Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кайсы район Сабан туенда нинди артист җырлый: Уразова – Әлмәттә, Салават – Бөгелмәдә

Сабан туеның күрке – көрәш, ат чабышы һәм, әлбәттә, артистлар. Сабан туйлары башланырга 1-2 атна калганда телдән телгә, чаттан чатка «монда бу артист, тегендә теге артист» дигән хәбәрләр йөри башлый. Район Сабан туйларында кайсы артистларның чыгыш ясавы - «Интертат» исемлегендә.

news_top_970_100
Кайсы район Сабан туенда нинди артист җырлый: Уразова – Әлмәттә, Салават – Бөгелмәдә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Исегезгә төшерәбез: 2024 елда Сабантуйлар 8-9 июньдә Татарстанның районнарында һәм авылларында, 15 июньдә Чаллыда һәм Түбән Камада, ә 23 июнь Казанда узачак.

Азнакай районы мәдәният идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, район сабан туенда быел Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов чыгыш ясый. Шулай ук бәйрәм мәйданында Равил Галиевны күрү мөмкин булачак.

Азнакай районының Актүбә авылына Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар килүе көтелә.

Алексеевск районы сабан туен «Зәкәрия» фольк төркеме, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, АВIEM Project, автор башкаручы Хәмид Мәткәримовлар гөрләтәчәк.

Әлмәттә сабан туе 9 июнь көнне була. Әлмәтлеләргә бәйрәм концертын Гүзәл Уразова төркеме һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт камера хоры куя.

Әтнә районы сабан туе Олы Әтнә авылында 8 июнь көнне уздырыла «Безнең район сабан туена җырчылар килми. Район сабан туенда элек-электән үзешчән җырчылар гына чыгыш ясый. Бу инде үзе бер традиция. Эстрада җырчыларын чакырмыйбыз. Эстрада артистлары районның авылларына киләләр. Ләкин бездә алар буенча төгәл мәгълүмат юк әле», – диделәр «Интертат»ка мәдәният бүлегендә.

Арча районында Данир Сабиров төркеме белән чыгыш ясаячак. Арчада Сабантуй 9 июнь көнне 9:00 сәгатьтә башлана. Данир Сабировның чыгышы, уеннар һәм бүләкләүдән соң, 12:00 сәгатьтә көтелә.

Актаныш районының Иске Теләкәй авылында Даниф Шәрәфетдинов һәм аның төркеме чыгышы көтелә. Иске Теләкәй авылы мәдәният йорты афишада, Сабантуй 8 июнь көнне 15:00-17:00 сәгатькә кадәр бара, дип билгеләгән.

Шулай ук Усы авылында 8 июнь көнне 10:00 -14:00 сәгатьтә узачак сабан туенда Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский һәм Лениза Гайнетдинова чыгышы көтелә, дип хәбәр ителә.

Апаста сабан туе шулай ук 8 июнь көнне була һәм 11:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм афишасында «15:00 сәгатьтән алып 17:00 сәгатькә кадәр Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновларның бәйрәм концерты» дип тора.

Алабуга сабан туеның махсус кунагы – Фирдүс Тямаев. Алабугада бәйрәм 9 июнь көнне уза. Авылларында Сабантуйлары 8 июнь көнне булачак, диделәр «Интертат»ка.

Шулай ук Алабуга районының Морт авылында Данир Сабировның чыгыш ясавы көтелә.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Баулы районы сабан туена Чаллының «Болгар» бию ансамблен, якташлары, җырчы Вил Усмановны көтәләр.

Балтач районы бәйрәмендә җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова, Гөлсирин һәм Азат Абитовлар чыгыш ясаячак.

Буа районында махсус кунаклар – Айдар Галимов һәм Фирзәр Мортазин. Алар икесе дә 19:00-22:00 сәгатьләр аралыгында, кичке Сабантуйда чыгыш ясаячаклар.

Бөгелмәдә бәйрәм концерты 8 июнь көнне 10:00 башлана. Сәгать 11:00да Салават Фәтхетдинов чыгышы көтелә. Шулай ук бәйрәмдә Гөлназ Солтанова һәм Чаллының «Татарстан» бию ансамбле чыгышы да булачак.

Сабантуйда Раил Садриев та чыгыш ясарга тиеш булган. Соңгы арада артист тирәсендә барган вазгыятькә ишарәләп: «Бәйрәмгә кадәр барысы да җайланыр, һәм ул да булыр дип уйлыйбыз», – диделәр «Интертат» хәбәрчесенә районның мәдәният идарәсендә.

Биектау районы сабан туе 8 июнь көнне була. Биектаулыларга бәйрәм концертын Элвин Грей бүләк итәчәк. Чыгыш ясау вакыты әлегә төгәл билгеле түгел.

Балык Бистәсендә сабан туе 9 июнь көнне уза. Сәхнәне Фирдүс Тямаев һәм Раяз Фасихов кыздырачак. Раяз Фасиховның чыгышы сәгать 11:00га, Фирдүс Тямаевныкы 16:00 планлаштырылган.

Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылында Олег Фазылҗанов булачак. Әмма авылда сабан туе 22 июнь көнне генә узачак. Башлану вакыт 10:00 сәгатьтә.

Зәй районында кичке Сабантуй Иске Зәйдә узачак. Бәйрәмдә Нәркис Зиннәтуллин чыгышы көтелә. Сабантуй кичке 6да башлана һәм 9га кадәр дәвам итәчәк.

Кукмара сабан туе 9 июнь көнне 10:00 сәгатьтә Киндеркүл авылы мәйданында була. Сабантуй кунакларын Алсу һәм Азат Фазлыевлар үзләренең җырлары белән сөендерәчәкләр.

Кама Тамагында «Гөлләр» вокаль ансамбленең чыгышы көтелә. Сабантуй 8 июнь көнне көндезге 10да башлана. «Әлегә төгәл мәгълүмат бирмәделәр, без «Гөлләр» вокаль ансамбленең чыгыш ясавын гына беләбез», – диделәр мәдәният идарәсендә.

Лениногорск сабан туенда Артур Минһаҗев һәм Гүзәлия җырлый. «Сабантуй сәгать 10да башлана. Эстрада җырчыларының чыгышы сәгать 11.00ләргә планлаштырылган», – диделәр мәдәният идарәсе белгечләре.

Лаеш Сабан туенда Айдар Галимов, Асылъяр, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Игорь Горчаков, Шамил Галиев, «Казан» бию ансамбле булачак. Бәйрәм концерты 8 июнь көнне 11:00 башлана.

«Интертат»ка иң тулы мәгълүматны Мамадыш районында җиткерделәр. Мамадышта Сабантуй 8 июнь көнне була. Бәйрәм мәйданында 12.00 сәгатьтә Филүс Каһиров, 13.00 сәгатьтә Илсөя Бәдретдинова җырлаячак. Кичке 19.00 сәгатьтә халыкны «Дискотека Авария» төркеме чыгышы көтә.

Районның Владимир авылында Вадим Захаров җырлаячак.

Новый поселогы сабан туена алып баручы Алмаз Гыймадиев, җырчы Фәнүзә, музыкант Әмир Шәехов чакырулы.

Югары Сон сабан туена Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева һәм аларның кызлары Таңсылу килә.

Түбән Ушма авылы сабан туенда Рөстәм Закиров җырлый.

Олыяз авылы бәйрәменә Рәсим Низамов һәм Марат Локмановлар килә.

Минзәлә Сабан туенда Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Раяз Фасихов, Гөлүс Хабибрахманов, Алмаз Хәсәнов, Федор Кузнецов үзләренең җырларын бүләк итәчәкләр. Артистларның чыгышы 8 июнь көнне 11:00дан соң көтелә.

Шулай ук Минзәләнең Урыс авылында Гүзәл Әхмәтова чыгыш ясарга тиеш. Авылларда сабан туе 15:00да башлана.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

8 июнь көнне 13:30 Менделеевскида Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясаячак, соңыннан «ABIEM Project»тан дискотека көтелә. Ришатны шулай ук 9 июнь көнне 14:00 сәгатьтә Яшел Үзәндә дә күреп булачак.

Мөслим район сабан туе 9 июнь көнне 10:00 сәгатьтә башланачак. «Бездә сабан туен «Болгар» радиосы хезмәткәрләре алып барачак: Рөстәм Гайзуллин, Эльвира Вильдан, Илнар Йосыпов. Шулай ук «Казан» бию ансамбле һәм Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак», – дип, хәбәр иттеләр мәдәният идарәсе хезмәткәрләре.

Нурлатта Рафис Кәлимуллинны күреп булачак. Аның чыгыш 8 июнь көнне 12:00-13:00 кадәр дәвам итәчәк.

Питрәчтә район сабан туе гына узачак, авылларда үткәрелми. Питрәч сабан туеның сәхнәсендә Марат Яруллинны, «Ямьле» төркемен һәм Игорь Дмитриевны күреп булачак. Сабантуй 8 июнь көнне 10:30 башлана.

Сабада Рифат Зарипов һәм Ризат белән Зинирә Рамазановларның чыгышлары көтелә. Сабан туе 8 июнь көнне 13:00 сәгатьтә башлана. «Артистларның чыгышы кичке якта көтелә, төгәл вакыты әлегә билгеле түгел», – диделәр мәдәният идарәсендә «Интертат»ка.

Сарманда кичке һәм көндезге сабан туе оештырылачак. Көндезге сабан туе 8 июнь көнне 10:00 башланачак, ә кичке Сабантуй 9 июнь көнне кичке 19:00 була. Кичке сабан туенда Илнат Фәрхуллин чыгыш ясый.

Шулай ук Сарман районының Иске Әлмәт авылында Алсу белән Азат Фазлыевлар чыгышы көтелә. Башлану вакыты – 8 июнь 16:00 сәгатьтә.

Спас районында Мөнир Рахмаев һәм «Алтын» халык бию ансамбле чыгышы булачак. Концерт программасы 8 июнь көнне 10:10 башланачак.

Түбән Камада сабан туе 15 июнь көнне узачак. «Төрле сәхнәләрдә Айдар Фәйзрахманов, «Зәкәрия» фольк төркеме, Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Рифат Зарипов, Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар, «Чәк-чәк» кавер төркеме, Роберт Ямгуров, «Кристайл» шоу балеты булачак», – дип хәбәр иттеләр мәдәният идарәсендә «Интертат»ка.

Тәтештә сабан туе 8 июнь көнне 10:00 сәгатьтә башланачак. Бәйрәмдә Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар, Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Флорид Гиззатуллин чыгышы булачак.

Теләчедә сабан туе 8 июнь көнне 10:00 башлана. Бәйрәм сәхнәсен Фирдүс Тямаев кыздырачак. Аның чыгышы 14:00 сәгатькә планлаштырылган. Шулай ук «Бәрмәнчек» ансамбле һәм «Сәйдәш» бию коллективы да булачак.

Тукай районы Сабан туеның махсус кунагы – Данир Сабиров. Мәйданга, шулай ук, Лилия Хәйруллина, Гөлүс Хәбибрахманов, Лия Шәмсина, Артур Маузер, Хәят, Виталий Агаповлар чакырулы.

Югары Осланда махсус чакырылган кунак – Зөһрә Шәрифулинна. «Без зур артистларны чакырмыйбыз, барысын да үз көчебез белән үткәрергә тырышабыз», – диде Югары Ослан мәдәният идарәсе. Башлану вакыты: 8 июнь, 10:00 сәгатьтә.

Яңа Чишмә районында сәхнәне «Городские пижоны» кавер-төркеме, Ильназ Минвалиев һәм «Риваять» этно-төркеме кыздырачак. Сабантуй 8 июнь көнне 10:00 сәгатьтә башлана.

Чирмешәннең бәйрәм концертында Илназ Минвалиев, ИлСаф, Флорид Гиззатуллин, Рузиля Булатова, Айнур Галләмов, Гөлназ Солтанова, Айгөл Хәернасова, Әлфис Галиуллин булачак. Бәйрәм 9 июнь көнне 10:00 башлана.

Чүпрәле районында Зинирә белән Ризат Рамазановлар чыгыш ясаячак. Сабантуй районда 9 июнь көнне узачак. Артистларның чыгыш 11:30 сәгатькә планлаштырылган.

Чистай сабан туенда Рифат Зарипов, Ильмира Нәгыймова, Ришат Төхвәтуллин, Россиянең атказанган артисты Николай Расторгуев һәм «Любэ» төркеме чыгышы булачак. Рифат Зарипов – 12:40, Ильмира Нәгыймова – 14:30, Ришат Төхвәтуллин – 16:00, «Любэ» төркеме – 16:30 чыгыш ясый. Сабантуй 8 июнь көнне 10:00 сәгатьтә Ипподромда ат чабышлары белән башланып китәчәк. Төп мәйданчык «Татнефть-Олимп» стадионында урнашкан.

Чаллыда Сабантуй 15 июнь көнне узачак. Сабантуйның хедлайнеры булып, татар эстрадасының «топ-йолдызы» Салават Фәтхетдинов торачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100