Равил Гайнетдин: «Әни мине идәндә, аркасы белән мичкә сөялгән килеш дөньяга китергән»
Тарихи вакыйга: «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивалендә аның президенты - РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Казанда иҗади очрашу оештырды. Очрашу Кариев театры бинасында узды, чөнки, беренчедән, Кариев – татар театрының атасы, ә Равил Гайнетдин, белгәнегезчә, беренче профессиясе буенча актер; икенчедән, Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов белән Равил Гайнетдин якын туганнар – бу факт та Равил Гайнетдинны нәкъ менә шушы театрны сайларга этәргәндер. Залда артистлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, шулай ук, «Апуш» шәкертләре дә бар иде.

Берничә өлешкә бүленгән язмаларда ике сәгатькә сузылган кызыклы, затлы очрашуның кайбер эпизодларын бирәбез.
Равил Гайнетдин:
Казанда «Алтын мөнбәр» кинофестивале ачылды. Мин аның инициаторы һәм 22 ел буе Президенты буларак, шушы эшне алып барабыз. Бу фестиваль контенгентларны берләштерә, төрле мәдәниятләрне, цивилизацияләрне берләштерә, халыкларны якынайта, дуслыгын ныгыта. Мин фестивалебез белән горурланам: Президенты булып мөфти торган башка андый фестиваль юк! Дин әһеле кино сәнгатен пропагандалый дип мине тәнкыйть тә иттеләр. Ләкин мин белдем, аңладым – ул безгә кирәк! Әдәп-әхлакны, гуманистик идеяләрне төрле юллар белән таратырга кирәк – мөнбәр аша, вәгазь аша мәгърифәт тарату, әлбәттә, дин әһелләренең вазыйфасы. Ләкин бу вазыйфа сәнгать өлкәсендә дә бар. Җаваплылыкның сездә дә, бездә – дин әһелләрендә дә булуын бик яхшы аңлыйбыз: без халыкны тәрбияләүче.
«Марсель Сәлимҗанов тагын бер сорау бирде – анысын соңрак әйтәчәкмен»
Мин Аллаһыга шулкадәр шөкрана кылам – мине Казан театр училищесына Марсель Сәлимҗанов курсына китерде. Мин аудиториягә кергәч, кабинетта комиссия һәм аның үзәгендә Марсель Хәкимович утыра иде. Янында – Асия Хәйруллина, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, башка танылган шәхесләр. Миңа Марсель Сәлимҗанов җырларга куша. Мин «Чулпан» җырын җырладым. Җырлагач, авторларын сорый. Мин – авылдан килгән бала авторларын белмим. «Җырны Илһам Шакиров җырлаганнан отып өйрәндем», – дим, самими күңелдән, алдамыйча әйттем. «Ничек өйрәндең?» – ди. «Радиодан тыңлап өйрәндем», – дим. Бу бит яшь егетнең ишетү сәләте барлыгын күрсәтә: радио аша сүзләрен һәм көен отып калып, җырлап бирә алган икән – бу егетнең плюсы бар. Җырлап чыкканнан соң Марсель Сәлимҗанов тагын бер сорау бирде – анысын соңрак әйтәчәкмен…

«Без – бу җирлектә танылган Исмәгыйль бай нәселеннән»
Балачакта мин бик тәртипле, пөхтә, әдәпле бала идем, әни бәйләгән йон носки өстеннән галош киеп, язгы пычракта ак носкины пычратмаган бала идем.
...Аңлыйсыздыр: дин белән көрәшкән елларда... мәчет ябылган... Коръән өйләрдә укыла... Мулла бабай - авылда мулла вазифасын башкаручы кеше - дини мәҗлесләргә дә йөри һәм безгә Аллаһ юлын аңлата иде. Өйдә авыз ачтырганда азан яңгыраган вакытта илаһи моң килүе хәтергә сеңеп калган. Без шулай дини тәрбияне дә күреп үскәнбез. Шәленең өч очында җомга намазы укыла иде – намазга ир-атлар кешеләрнең өйләренә җыела иде.
Бабам да, әтием дә мулла булмаган, без – бу җирлектә танылган Исмәгыйль бай нәселеннән. Минем туганым Ренат Мирзахәсән улы Әюпов – бу театрның баш режиссеры. Горурланам мин Ренат туганым белән! Аның театр буенча укырга кергәнен дә, Мәскәүгә укырга киткәнен дә белмәдем, Казанга кайтып эшли башлагач кына ишеттем. Чөнки ул вакытларда мин үзем зур юлда, зур хезмәттә идем.
«Бабайны Англия шпионы дип утыртканнар»
Шул Исмәгыйль байның улы Габделәхәт Исмәгыйлев репрессиягә эләккән: 1930-1935 елларда утыртканнар... Англия шпионы буларак... Шәле авылыннан Англиягә хезмәт иткән, янәсе... 1935 елда алты баласы белән Красноярск краена тайгага җибәргәннәр – аларга 15 км диаметрдан чыкмаска кушылган – шунда землянкада яшәгәннәр. Бабай белән әби алтын приискасында эшләгән. Исмәгыйль бай улы булгач, бабай эшли торган кеше булган – алтын тапкан, акча табып паспортлар сатып алган да, туган якларына кайткан. Башта гаиләсен Богородское дигән рус авылына алып кайткан, ә 1940 елда җир алып, өй алып гаиләсен авылга кайтарган. 1941 елда сугыш башланып, Сталинградны саклаганда батырларча һәлак булган. Аллыһның рәхмәтендә булсын!

«Ике мәртәбә кендеге киселгән кеше ике төрле белем ала икән»
Бабайның җирендә 1959 елда мин дөньяга килгәнмен. Больницада түгел, әни мине идәндә, аркасы белән мичкә сөялгән килеш, өйдә дөньяга китергән. Хәдичә әби – минем кендек әбием иде. Минем кендегемне беренче кат ул кереп кискән, аннан соң медпункттан медсестра килеп: «Дөрес кисмәгәнсең, зур итеп калдыргансың», – дип икенче мәртәбә кендегемне кискән. Минем тәкъдирем шулай булган – ике мәртәбә кендеге киселгән кеше ике төрле белем ала икән.
Беренчесендә мин Марсель Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина һәм башка остазларыбызның укучысы булсам, Аллаһ тәкъдирендә язган шушы театральныйга килгәч, гомерең буена синең тормыш хәләлең булыр, ярдәмчең булыр, синең белән авырлыкларыңны күтәрешүче булыр, таяныч булыр, балаларыңа ана булыр, оныкларыңа әби булыр дип, Аллаһ мине анда Зөһрә белән очраштырды. Аллаһ безне укыган вакытта кавыштырды һәм безнең балабыз туды. Адилә кызыбыз бүген Мәскәү дәүләт университетында доцент, гарәп теле укыта, гарәп теле һәи Ислам белгече буларак, Европа Ислам белгечләре ассоциациясе әгъзасы. Неаполь, Лейпциг, Берлин, Париж булсын – шул илләрдәге конференцияләрдә инглиз, гарәп телләрендә докладларын ясый алырлык кызыбыз бар. Исеме дә җисеменә туры килә – шулкадәр гадел. Адиләнең өч улы бар. Икенче кызыбыз Динәдән ике улыбыз һәм бер кызыбыз бар. Динә кызыбыз төрек теле филологиясендә укыды.

Мин телевидениедә чыгарылыш режиссеры булып эшләдем – ышанычлы булганмын. Әле нинди идеологияле вакытта бит! Ул вакытта «Казанская студия Гостелерадиокомпания СССР» дип атала – алар контроле астында идек. Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының режиссура факультетына укырга кергәч, мин Татарстан җирлегеннән режиссура факультетына кергән бердәнбер кеше идем, миңа кадәр барып имтихан тотып караучылар булган, беркем керә алмаган, Аллаһы миңа насыйп иткән. Зөһрә белән бардык – ул шунда ук театр белгеченә укырга керде.
«...мәчет подвалында укыта иде»
Ләкин Аллаһы Равил балага телевидениедә, театрда эшләргә кирәкми дип әйткән икән... Бу бит 1979 ел – дин белән көрәшү бара. «Безнең динне дәвам итүче, динне өйрәтүче, дингә хезмәт итүче юк, син Аллаһының диненә хезмәт ит», дип әйтән Аллаһ – минем күңелгә шуны салган. Мин гарәп теле әлифбасын укырга өйрәнә, Мәрҗани мәчетенә йөри башладым. Ләкин мин комсомол – бу тиешле органнарга җиткән, ничек инде телевидениедә эшләгән, анда режиссер вазыйфасын башкарган егет Мәрҗани мәчетенә намазга йөри?! Имам миңа Нурислам исемле абыйны билгеләде – ул мәчет подвалында укыта иде. Аннары Уфа шәһәрендәге Диния нәзарәтенә укырга керергә теләвемне әйтеп гариза яздым. Мин бит Шәледә дә дин укымаган, әти дә дин юлында булган кеше түгел, Казанда да театр сәнгатен өйрәндем.

Марсель Сәлимҗановның соравы һәм Равил Гайнетдинның җавабы
Марсель Сәлимҗанов кабул итү имтиханында миннән: «Театрның атасы кем?» – дип сорады. Мин ике дә уйлап тормадым, белгәнемне әйттем: «Театрның атасы Марсель Хәкимович», – дидем. Барысы да көлделәр. Мин аның Габдулла Кариев икәнен кайдан белим?..»
(Дәвамы бар)