллаһы Тәгалә минем бәхетемә биргән дип дога кылмыйсың! Бер-берегезне яратыгыз! Бер-берегезнең кадерен белегез! Бер-берегез белән тигез гомер итегез! Раббыбыз бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле булуын насыйп әйләсен!

Минем Зөһрәм театрда актриса булып эшләмәде, ул минем мәдрәсәгә китү карарыма карата: «Аллаһы шулай иткән икән, мин Аллаһ сүзенә каршы бара алмыйм», – диде. Яшьләр, шуны белегез: Аллаһның тәкъдиренә каршы бармаган ханым – Зөһрә. Шулай булырга кирәк! Бу гомер юлыбызда Аллаһның тәкъдиргә язганын үтәбез. Зөһрә беркайчан ди сәхнәдә булмавына үкенмәде. Чөнки ул театральныйга кергәндә аңа «кермә» дигәч, ул: «Мин актриса түгел, театровед булам», – дигән. Сүзендә торды – ЛГИТМиКка барып, театр белгечлегенә керде.

Мин: «Бохарага китәм», – дигәч, 4 бүлмәле фатирны ташлап, такта да җәелмәгән җир идәндә яшәргә минем белән бергә Бохарага китте. Идәнебез җир, идәнебез таш иде – шуңа линелеум, покрываллар җәеп яшәдек, Зөһрә кухняда ашарга әзерләгәндә, тузбаш еланнар карап тора иде. Бар уңайлыклары булган фатирын ташлап, шундый шартларда яшәде, шуңа риза булды. 35 градуслы эсседә миңа имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итте. Елына ничә тапкыр, чемоданнар белән, балаларны күтәреп йөргән кешеләр без. Җиңел булмады гомер юлыбыз.

Хәтта Мәскәүне ташлап бөтенләйгә Финляндиягә күчеп китәргә ниятләгән вакытыбыз да булды. Мине анда сауналы фатирлар белән көтеп, фин маркалары белән хезмәт хакы түлибез, килегез дип торалар иде. Китмәдек без: «Халкыбызны яратабыз, ватыныбызны яратыбыз, ничек итеп үз мөселманнарымны ташлап китим?! Шундый авыр вакытта калдырып китсәм, алар нәрсә әйтер?!» – дидем. Аллаһка шөкер, эшләдек, бүгенге көндәге дәрәҗәгә җиттек.

«Кызганыч, Мәскәүдә татарча вәгазьне аз сөйлибез»

Кызганыч, Мәскәүдә татарча вәгазьне аз сөйлибез, кыска сөйлибез, рус теленә күчәбез, гарәп телендә әйтәбез. Ләкин безнең залда күп телдә сөйләшүчеләр, хәтта Әфганстаннар да беренче рәттә утыралар – без барысына да хезмәт итәбез, җәмәгать.

Үземнең тормыш юлым турында бернинди ялгансыз, арттырмыйча сөйләдем, мактану кебек ишетелгән сүзләрне мактану дип кабул итмәвегезне сорыйм, болар һич мактану түгел, бу – сөенү. Без - Россия мөселманнары, Россия мөселманнарын мин – Татарстан егете, Шәле авылында туып үскән егет күрсәтә. «Үзебезнең татар бит, үзебезнең егет бит, милләтне яраткан, тарихыбызны яраткан, телне яраткан, мәдәниятебезне яраткан, җыр сәнгатебезне яраткан кешебез», – дисеннәр. Таныйлар, хөрмәт итәләр – мин моның белән чиксез горурланам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар