Рассада савытындагы күгәрек гөмбәсеннән ничек котылырга?
Корица күгәрек гөмбәсенә каршы табигый чара булып санала.
Яз көне бакчачылар кечкенә контейнерларга орлык чәчеп, рассада үстерергә керешә. Тик үсемлек савытлары кырыйларына күгәрек — сапрофит гөмбәсе чыга башлый. Шуннан котылу киңәшен «Челнинские известия» сайты яза.
Гөмбә чыгу үсемлек савытына яктылык җитми, һава алмашы начар дигән сүз.
Күгәрекне бетерү өчен, туфракның өске катламын алып ташларга кирәк. Аннары корица сибәргә була. Корица — табигый фунгицид, гөмбәләргә каршы чара булып санала.
Савытларны кояшлы урынга куегыз, туфрак кипкәнче, берничә көн су сипми торыгыз.