Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидор рассадасы вакытыннан алда чәчәк атмасын өчен нишләргә?

Рассаданы бакчага чыгарырга ике ай калгач утырту хәерле.

news_top_970_100
Помидор рассадасы вакытыннан алда чәчәк атмасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Помидор рассадасы күчереп утырткач кына чәчәк атса, әйбәт була. Рассадасы бакчага чыгарып утыртканчы чәчәк атса, үсенте бик күп көчен югалта, яңа урында үсеп китү авыр була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Тәрәзә төбендә уңыш җыярга җыенмасагыз, иртә аткан чәчәкләрне өзеп атыгыз.

Беренчедән, рассада утыртырга ашыкмагыз. Нормаль срок — бакчага чыгарырга 2 ай калгач утырту.

Икенчедән, кояшта торган очракта үсентенең яфраклары арта, чәчәкне дә иртә ата башлый. Күләгәдә үскән рассаданың тамыр системасы яхшы булып үсә.

Өченчедән, температура режимын сакларга кирәк.

22-25 градуста чәчәк ату куркынычы барлыкка килсә, рассаданы салкынча урынга күчереп куегыз. Ләкин көндез 16-18 градустан да, төнлә 13-15 градустан да салкын булмасын.

Рассадасы үсешен тоткарлый торган препаратлар да сибәргә була, тик күпләр моны кулай күрми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100