Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гыйнварда нинди рассада утыртырга өлгерергә кирәк?

Баллы борыч, баклажан, помидор, чәчәкләр утыртыр вакыт җитте.

news_top_970_100
Гыйнварда нинди рассада утыртырга өлгерергә кирәк?
https://pixabay.com

Бакча яшелчәләренең яхшы үсүе һәм уңыш бирүе рассаданы утырту вакытына бәйле. Кайбер үсемлекләрне гыйнварда ук утырта башлыйлар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Баллы борычның вегетация чоры бик озын — 110-140 көн. Шуңа күрә баллы борыч вакытында уңыш бирсен өчен, аның рассадасын гыйнвар-февральдә утыртырга кирәк.

Борычка 12 сәгать якты булу һәм 25 градус җылылык тору таләп ителә.

Баклажан җылы ярата. Аның рассадасын да гыйнварда утыртырга кирәк. Аңа суны дөрес сибәргә, яктылык булырга һәм 23-25 градус җылы тәэмин ителергә тиеш.

Помидорның соң өлгерә торган сортларын елның беренче аенда утырталар.

Шулай ук кайсыбер чәчәкләрне дә гыйнварда ук утырту кирәк. Бу очракта алар җәй башына матур итеп чәчәк ата башлый. Бу — бегония, петуния, эустомау, төрек канәфере.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100