«450 меңнән башлап 1 миллионга кадәр»: Сабантуйларда кайсы җырчы күпмегә чыгыш ясый?
«Интертат» җырчыларны кайсы шәһәр, район Сабантуйларында күреп булачагын һәм аларның бәяләрен белеште.
Милли бәйрәмебез Сабантуйларга да ерак калмады. Оештыручыларның да төн йокылары качкандыр инде. Ничек шәп итеп уздырырга, кайсы артистны чакырырга, ничек акча җиткерергә? Гастроль турларын тәмамлаган җырчылар да «урак өстенә» әзерлекне башлады. Күбесе шушы арада гына җылы якларда ял итеп кайтты, кайсылары әле дә Таиланд һәм Төркия пляжларында арка кыздыра, көч җыя.
Чыннан да, соңгы вакытта җырчылар Сабантуйларның «йөзенә» һәм, бай спонсорлары булмаган очракта, шактый зур чыгымнар таләп итә торган өлешенә әверелде. Әлеге бәйрәмнең дәрәҗәсе һәм шәп узуы никадәр популяррак артист килеп җырлавы һәм бүләкләр саллылыгына карап бәяләнә.
«Интертат» хәбәрчесе быел артистларны кайсы район-шәһәр Сабан туенда күреп булачагын һәм аларның чыгыш ясавы хакларын белеште. Дөрес, әлеге уңайсыз сорауга җавап бирүдән баш тартучы җырчылар да күп булды. Шуңа күрә, игътибарыгызга ачыклый алган кадәрлесен тәкъдим итәбез.
«450 –500 мең сумнан башлап 1 миллионга кадәр»
Салават Фәтхетдинов 8 июнь көнне Бөгелмә, 15 июнь көнне Чаллы Сабантуйларына килә. Шулай ук Пермь яклары белән дә сөйләшүләр бара.
Концерт директоры Марсель Имамов әйтүенчә, Салават Зәкиевич бәйрәмгә төркеме белән 1 сәгатьлек программа алып килә. Марсель җырчы куйган бәяне әйтүдән баш тартты. «Оештыручыларның да теләген искә алып, финанслар буенча бер сүз дә сөйләмим», – диде ул.
Гүзәл Уразованы 9 июнь көнне Әлмәт, 9 июньдә Азнакай Сабан туенда, 15 июнь көнне туган яклары – Барда Бөтенроссия авыл Сабан туенда күрү мөмкин булачак.
«Гүзәл Уразованың чыгышлар ясау бәясе төрле. Мөмкинлеге булганда ул бушлай да җырлый. Мәсәлән, 26 май көнне Лениногорскидагы хәйрия концертында, 1 июнь көнне «Татнефть Арена»да Балаларны яклау көненә багышланган чарада гонорарсыз җырлаячак.
Сабантуйларга килгәндә, бәяне ара ераклыгы, вакыты, урынына карап билгелибез. Һәрхәлдә, 450–500 мең сумнан башлап 1 миллионга кадәр дип яза аласыз. Программасы 1 сәгать», – дип сөйләде «Интертат»ка җырчының концерт директоры Руслан Нигъмәтуллин.
Фирдүс Тямаев Сабантуйларга 400-500 меңгә дә, 600 меңгә дә килә икән.
«Минем ниндидер билгеле бер бәя куеп, «шуннан да чигенмим» дип утырганым юк. Мәсәлән, кайбер дусларга инде «җырлыйм» дип вәгъдә биреп куйдым, бәясен сөйләшмәдек әле.
Сабантуйларга бик күп чакырулар алдым, тик барысына да барып булмый. Быел Лаеш, Теләче, Балык Бистәсе, Алабуга, Саба районнарында булачакбыз.
Мин бөтен Сабантуйларга да, түләнә торган чыгышларга да төркем белән йөрим. Бәйрәмнәргә кунак буларак чакырылып җырларга туры килсә генә ялгыз җырларга мөмкинмен», – диде Фирдүс Тямаев.
Узган ел Фирдүс Сабантуйлардагы чыгышы өчен 700 мең сум сораган булган.
Ришат Төхвәтуллин командасын 8 июнь көнне Менделеевск район Сабан туенда, 15 июньдә Түбән Камада күреп булачак. Җырчының концерт директоры Илгиз Бәдретдинов сүзләренчә, Ришат мәйданга 1 сәгатьлек программа белән чыга. Гонорар хакы – 500 мең сум тирәсе.
Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры сорауларыбызга җавап бирмәде. «Инказан» сайтына уңыш күбрәк елмайган. Анда чыккан мәгълүматларга караганда, җырчының Сабантуйлардагы гонорар хакы 800 мең сумга кадәр арткан. Әлеге бәя Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләре өчен актуаль. Бәйрәм кунаклары алдында Илсөя үзе, музыкантлары һәм биючеләре – барысы 10 кеше чыгыш ясаячак. Узган ел җырчы мәйдандагы чыгышы өчен 500 мең сум сораган булган.
Илсөя Бәдретдинованың быел, махсус кунак буларак, Мамадыш Сабан туена чакырылганы билгеле.
Мамадышта, шулай ук, Филүс Каһиров та җырлаячак. Аның тормыш иптәше һәм концерт директоры Эльмира Каһирова да гонорар хаклары буенча мәгълүматны таратмау яклы. «Безгә бу сорау белән журналистлар чыктылар инде. Бик шәхси әйбер, җавап бирмибез», – диде ул.
Айдар Галимов Сабантуйларда 1,5, яки 2 сәгать чыгыш ясый. Аның төркемендә – музыкантлар һәм биючеләр белән 14 кеше. Команда бәйрәмгә 300 мең сумга килә. Җырчының райдеры да гади: яхшы музыкаль аппаратура, гримерка (шатер) һәм коллективны ашату.
Вадим Захаров Оренбург өлкәсенең Әсәкәй дигән авылында, Мамадыш һәм Саба районнарында булачак.
«Бөтен Сабантуйларга да төркем белән барам һәм Сабан туе буе чыгыш ясыйм. Ә бәямне әйтмим, белмичә торсыннар әле», – диде ул.
Марат Яруллинның абыйсы, концерт директоры Ринат Яруллин да Марат куйган бәяләрне әйтүне кирәк санамады.
«Без бөтен Рәсәй буйлап, командабыз белән чыгышлар ясыйбыз. Төркемебездә 9-10 кеше, 2–3 машина белән барырга туры килә. Гонорар сораганда болар барысы да исәпкә алына.
Сабантуй – татар халкының көтеп алган, ял итә торган бәйрәме. Шуңа да ул зур масштабта, югары дәрәҗәдә узарга, кыр эшчеләре, авыл, шәһәр кешеләре яхшы концерт карарга тиеш. Ә андый концертны яхшы команда, сыйфатлы аппаратура һәм музыка белән генә биреп була. Марат быел Апаста, Чистайда, Нижгар яклары авылларында була. Бәясенә күрә сыйфатлы, тере тавышка 1 сәгатьлек программа тәкъдим итәбез», – диде ул.
Узган ел Марат Яруллин 150 мең сумга чыгыш ясаган.
Концерт директоры Айдар Сәфәргалин әйтүенчә, Руслан Кираметдинов ялгызы гына яки төркеме белән чыгыш ясауга карап 50-150 мең сум гонорар сорый. Ул быел 7 июнь көнне Минзәлә районы Дәүк авылы, 8 июньдә Балтач районы Янгул авылы һәм 9 июнь көнне Зәй районы Сармашбаш авылы Сабантуйларында халыкның кәефен күтәрәчәк.
Ильмира Нәгыймова бәяне узган елга караганда арттырган. Былтыр җырчы 150 мең сумга җырларга ризалашкан булса, быел төркеме белән килеп җырлаган өчен 200 мең сум хак сорый. Ераграк районнар өчен бу бәя үзгәрергә дә мөмкин. Аның концерт программасы 40 минут дәвам итә.
Җырчы Гөлназ Асаева бәйрәм урынының ераклыгына карап 100-120 мең сум сорый. Җырчының музыкантлары белән бергәләп 1 сәгатьлек чыгышы 150-170 мең сум тора. Ә инде үз аппаратуралары белән килгән очракта, бәя 200-220 мең сумга кадәр арта.
Ришат Фазлыйәхмәтовның концерт директоры җырчының Сабантуйларга 150 мең сумга килергә әзер булуын әйтте. Былтыр аны чыгышлары 100 мең сум торган.
Рифат Зарипов башта кайларда чыгыш ясачагын язып җибәрергә вәгъдә биргән иде. Бәяләрне сораша башлагач, ачуланды, башка үзенә «мәгънәсез сораулар» белән шалтыратмаска кушты. Шуңа күрә, ни кызганыч, быел Рифат Зариповның кайсы як Сабантуйларын гөрләтәчәген яза алмыйбыз инде. Рифат Зариповны бәйрәмгә чакырырга теләүчеләргә киңәшебез – бәя турындагы соравыгызны җырчы «мәгънәсез сорау» дип бәяләп, ачуланырга мөмкин.
Зинира – Ризат Рамазановлар Сабантуйларда чыгыш ясау өчен 100-200 мең сум хак сорый.
«Быел Саба, Чүпрәле районнарында, Балтачның Алан дигән авылында булачакбыз. Шулай ук Әлмәтләр белән сөйләшү бара.
Безнең чыгыш ул – 2 сәгатьлек концерт», – диде «Интертат»ка Ризат Рамазанов.
Узган елгы белән чагыштырганда, Рамазановлар бәяләрне төшергән. Былтыр алар җәйге бәйрәмгә 300 мең сумга килеп җырлаганнар.
Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камаловлар Сабантуйларын башлап та җибәргәннәр инде.
«Мин әле күптән түгел генә Кипр утравында узган Сабан туенда булып кайттым. Лимассол шәһәрендә узган әлеге Сабантуйга моннан 5 ел элек тә барган идем. Кипрда татар халкы тагын да арткан икән, дип кайттым. Бик зур масштаблы Сабантуй оештырдылар. Пальмалар үсеп утырмаса, татар авылында узган Сабантуйдан аерылмас та иде. Милләттәшләрнең күңелен күтәреп, ял да итеп, Урта диңгездә су кереп кайтырга насыйп булды.
Быел Теләчененең Иске Җөри авылында, 23е Казан Сабан туенда чыгыш ясаячакбыз (әлегә мәйданчыгын төгәл әйтә алмыйм).
Сабантуйда эшләгән өчен бәяләребез 50-60 меңнән башлана. Бөтен Сабан туе буена булачакбызмы, әллә инде билгеле бер вакытка гына килеп китәбезме, кайсы районда – шул нечкәлекләрне белешкәч кенә әйтә алабыз төгәл бәяне.
Бөтен Сабантуйларда да тулы программа күрсәтергә тырышабыз. Аңа тальян моңнары да, матур дуэтларыбыз да, Рәфинәнең сольный җырлары да – барысы да керә. Без җырларга иренмибез, бөтен репертуарны, костюмнарыбызны күрсәтәсебез килә. Эшкә алынгансың икән, сыйфатлы итеп башкарырга кирәк дип саныйбыз», – диде безгә Рәзил.
Ринат Рахматуллин бәяләрен төп-төгәл атады. «Авыл Сабантуйларында үзем генә 50 мең сумга, районнарда 80 меңгә, шәһәрләрдә 100 меңгә җырлыйм. Төркем белән килгәндә авыл-район Сабантуйлары – 250, шәһәр Сабан туе – 300 мең сум», – диде ул. Җырчы быел Татарстанда бер Саба районында гына була. Аны шулай ук Самара өлкәсенә һәм Башкортстан якларына чакырганнар.
Гөлназ – Илсур Шәрипҗановларны халык Алексеевск районы Сабан туе һәм Азнакай районының Актүбә авылында күрә ала. «Алексеевск районы 1 сәгатьлек кенә концерт сорады. Анда 6 кешелек командабыз белән барабыз. Чыгыш ясау хакыбыз 100 мең. Авыл Сабантуйларына да шундый ук бәя. Ләкин авылда Сабантуй буе эшлисең инде», – диде Гөлназ Шәрипҗанова.
Узган ел җырчылар Сабантуйлардагы чыгышлары өчен куйган бәяләр халыкта шактый нык кәнәгатьсезлек тудырган иде. Ул хакта түбәндәге язмада укырга мөмкин: