Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рассада нечкә булып озынлыкка үсеп утырмасын өчен нишләргә?

Бал белән ашлама сипсәң, үсентеләр юан һәм кыска була.

news_top_970_100
Рассада нечкә булып озынлыкка үсеп утырмасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Рассада озын булып үсмәсен, сабагы калынайсын өчен нишләргә? Бу хакта киңәшләр сайтында яздылар. Юан һәм кыска рассада яхшы уңыш китерә.

Яшь рассада юан булсын өчен, орлыклар шытып чыккач, бер атнадан аларга бал белән ашлама сибәргә кирәк.

Балда витаминнар күп була. Аны үсемлекләр бик яхшы үзләштерә. Бал составындагы фруктоза һәм глюкоза энергия чыганагы була.

1 литр җылы суда 1 бал кашыгы балны эретегез. Бу ашламаны рассадага өйдә үскәндә 3-4 тапкыр сибәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100