Равил Гайнетдин: «Кызлар сокланырлык идем. Зөһрә мине тикмәгә генә сайламаган...»
Равил Гайнетдинның Казандагы иҗади очрашуының икенче кисәге
Быелгы «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестиваленең иң зур вакыйгасы Кариев театрында узды: кинофестивальнең алыштыргысыз президенты - РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Казанда иҗади очрашу оештырды. Әлеге очрашуның бер өлеше биредә.
Равил Гайнетдин чыгышының дәвамын – театр турындагы өлешен тәкъдим итәбез.
Равил Гайнетдин:
Дөньяның дини лидерлары саммитында, дини эшлекләренең халыкара конференцияләрендә катнашканда, моннан ике тапкыр зуррак залда очрашу оештырып, шуларга чыгыш ясаганым бар, ләкин мине белгән кешеләр белән моңарчы болай туганнарча күрешкәнем юк иде. Бу – иҗат әһелләре белән беренче очрашу. Мин бүген сезнең алда мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин буларак чыгыш ясыйм.
«Мин ана телемне һәм татар әдәбиятын сөям»
Балачакта әтием Исмәгыйль кичләрен безгә бик калын «Татар халык әкиятләре»н кычкырып укый иде: «Гөлчәчәк», «Убырлы карчык» әкиятләрен тыңлап үстем. Быел Мәскәүдә Татарстан көннәре ачылганда Татарстан китап нәшриятыннан да килгәннәр иде, алардан да «Татар халык әкиятләре» китабы турында сораштым.
1 нче класста Шәле мәктәбе китапханәсеннән алган беренче китапны хәтерлим – Шәүкәт Галиевның шигырьләре иде ул. Әдәбиятка шулар аша кердем: татар әдәбиятыннан «5»легә генә укый идем, татар теленнән диктант-иншаларны «5»легә яза идем. Мин татар әдәбиятын, ана телемне сөям.
«...самба, румба, вальсларны, чачаларны бик яхшы биегәнбез икән»
Гомер шулкадәр күп узган. 1978 елда Казан театр училищесын «Татар драма театры актеры» белгечлеге белән кызыл дипломга тәмамлаган вакытларымны хәтерлим. Без шулкадәр мәшһүр укытучыларда укыганбыз! Тел осталары! Сәнгать осталары! Яңакка чалтыратып җибәрергә, өстәлләр аркылы егылырга өйрәткән сәхнә хәрәкәте укытучылары! Борис Петрович Чирков дигән укытучы Зөһрә белән икебезгә: «Новосибирскида заманча бию ансамбле оештырам, сезне солистлар итеп алып китәм», – дигән иде. Чөнки без самба, румба, вальсларны, чачаларны бик яхшы биегәнбез икән. Марсель Хәкимович безне: «Калын журналлар укыгыз! «Казан утлары»н укыгыз, «Советский экран»ны укыгыз», – дип өйрәтте. Без укырга да, эшләргә дә, үзебезне тота белергә дә өйрәндек. Асия апа Хәйруллина: «Аркагызны туры тотыгыз – сез сәхнә йолдызлары булачаксыз! Сезгә «Я кто!» дип әйтергә кирәк», дип әйтә иде.
«Мәскәүгә гастрольләргә килгән татар театрларын ярдәмсез калдырмыйбыз»
Мин боларны күзегезгә карап сөйлим – бер ялган сөйләмим. Ялган – Аллаһ каршында гөнаһ. Алдау – гөнаһ. Мин гомер буе гадел булырга, мөмкин кадәр шәфкатьле булырга, ярдәмчел булырга тырыштым. Татарстаннан, Башкортстаннан, Оренбургтан театрлар килгәндә «Ярдәм итегез!» – дип язалар - ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Мәскәүдә гастрольләрен оештырырга ярдәм сорап Тинчурин театры язган икән әле – «Ярдәмсез калдырмыйбыз», дидем.
«Театральныйда укып мин күзләрне күрергә өйрәндем»
Аллаһ минем тәкъдиремә «Башта театральныйга кер, син театр мәктәбендә белем алгач, ул сиңа минем динемә хезмәт иткән вакытта кирәк булачак», – дип язган, мөхтәрәм кардәшләрем. Миңа театр белемен биргән өчен Раббыма мең шөкерләремне әйтәмен. Чөнки мин анда күзләрне күрергә өйрәндем, залның тынын тоярга өйрәндем. Мәскәү югары ислам көллиятендә имамнарны укытканда: «Залны тоегыз», – ди идем, «Сез мөнбәрдә басып торасыз, халык соңгы рәттән дә синең пышылдап әйткәнеңне дә ишетергә тиеш», дип өйрәттем.
«Хәзер минем вәгазьләремә 250 мең кеше килә»
Мин Мәскәүдә эшли башлаганда безнең залда 3000 кеше була иде. Хәзер минем вәгазьләремә 250 мең кеше килә - 250 мең кеше бер мәчеткә җыела. Минем телевизион трансляцияләремне миллионнар карый. Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан – кая гына барсам да, дини идарәләрнең мөфтиләре, андагы хөкүмәт җитәкчеләре: «Вы не только муфтий России, вы наш муфтий», – диләр. Алар Мәскәү сүзен тыңлыйлар. Анда интервьюлар алганда да: «Сездән ишетәсебез килә», диләр. Россия мөселманнарының сүзе югары! Россия мөселманнарының сүзен бөтен дөньяда көтәләр! Аллаһка шөкер, быел Катарның әмире мине Рамазан аенда бергә авыз ачарга чакырды, чит илдән килгән кунаклар арасында, бөтен Хөкүмәте арасында намаз укыганнан соң мине түгәрәк өстәле янында уң кулына, Ислам галимнәре шурасы рәисен сул кулына утыртты. Россиядән килгән мөфтине Катар әмиренең үз янына утыртуын, бергә авыз ачуларын бөтен зал шаккатып карап торды. Аннан алда бер ел элек «Ел кешесе» итеп, Берләшкән гарәп әмирлекләрендә Коръән премиясен миңа шул дәүләтне төзүче кешенең улы тапшырды. Әмирлекләр президенты өенә чакырды – әфлисуннар үскән бакчасында бергә фотоларга төштек. Бу безнең Россия мөселманнарының абруен күрсәтә – мин боларны шуңа сөйлим. Бу - Россия мөселманнарының даны!
«Сезне атабыз шикелле күрәбез», дигәннән дә кадерле сүз ишетергә мөмкинме?!
Аллаһ миңа шуны насыйп иткән: халыкка мөрәҗәгать итәргә, халыкка вәгазь сөйләргә, мәчетләр-мәдрәсәләр төзергә, Болгар Ислам академиясен төзергә һәм, әлбәттә, кадрлар әзерләргә. Минем тышкы эшләр буенча урынбасарым Рушан хәзрәт Аббасов миңа 7 яшьлек бала булып килде. Мин кечкенә мәчетебездә балаларны да, фәннәр докторларын да укыттым. «Бу таяк – әлиф», дип укыта идем, «Кулыбызны юабыз, авызыбызны өч тапкыр чайкыйбыз», – дип тәһарәт алырга өйрәттем. Советлар вакытында мәдрәсә ачарга рөхсәт бирелмәгән вакытта да дәрес бирдем: комган тотарга өйрәттем... вәгазь белән тәрбияләдем. Имам мөнбәрдә торганда сүзе халыкка барып җитәме, аны тыңлыйлармы, ишетәләрме, аңлыйлармы, сүзең аларга кирәклеме, яки кайчан бетерер инде бу дип утыралармы – син күрергә тиеш. Мин үз укучыларымны шулай әзерләдем. Студентларым – минем горурлыгым.
Безнең милләттә Ислам интеллектуаллары булырга тиешле, милләтебездә Исламны иң яхшы яктан күрсәтерлек кадрлар булырга тиешле. Миңа боларны өйрәтергә театр буенча белем алуым ярдәм итә. «Сез – имам, имам ул – алда торучы, сезнең артта меңләгән кеше, сез аларга үрнәк булырга тиешле», – дип өйрәттем. Мин аларга үрнәк булдым, остаз булдым, аталары булдым. Алардан: «Сезне атабыз шикелле күрәбез», дигәннән дә кадерле сүз ишетергә мөмкинме?! Моның белән ничек горурланмыйсың?! «Сез чит илләрдә Россия мөселманнарын тәкъдим итәсез, сез Россия мөселманнары вәкиле булып торасыз, сез үзегезне тота белергә, сез киенә белергә, сез кигән киемегезне йөртә белергә тиеш. Сез исерек кеше кебек салынган киемнәр белән йөрисез икән, сез мөселманнарның матурлыгын, нурын югалтасыз. Исламны матур итеп, нурлы итеп күрсәтегез», дип өйрәтәм мин яшьләрне.
Бу артистларны ничек онытыйм?!
Мин - 1976 елда татар театрының 70 еллыгы юбилеен күргән кеше, театрның корифейларын күргән кеше. Без Фатыйма Ильскаяны озаткан кешеләр. Без Шәүкәт Биктимеров, Һидаят Солтановлар, Габдулла Шамуков, Фоат Халитовлар белән бергә эшләдек – алар бит безнең остазлар. Мин 1975-1978 елларда Камал театрында эшләгән кеше. Камал театры белән бер ай Уфа шәһәрендә гастрольләрдә булдым. Ринат абый Таҗетдиновны, Рәшидә апа Җиһаншинаны, Вера апа Минкинаны яхшы беләм. Вера апа белән Финляндиядә күрештек, алар спектакль алып килгәннәр иде. Шунда Вера апа миңа әйтә: «Равил, җаным, мин бит ислам динендә, мәчеткә йөрим, намаз укырга өйрәндем», – ди. Бу артистларны ничек онытыйм?!
Мин бит Казанда Шәхсәнәм Әсфәндиярованың фатирында яшәгән кеше. 1976 елда Үзбәкстаннан Хәмзә театры йолдызы, СССРның халык артисты Сара Ишантураева килде: «Мөкәррәмә Әсфәндиярова бездә «Хәмзә» үзбәк театры оештырылгач беренче актриса булды. Без ул башлаган театрда үскән кеше», – дип сөйләде. Без Зөһрә белән шушы Мөкәррәмә ханымны Шәледәге туебызда кунак иткән кешеләр. Мөкәррәмә – Шәхсәнәм Әсфәндиярованың әнисе. Ә аның кызы Җәмилә Әсфәндиярованы 7 яшьлек бала вакытында 1 нче класска илткән кешеләр без. Җәмилә хәзер Татарстанның халык артисткасы.
Мин бүген Хәким абый Сәлимҗановны, Асия апа Хәйруллиналарны сагынып искә алам. Безнең өлкән буыныбыз мәдрәсәдән чыккан кешеләр иде. Хәким абый Сәлимҗановтан «Кисекбаш»ны сөйләтер идем. Асия апаның ире - профессор Халит Кумысников. Халит Лотфулловичның туганнары миңа сафьян тышлы Коръәни Кәримне гаиләләреннән бүләк иттеләр – мин аны Мәскәү мәчетенең Ислам музеенда саклыйм. Асия апа, мин Бохарага укырга киткәч бик сөенде, кайткан саен тәмле ашлар пешереп көтеп тора иде – Коръән укырга чакыра иде, рәхәтләнеп сөйләшә идек. Монда әйткән һәр сүзебез аларга дога булсын, я Рабби. Ә Хәким абый безнең аудиториягә кергәч Зөһрәгә: «Зәһрә» дип дәшә иде. Зәһрә – чәчәк дигән сүз, роза чәчәге мәгънәсе килә. Ә Зөһрә рус мәктәбе бетергән, татар телендә акценты бар иде. Хәким абый аны «һөде-һөт» дип өйрәтә иде.
«Хәзер татар артистлары бик модалы итеп шәһәрчә сөйләшмәкче»
Бүгенге көндә, ни кызганыч, күп артистлар «һава» дип әйтми, «хава» ди. «На халяву» дигән шикелле әйтә. Хәзер татар артистлары бик модалы итеп шәһәрчә сөйләшмәкче: «йөгердем» урынына «йигердем» ди. Безне сәхнә телен тоярга өйрәттеләр – ул безнең ана телебез!
Булачак артистларны укытучылар – Илгиз әфәнде (Зәйниев), Ренат әфәнде (Әюпов), укучыларыгызда татар теленә мәхәббәт уятыгыз!
Марсель Сәлимҗановның соңгы көннәрендә без аңа кымыз эчү мөмкинчелеге тудырдык
Марсель Сәлимҗановның соңгы көннәрен искә алмыйча мөмкин түгел. Хатыны Гөлнар ханым һәм аның игезәге Гәүһәр ханым Марсель Хәкимовичны Мәскәүгә Боткин больницасына алып килделәр. Марсель Хәкимовичның мине күрәсе килгән. Миңа шалтыраттылар: «Кил, Равил, аның сине күрәсе килә», – диләр. Мин килдем. Нечкәлекләре белән сөйләгәнгә гафу итегез: ул простыня белән генә капланып эчке киемнәрсез ята. Марсель Хәкимовичның хәле авыр – бер ай Казанда дәвалап караганнар да, Мәскәүгә китергәннәр. Шул вакытта врачларның консилиумы бара иде – профессорлар аңа тагын нинди дәва биреп буласын киңәшәләр иде. Миңа: «Равил, Марсель абыеңның кымыз эчәсе килә – кымыз таба алмыйсыңмы?» – диләр. Ул вакытта аны Мәскәүдә табуы авыр иде. Ләкин без аны бер кибеттән таба алдык, китердек. Марсель абыйның соңгы көннәрендә без аңа кымыз эчү мөмкинчелеге тудырдык. Марсель абый – иҗат кешесе, шунда да театр турында сөйли, гастрольләре турында, аларны төрле регионнарда көтеп торулары турында, яңа спектакль әзерләүләре турында сөйли. Үлем түшәгендә ятканда да театр белән яшәде! Соңгы сулышында да шуны сөйләде! Миңа Гәүһәр ханым: «Равил, Марсель бит әйтә: «Мин Равилгә герой-любовник ролен бирәм», ди. Мин бит кызлар сокланырлык кеше идем. Зөһрә мине курсташлар арасыннан тикмәгә генә сайлап алмаган...
Марсель абыйны дога кылып искә алабыз. Студентларга да әйтәм: остазларыгызны яратыгыз! Остазларыгызны кадерләгез! Укытучыларыгызга иярегез! Алар әйткәнне тыңлагыз! Мөмкин кадәр белем алырга тырышыгыз! Дәрестән соң да белемегезне арттырырга өйрәнегез!
Мин тагын да шуны әйтер идем – бер башлангыч та Аллаһыны теләге булмаса, башланмый. Бүгенге театр көллиятендә белем алучыларга шуны әйтер идем - язмышыгыз театр белеме алырга китергән икән, үзеңнең телеңә, үзеңнең мәдәниятеңә, үзеңнең сәнгатеңә тугрылыклы фидакарь хезмәт итәргә кирәк. Шуның өчен тырышып укыгыз! Файдалы гыйлем алыгыз!
(Дәвамы бар)
