Рәисне 8 Мартта туйга чакыру, бай күрше вә тук тавыклар: авыл эшмәкәрләре янә Казанда
Бүген XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. 800 делегат «Корстон»да җыелды. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Интертат» та булды. (Текст азагында – иң кызыклы тәкъдим).
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында узган «Татар базары» күргәзмәсе белән танышты. «Корстон» үзәгендә Татарстан Рәисен Пермь өлкәсе Барда районы татарлары каршылады. Пермь өлкәсе быел Бөтенроссия авыл Сабан туен уздырачак, шуңа да алар махсус зур делегация белән килде.
«Татарстандагы күпмилләтле халыкның һәм республикадан читтә яшәүче татарларның берләшүе илебезне ныграк итә. Съездда катнашучыларның барысына да рәхмәт!» – дип язган Татарстан Рәисе телеграм-каналында.
Утырышны Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде. Ул Россиянең 44 төбәгеннән, 5 чит илдән 18-79 яшьлек эшмәкәрләр җыелуын искәртте. Былтыр җыенга 500 кеше җыелган иде, ә быел – 800 делегат. Чыгыш ясарга теләк белдерүчеләр күп булганга, утырыш 2 өлештән торды.
Җыен Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергәлектә уза.
«Балаларны яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтмәсәк, яманлыкка өйрәтүчеләр табыла»
Беренче булып трибуна артына Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Яр-Түбә авылы башлыгы Фаил Бердиев күтәрелде. Былтыр Бөтенроссия авыл Сабан туе Әстерханда узган иде. Фаил Бердиев Татарстан Рәисенә рәхмәт сүзләрен әйтте.
«Сезнең ярдәм булмаса, шундый зур бәйрәмнәр оештыра алмас идек. Татарстан безне ярдәмсез калдырмый. Олыларны да, яшьләрне дә онытмыйсыз. Башка милли иҗтимагый оешмалар безгә ак көнләшү белән карый. «Татарстан булу – зур бәхетегез», – диләр», – диде ул. Авыл башлыгы махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән ярдәм турында да сөйләде.
Фаил Бердиевның улы Азамат Бердиев былтыр махсус хәрби операциядә һәлак булган иде. Үлгәннән соң аңа Россия Герое исеме бирелде.
Балам Азамат Казанны, Татарстанны яратты. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, өйгә 5 көнгә генә кайтты, аннан Казанга китте, – диде ул.
Авыл башлыгы «С чего начинается Родина» шигыре сүзләре аша балаларны тәрбияләү нигезендә гаилә һәм мәктәп торуын ассызыклады. «Балаларны яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтмәсәк, яманлыкка өйрәтүчеләр табыла, – диде.
«Балам хәзер юк. Мин балам өчен әйтәм: Россиягә хезмәт итәм! ВДВга – дан!» – дигән сүзләреннән соң, бөтен зал торып басып алкышлады.
«Авылны саклау – ул милләтне саклау»
Башкортстанның Кушнаренко районы «Калтай-Агро» ҖЧҖ директоры Дамир Гыйльманов авылларны «милләтнең киләчәге» дип атады. Ул 40 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына хезмәт итүгә багышлаган. Аларның гаилә фермер хуҗалыгы оештыруларына 20 ел булган. Хуҗалыкның 2700 гектар җире бар, 500 баш мөгезле эре терлеге исәпләнә. Үзләре җитештергән ит, сөт, каймакны район кибетләрендә саталар. Бүгенге көндә җитештерүне җайга салырга торалар.
Бөтен халыкны шәһәргә җыеп кына яшәп булмый. Ил халкын азык белән тәэмин итүче авыл кешесе дә кирәк. Әгәр без авыл җирләрендә төрле җитештерү үзәкләре ачып, эш урыннары булдырып, яшәү урыннары белән тәэмин итсәк, бу – ике зур проблеманы хәл итү булыр иде. Шәһәр халкының фатирга түләп торган өлеше авылда калса, мәктәпләр, балалар бакчалары да ябылмас иде, эш урыннары да сакланыр, авыллар яңа сулыш алып, яшәреп китәр иде. Илебезнең аркасы да нык булыр иде, чөнки илнең терәге – авыл, – дип сөйләде ул.
Ул чыгышында милли хәрәкәт проблемасын да күтәрде.
Безнең район – чиста татар районы. Районда 1 удмурт, ал6ты рус авылы, калганнары – татар авыллары. Безнең районда татар оешмалары бергәләшеп, киңәшләшеп эшлибез. Без үзебезнең тарихыбызны барлыйбыз. Гореф-гадәтләребезне яшьләргә калдырырга тырышабыз, – диде ул.
«Татарстанны зур, даһи агач кебек күз алдына китерсәк, без үзебезне агачның тамырлары дип хис итәбез»
Оренбург өлкәсе Александровка районы Ягъфәр авылы фермеры Илшат Яһудин чит төбәкләрдә яшәүче татарларны «Татарстан агачы» тамырлары белән чагыштырды.
Ягъфәр – өлкәбезнең танылган татар авылы, авылда 350ләп кеше яши, миллилеге, тырышлыгы белән аерылып тора, мәктәптә ана теле дәресләре укытыла. Балаларны милли рухта тәрбиялибез. Бернинди авырлыкларга бирешмичә, гөрләп яшибез, алдагы көннәрдә дә шулай булыр, дип ышанабыз, – диде ул һәм авыл тормышы белән таныштырды.
«Бүгенге көндә Татарстанны зур, даһи агач кебек күз алдына китерсәк, без үзебезне агачның тамырлары дип хис итәбез. Тамыры нык булган агач нык тора, шуңа күрә, бергә булыйк, бердәм булыйк, – дип йомгаклады ул чыгышын.
«Күршем бай булсын, шул чакта минем тавыклар тук булыр»
Пленар утырышта чыгыш ясаган бердәнбер хатын-кыз – Удмуртиядән шәхси эшмәкәр Эльвира Хәлимова иде. Удмуртиянең «Заря» оешмасы – Эльвира Хәлимованың әтисе Фәрит башлап җибәргән гаилә бизнесы. Оешма 1993 елда барлыкка килгән. Аларның 800 гектар шәхси җире һәм 500дән артык мөгезле эре терлекләре исәпләнә. Оешманың шәхси ит комбинаты да бар. Эльвира Хәлимова гаилә бизнесын дәвам итәчәкләрен әйтте. Шулай ук, Татар конгрессының шәҗәрә проекты ярдәмендә нәсел шәҗәрәсе төзеп, китап чыгаруларын билгеләп үтте.
Конгрессның мондый җыеннар уздыруы реаль нәтиҗәләр бирә. Беренче чиратта безгә – Россия буйлап сибелеп яшәүче һәм эшләрен алып баручы эшмәкәрләр өчен бик файдалы. Без Татарстан бизнесына керәбез, потенциаль партнерлар белән танышабыз һәм алар белән яхшы эшлекле элемтәләр булдырабыз. Безне Татарстанның икътисад, сәясәт буенча Россия составында куәтле субъект булуы шатландыра. Удмуртларның менә дигән мәкальләре бар: «Күршем бай булсын, шул чакта минем тавыклар тук булыр». Безнең тормышта да хәлле күршебез булу – уңышның яртысы.
Конгрессның программалары арасында шәҗәрә программасын билгеләп үтәсем килә. Ул безнең гаиләгә чын мәгънәсендә кереп китте. Шәҗәрә төзү ярдәмендә, Татарстанның Сарман районында узган гасырның 30нчы елларында өзелгән тамырларыбызны таптык һәм нәселебез турында «Шәҗәрә» исемле китап чыгардык. Быел Россиядә «Гаилә елы». Без әтиебез башлаган эшне дәвам итәбез. Үземнең 4 балам бар. Иң олысына 25 яшь, кечесенә – 4. Алар да безнең белән бергә эшләп, күреп үсәләр. Без монда киткәндә, хуҗалыкта баш булып, олы улым белән олы кызым калды, – дип сөйләде ул.
«20 елдан соң яңадан Сабантуй бәйрәмен үткәрү теләге белән йөрибез»
Чечен республикасы Шелковской районы Гребенская станицасындагы татар җәмгыяте җитәкчесе Мөслим Хәйбуллин төбәктә 20 елдан соң яңадан Сабантуй үткәрү теләге булуын әйтте.
Хөкүмәт ярдәме белән станицада татар милли үзәге булдырылды. Хәзер балаларыбызга татар җырларын, биюләрен өйрәтәбез. Сабантуй үткәрү планнары белән йөрибез. Рөстәм Нургалиевич, бу планнарны тормышка ашырырга сез дә ярдәм итәрсез, дип ышанабыз. Халкыбызның 20 елдан соң яңадан «Сабантуй бәйрәмен үткәрергә» дигән теләгенә Чечен республикасы хөкүмәте вәкилләре дә уңай карый. Безгә Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтерсез, дип уйлыйбыз. Сезне дә безгә кунакка чакырабыз, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов: «Ярдәм күрсәтербез, уздырыгыз гына», – дип җавап бирде.
Быел безгә ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә делегация килде, – дип дәвам итте чыгыш ясаучы. – Васил Шәйхразиев төбәктә яшәүче татарлар белән очрашты, аралашты, авыл белән танышты. Саубуллашканда, авылыбыз аксакалының: «Без тарихи Ватаныбыздан мондый дәрәҗәле делегацияне 300 ел көттек», – дигән сүзенә, ул: «Моннан соң 300 ел көтмәссез, без гел килеп торачакбыз», – дип җавап бирде. Бу очрашу безне уятып җибәргәндәй булды, – диде.
Бавырсак = татар тапкырлыгы
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бавырсак мисалында татар халкының тапкырлыгын аңлатты.
Бер халык, камыр эченә ит салган да, «мантый» дип сата башлаган. Икенче халык камыр эченә ит салып, «чебурек» дип сата башлаган. Татар халкы камыр эченә һава салып, «бавырсак» дип сата башлаган. Менә бу – безнең тапкырлык. «Татар бренды» бөтен җирдә йөри, ә бренд табышка әйләнергә тиеш, – диде ул.
«Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова татар авылларында яшәүче эшмәкәрләрнең милләтне күтәрүләрен әйтте.
Бөтендөнья татар конгрессында бу елны «Шәхесләр елы» дип кабул иттек, Россия буенча – «Гаилә елы». Монда катнашкан барыбыз да – шәхесләр. Сез – шәхес дәрәҗәсенә күтәрелеп, үзегезнең авылларны яшәтүгә өмет бирүчеләр, эш, сыйфатлы продукция белән тәэмин итүчеләр. Шул ук вакытта гореф-гадәтләрне кире кайтаручылар. Сез – милләтебезнең шәхесләре, милләтебезне милләт итүчеләр. Шәхесләр милләтне күтәрә, безнең шәхесләрне гаилә тәрбияли. Шуңа күрә үз гаиләләребез турында онытмыйча, гаиләне беренче планга куеп, балалар үстереп, матур итеп яшәргә язсын иде.
Унынчы ел секцияләрдә катнашам, алып барам. Үсеш бик зур. Беренчедән, без үз телебезгә кайтып барабыз. Үз фикеребезне үзебезчә уйлап, үзебезчә җиткерә беләбез. Татарстаннан 1-2 кеше русча чыгыш ясады. Бу урында төбәкләрне безгә үрнәк итеп куяр идем. Икенчедән, яшьләр бик күп. Һәрберегез үз юнәлешегезне ача, аны җиткерә беләсез. Һәр өлкә белән фикер алышып, уртаклашып яшисез. Авыллардан чыгып киткән урта буын яшьләрнең авылларга кайтып, җирләр, атлар алып, авылны яшәтергә үзләреннән көч куеп, эшкә тартуларын билгеләп үтәм. Бик зур рәхмәт, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов: «Наил, 8 март көнне син хатынлы булырга мөмкин, ә мин – хатынны югалтырга»
Бер чыгышны иң соңгыга калдырдык, чөнки монда тапкырлык та, үҗәтлек тә, татарлык та чагыла. Пенза өлкәсе фермеры Наил Шәиповның 8 март көнне никахы булачак икән. Кияү егете Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны никахына чакырды.
Мәгълүм булганча, быел илебездә – «Гаилә елы». Шул уңайдан зур шатлыгым белән уртаклашам. 8 март көнне минем никахым узачак. Хөрмәтле, Рөстәм Нургали улы, Сез безнең никахка килсәгез иде. Бу – безнең өчен генә түгел, бөтен төбәгебез өчен зур, истә калырлык вакыйга булыр иде. Рәхим итегез, – диде ул.
Аның чыгышыннан соң ук Татарстан Рәисе сүзе иде. Ул чыгышын да бу тәкъдимгә җавап белән башлады.
Наил, 8 март көнне (килсәм), син хатынлы булырга мөмкин, ә мин хатынны югалтырга мөмкин, – дип елмайды ул. – Беренчедән, котлыйбыз сезне. Икенчедән, бер җаен табарбыз. Сезнең якларда булганда, сезнең гаилә белән танышу, котлау мөмкинлеге булыр, – диде Татарстан Рәисе.
12 ел җыен уза. Бик дөрес эш формасын таптык дип уйлыйм. Безнең нигез авылда, авылның эчтәлеге эшмәкәрдә, – дип дәвам итте Рәис сүзен. – Монда килгән кешеләр арасында хөкүмәт хисабына эшләүче юк, барыгыз да эшли, башка кешегә эш бирә. Күргәзмәне карасак, бер җирдә дә шундый тәмле ризыкларны булдыра алмыйлар. Сез татарлыкны югалтмыйсыз, әле безгә читтә торган татарлардан өйрәнергә кирәк. Татар конгрессы сезгә таянып эшли. Безнең киләчәк сезнең кебек кешеләрдә, һәммәгезгә рәхмәт, – диде ул.
Ул быел Татарстанда узачак халыкара чараларда халыкның көчен, куәтен күрсәтергә кирәклеген әйтте. «Россия – ислам дөньясы» форумына яхшы күргәзмәләр эшләргә кирәк, диде ул.
Шул ук вакытта без хәрбиләрне онытырга тиеш түгел. Ил алдында җиңү максаты тора. Мин күрдем: һәрберегез көчтән килгәнне эшлисез, егетләребезгә ярдәм күрсәтәсез. Безнең бер юл: без җиңәргә тиеш. Президентыбыз Владимир Владимирович Путинның Татарстанга килгәнен, аның татар халкына хөрмәтен күргәнсездер. Авылларда сайлауларны матур итеп оештырыгыз, тавышыгызны дөрес итеп бирегез. Үзегезне саклагыз, эшләрегез уң булсын, өйләрегездә тынычлык булсын, – дигән теләкләрен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.