Раил Садриевның паузадагы тормышы яки метафизик театрга бер адым
Татарстанның халык артисты Раил Садриевны Әдәби кафеда очраттым да, «тотып алып» күптән җыелып килгән сорауларымны яудырдым. Буа дәүләт театрын барлыкка китергән (башында торган) һәм озак еллар аны җитәкләгән Раил Садриевның бүгенгесе турында сөйләштек – чөнки аның тормышында булган кайбер хәлләрдән соң ул интервьюлар бирмәгән һәм бирә алмаган иде.
Октябрь аенда Раил Садриевка 60 яшь тула һәм юбилеен тамашачысы белән бергә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Дәрвиш» моноспектакле белән каршылаячак. 60 яшь ул – юбилей үткәрергә сәбәп була торган түгәрәк сан гына да түгел икән, ә бәлки тормышның тулы бер циклының йомгаклануы... Кыскасы, сезгә тагын бер «Раилчә» интервью тәкъдим итәм.
Раил, алга таба без Сезне кайда күрә алачакбыз – Буа театрындамы, башка сәхнәләрдәме? Гомумән, артист буларак күрә алачакбызмы?
Мин Россия күләмендәге зур театрларда чыгыш ясыйм – ул планнарым күптән бар иде. «Дәрвиш»не чыгарып, аның белән «Алтын битлек»кә дәгъва кыла башлагач, жюрида бу спектакльне Көньяк Сахалиннан башлап Калининградка кадәр ил буенча барлык зур шәһәрләрнең театр сәхнәләрендә яшь буынга күрсәтергә кирәк дигән фикер туды. Дөрес, тәкъдим булган вакытта аны эшләп бетереп булмады, ләкин теләк калды. Быел мин аны Санкт-Петербургта, Новороссийскида, Геленджикта, Саратовта, Тольяттида, Әстерханда, Мичуринскида, Липецкта уйнадым. Хәзер – Казан. Аннары – Псков, Воронеж, Мәскәү, Новосибирск, Красноярск, Түбән Новгородта, Ульяновск, яңадан Санкт-Петербург…

Русча уйнау турында сүз барамы?
Әйе. Русча уйныйм. Ләкин бит мин спектакльдә татар мәгърифәтчесен, татар дин эшлеклесен күрсәтәм – татар шигырьләре, догалар укыйм, зикер әйтәм. «Дәрвиш»нең сәхнә гомере минем гомер белән дә тәңгәл килгәнгә күрә – уйнала һәм уйналган саен камилләшә бара.
Ягъни, без элегрәк караган «Дәрвиш» белән хәзер трансформация узган Раилнең «Дәрвиш»е аерыламы? Гәрчә шул ук Нургали Хәсәновка багышланган спектакльне шул ук Раил Садриев уйнаса да...
Бик зур трансформацияне үзем дә уздым, «Дәрвиш» тә узды. Мин аны нык сизәм: сәхнәдә югалам, вакытны онытам. Кайбер җирләрдә ул икешәр сәгать уйнала, беткәч тә кеше китми – мавзолейга шикелле су буе чират җыела... анда бит татар кешеләре генә түгел…
Чират? Автографкамыни?
Хисләрен белдерәләр, фотога төшәләр. Саратовта бер тамашачы кулымны эләктереп алды, җибәрми, елый: «Сез мине Аллаһка якынайттыгыз», – ди. Андыйлар күп. Соңыннан да язалар, үзем хәзер социаль челтәрләрдә актив булмагач, аларның постларын танышларым җибәрә.
Мин хәзер спектакльне ут сүндермичә уйный башладым, элек ут сүнгәндә киенеп өлгерә идем. Хәзер бит инде мине киендерүчеләр юк, сәхнәдә эленеп торган киемнәрне шунда киям. Сәхнәдә бер урындык та, бер өстәл, кувшин һәм чемодан, идәндә – суккан татар паласлары. Иң мөһиме – актер һәм аның тексты. Анда бит вакыт күчеп бара – солтан чоры да, туксанынчы еллар да, диңгезләргә дә кичәбез, чүлләрдән дә барабыз... «Сезнең белән шул юлларны үттек кебек», – диләр.
Мин әле паузада вакытта «Дәрвиш» буенча китап язарга утырдым, чөнки моноспектакльне карагач: «Китабы юкмы?» – дип сорыйлар. Башта брошюра булыр дип тотынган идем, зурая-зурая китап була башлады. Әле һаман да языла һәм камилләшә бара.

Документаль әсәр буламы?
Ул документаль булса да, сәнгати алымнар белән эшләнә, минем үз язмышым да кушылган. Дөрес, кузгалмыйча утырып язуы авыр, мин бит 45 минутлык дәрестә дә бер урында утыра алмый торган кеше идем. Аның структурасын рәтләп, язган кадәресендә туктарга да, чыгарырга кирәк инде. Камилләштерәм, өстим дисәң, аның беркайчан да язылып бетәсе юк.
Сиңа аны чыгарып бетерергә булышучы кирәкме?
Беркем дә кирәкми. Миңа тагын бер Раил кирәк.
Синең тормышыңдагы бу катлаулы чорның нәкъ менә «Дәрвиш» белән бәйле булуы турында ни уйлыйсың?
Мин хәзер паузада. Бу үзенчәлекле пауза. Кешеләрдә андый паузалар була. Аллаһы Тәгалә паузага куям дисә, теләсә кемне куя. Чирләсә дә кеше инде паузада: кемдер хастаханәдә озак ятарга мөмкин, кемдер авариядән соң озаклап тернәкләнергә мөмкин – шундый ук вакыт уза, шулкадәр үк акча түгелә. Мин моны «божественный карантин» дим. Ходай биргән бүләк... бүләк дисәм, нинди бүләк булсын инде, диярләр... карантин…
Фәнис Яруллинның бер шигыре бар. Фәнис абыйның хәле мәңгелек карантин иде бит инде. Армиядә хезмәт иткәндә ул шушы халәткә куелган, шушы халәткә куелмаган булса, бәлки күпме вакытын банкетларда уздырган, язучылар белән кайлардадыр йөргән булыр иде. Ә урын өстендә ул яза да яза: уянып китә – яза, йоклый алмый ята – яза, сызлана – яза. Әлбәттә, бу халәтне дә кем ничек файдалана бит... кемдер дөньяны сүгә. Хаталарны хата итеп кабул итә белергә кирәк.
«Дәрвиш»кә шундый эпизод керттем. Солтан белән очрашкач Нургали аннан сорый: «Сез – солтан, коры җирнең 4тән бере – сезнең биләмәләр, мөселман дөньясы сезнең даирәләрдә. Ничек шундый дәрәҗәгә ирештегез?» – ди. Солтан 2 бармагын күтәрә дә: «Дөрес карарлар», – ди. «Ә ничек дөрес карарлар кабул итәр дәрәҗәгә җиттегез?». 1 бармагын күтәрә дә: «Тәҗрибә», – ди. «Ә тәҗрибәне ничек тупладыгыз?». Тагын 2 бармагын күтәрә дә «Егылдым да тордым», – ди. «Ә егылу нәрсәдән гыйбарәт?». Солтан: «Хаталар», – ди.
Хата, аңлаган кеше өчен, иң зур коралларның берсе. Хаталар булырга тиеш, Аллаһ безне шулай яраткан. Бала йөреп китәр өчен егылырга һәм торырга тиеш. Кайнарлыкны яки салкынны аңлар өчен андый әйберне тотып карарга кирәк. Хатаңны дөрес аңлап кабул итәсең икән, ул энергия ябыла дигән сүз, метафизикада бу «обнуление» була – бу синдә база булып кына кала. Хатаңны кабатлыйсың икән, мәгънәсез бер адәм буласың, тормышың гел хатага гына корылган була. Хатаны ясаганда аның бит хата икәнен белмисең. Гөнаһ дигән төшенчә кешелек дөньясында кагыйдәләрне камилләштерер өчен, адәм баласын тотып торыр өчен кирәк…
Аллаһ бит дөньяны камил итеп яраткан, аның камил булмаган әйбере юк. Аллаһ безне яраткан икән, без дә камил. Гөнаһ төшенчәсе үзе белеп тыела алмаган кешеләр өчен кирәк. Болай дигәч мине хәзер муллалар сүгәрләр инде – алар сүккәч, язган әйберең укыла дип син дә сөенерсең – ләкин барыбер әйтәм: муллалар һәрвакытта да кирәкми. Кемгәдер кирәк – алар арадашчы. Ә миңа арадашчы кирәкми, мин аның язганнарын үзем дә аңлый башладым, мин аңлау юлында. Дәрвиш бит ул Ходай юлына баскан хакыйкатьне эзләүче кеше…

Бу чорыңа «Дәрвиш»нең туры килүе дә шуңа бәйлеме – аңлау юлында булуга.
Бер хикмәтле хикәят бар: Аллаһы Тәгалә адәм баласын балчыктан ясаган да җан өргән. Бер кисәк балчыгы калгач: «Нәрсә ясыйм?» – дип сораган. Кеше: «Бәхет яса миңа», – дигән. Ул балчыкны аның кулына салган да: «Барысы да үз кулыңда», – дигән. Барысы да кешенең кулында һәм күп кеше вәгазьгә мохтаҗ – арадашчы кирәк. Чөнки аңлатып бирүчеләр әз, бу мәшәкатьле дөньяда кешенең үзенә генә колбасадан арынуы авыр. Шаукымлы дөньяда муллаларның арадашчы булуы кирәк.
«Дәрвиш» моноспектакле үзе бер вәгазь – Җәлил хәзрәт карагач шулай диде. «Раил Садриев дигән артистны җенем сөйми иде, бүгенге спектакльдән соң минем аңа Раил хәзрәтләре дип әйтәсем килә, бу спектакль белән ул безгә зур вәгазь укыды. Барыбызга да шундый вәгазь укуга ирешергә кирәк», – диде.
«Дәрвиш» чоры кайчан бетәчәк?
Дәрвиш чоры бетмидер...
«Дәрвиш» моноспектакле чоры.
Син минем театрга кадәрге чорымны белмисең. Кеше цикллар белән яши – безгә аны аңлатучы кеше юк. Без: «Быелгы елны түздек, киләсе елга әйбәтрәк булырга тиеш», – дип өметләнәбез. Кытайларның, яһүдләрнең бөтен тормышы циклларга корылган – шуңа эшләре дә алга бара. 2 төрле цикл бар: берсе 7 еллык цикл – кешенең биологиясе үзгәрә (7 яшендә белем ала башлыйсың, 14 яшьтә балигъ буласың, 21 яшьтә тормышка әзер буласың...), 12 еллык циклда кешенең гамәле үзгәрә. Минем дә цикл төгәлләнгәндә трансформация кичереп, квант сикереше ясала. Миңа бүген 60 яшь – бу 12 еллык биш цикл тәмамлануы. 7 еллык цикллар белән 56 яшьтә тән үзгәреше иде, чырай үзгәргәндер, халәт үзгәреп бераз басылганмындыр. Ә инде гамәл үзгәрешенә килгәндә, мин инде бүтән гамәлләргә әзер – тегеләре шуңа әзерлек булган. Бу – тәҗрибә. Мин тормышымның 2 циклын театр белән үткәрдем: ул 2002 елда башланган иде – 2026 елда тәмамланды.

Алга таба нинди күчеш булырга тиеш? Раил Садриев нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш?
Бу беренче чиратта минем хатынның да соравы. Мин Буа театры өчен эшли алган эшләремне, минемчә, эшләдем. Революцион эшләр турында сүз бара – башымда туган хыялны кемнәрнеңдер ярдәме белән тормышка ашырдым. Ул минем 24 сәгать шуның белән яшәү дәверендә дөньяда барлыкка килгән театр. Буада мәһабәт биналы театрны булдырырга Хөкүмәт тә булышты, Аллаһы Тәгалә булышасы кешеләрне – үзешчән артистлардан башлап барысын да юлга чыгарып торды. Минтимер Шәрипович, Рөстәм Нургалиевич булышлыгы белән Буа театры бар! Россия киңлегендә дә Буа театры дигән үзенчәлекле төшенчә барлыкка килде. Минем хәзер бу циклым бетте. Мине юл чатында туктаттылар...
Күз алдына китер: Буада театр төзелде, мәһабәт бина, барысы да Раил Садриев турында язалар, 11 мең кешегә берүзе уйный, «Алтын битлек»кә бара, артист та булмаган, дикциясе дә аңлашылмаган Раил... Шул Раил театры белән «җигүле атларда бара», музыка уйный, без барабыз... бер агач ауды – сизмәдек, ул кисәтү булган, арттан чапкан бүреләргә дә тоттырмадык... бер җирдә туктаталар... атлар туктый... тикшерик әле, атларыгыз дөрес җигелгәнме, арбагызда нәрсә бар... шул вакыт алгарак китеп карасаң, 100 метрдан юл аерыла икән. Минем юл уңга китә, ә мин сулга китәргә тиеш һәм Буа театрын да алып барырга тиеш. Буа театры метафизик театр булырга тиеш, замана театры! Андый театр татарда юк, руста да туып кына килә. Ул замана таләбенә туры килә торган театр. Аның бер дәлиле – «Дәрвиш» спектакле.

Метафизик театрмы?
Бар бер данлыклы кеше – язучы, телевидение алып баручысы Эдвард Радзинский. Аның дөнья театры кайда бара дип психологик яктан уйланулар белән борчылып язылган бер мәкаләсе бар. Театрның формасы камилләшә кебек, ләкин сәхнәдә чишенәләр, җенси әйберләргә имитация күрсәтәләр – форма бар, эчтәлек юк. Кемнәрдер залдан чыгып китә, кемнәрдер шуны хуп күрә. Без 2022 елдан соң тәгаен аңладык – бу безгә туры килми, безнең мәдәни код та, җенси код та аны укый алмый.
Ә театр бит яшәргә тиеш. Театр бит, Гоголь әйтмешли, зур мөнбәр, бүгенге роботлаштырылган заманда ул кеше белән тулы контакт булдыра алучы күренеш. Күзгә карап аралашу хәзер иң дефицит әйберләрнең берсе. Кино барлыкка килгәч тә, телевидение барлыкка килгәч тә театр үлмәгән, ясалма фәһем барлыкка килгәч тә үләргә тиеш түгел. Радзинскийның шул уйлануларын укып яткан идем, төнлә тиргә батып уяндым да уйларымны язып куйдым. Изге китапларда язылган чорлар җитеп бара: кешеләр төньяктан көньякка, көнчыгыштан көнбатышка яки киресенчә ризык эзләп түгел, Аллаһ тәгълиматын эзләп йөриячәкләр.
Шундый заман килеп бара: куркыныч әйберләрнең берсе – депрессия, кеше үзенә тынычлык таба алмый, күңеле үсми. Күңел ул тән түгел, күңел тынычлыгына җан азыгы кирәк. Җан азыгын бирүчеләрнең берсе – театр. Аны гади театр да биреп бетерә алмый. Буа театры телен асылындырып җирләр буенча йөри, Казахстанга 35 көн йөреп кайттык, шуның 11 көнен автобуста йоклап бардык. «Син дә артистлар белән автобуста йокладыңмы?» – диләр. «Минем бит театр машинасы юк», – дим, театрда әлегәчә «служебный» машина юк.
«Дәрвиш»нең килеп чыгуы да шуңа бәйле – мин кешеләр арасында йөреп, тамашачы алдына чыгып, нинди театр кирәген яхшы беләм һәм тизрәк шундый театрны өлгертәсе килә. Шуңа күрә ашыкканда хаталар да киткәндер. Буа театры инде гастрольләрдән йөрүдән туктарга тиеш, чөнки аның репертуарында «Шобага» кебек метафизик спектакльләр булырга тиеш. Кеше театрга табибка барган шикелле килергә тиеш. Больничный алу өчен түгел, дәваланыр өчен килгән кебек. Кеше театрдан табибтан кайткан кебек өмет белән кайтып китәргә тиеш. Станиславский тәгълиматы буенча кеше театрга бер төрле кереп, икенче төрле чыгып китәргә тиеш – бераз гына булса да үзгәрергә тиеш. Театр ул – гавамның халыкка әйләнүе. Каядыр яхшы күрәзәче бар икән, син бит араларны карамыйча шунда барасың.
Бу хәзер Буа театрында синнән башка шулай булачакмы?
Миннән башка була алмый. Мин шулай күрә идем. Минем спектаклем шундый. Театр шундый булмый икән, киләчәк театрының булуы икеле. Кеше форма күрергә түгел, театрга Ходай сүзен ишетергә килергә тиеш.
Син Буа театрының бүгенге халәтен белеп торасыңмы?
Әлбәттә, тамашачы булып йөрим. Кайсының яртысыннан чыгып китәм, кайсында азагына кадәр утырам, артистлар янына кереп тә фикеремне әйтәм.
Бая Фәнис Яруллин турында әйткән идең, фикер җебен өзмәс өчен сорамадым. Сез Фәнис абый турында Кулов белән спектакль чыгармакчы идегез.
Ул әзер. Илдар Юзеев иҗаты буенча да эшләдек. Алар барысы да паузада тора. Аны миннән башка кеше уйнамый ич. Алга бару өчен кешедә трансформация булырга тиеш – кеше бер халәттә генә тора алмый. Бер халәттә торган кеше хатирәләр белән яши, үткәнне матур итеп сөйли, чынлыкта алай булмаса да. Кеше бит хәзер үткәнне мактый, бүгенгесен ошатмый, иртәгәдән курка.

Тимур Кулов, дигәннән, аны Татарстанга да, татар дөньясына да син алып кердең...
ГИТИСның элеккеге ректоры Григорий Заславский аны татарның иң яхшы режиссеры диде...
Дигәндер. Миңа аның «Моң» театрындагы «Кызыклы шәкерте» ошамады. Элек Сез аның белән гел бергә идегез. Хәзер аралашасызмы һәм аралашачыксызмы?
Аерым мөнәсәбәтләр юк. Мин ул егеткә бик ышанам, ул тыңлый һәм бик тиз аңлый белә торган егет. Ул эзләнүдә. Ул замана кешесе. Әле Тимур белән күрешкән юк. Бер очрашып сөйләшербез әле. Аңарчы ул яңа экспериментлар аша тагын бер үр яулаган булырга тиеш. Үсә бит ул. Казанда аны кабул итмәделәр. Камалда спектакль куярга тиеш иде, башта ризалаштылар, аннары каршы чыктылар.
«Кызыклы шәкерт» аша шул протестлары, комплекслары чыгадыр инде алайса. Татар була алмаганына комплекслардыр кебек.
Бардыр. Телне белми, ләкин аңлый. Аның хатыны Фәнис Яруллинның туганнан туганы бит. Тимур бик затлы нәселдән ул.
«Дәрвиш»тән соң тагын яңа спектакльләр булачакмы? Раил Садриев башында яңа спектакль идеяләре йөриме?
Яңа спектакльләр булачак. Аның режиссеры Раил Садриев булачак һәм Раил Садриев уйнаячак. Бүгенге вазгыятькә корылган һәм кешегә җан азыгы булырдай әйбер булачак.
Шулай итеп Раил Садриевның үз театры барлыкка киләчәк...
Шулай булыр инде. Килсә, начар түгел бит. Камилләшә бит дөнья...
Камилләшә... һәм кысыла да – Раилнең труппасы белән бөтен бер театры бар иде, хәзер бер Раил үзе бер театр. Шул ук эшне башкара..
Әйе, элек тә шул ук эшне башкара иде.
Элек ул башка кешеләргә дә яраткан эшләрен башкарырга – театрда эшләргә мөмкинлек бирә – аларга булыша иде. Хәзер үзе генә...
Күренекле галим Петр Капицаның: «Коллективыңны тикшерү өчен телефоныңны өзеп ялга китеп кара», – дигән сүзе бар. Менә, миннән башка да эшлиләр бит, димәк, аларга дөрес юнәлеш биреп калдырганмын. Яхшы җитәкче була алганмын, димәк. Спектакльләрнең сыйфатын әйтә алмыйм... Кофе эчәсеңме?
Рәхмәт, кофе эчәм. Раил, син бик юмарт кеше, һәрвакыт кешене сыйлыйсың. Моның төбендә дә әлеге дә баягы метафизикаларың ятамы?..
Биргәнгә бирәм дигән Ходай. Дөнья энергия алмашуга корылган. Бөтен нәрсә энергиядән тора...
Синең депрессия булдымы бераз энергияңне алмаша алмыйча ябылып ятканда?
Юк. Депрессия ул хәзерге моментны аңлый алмаудан килеп чыга. Күп кешенең күп әйбере кешене гаепләүгә корылган бит. Минем белән булган ситуациядә мин беркемне гаепли алмыйм, гаепләмим дә... Гаепле кеше – Раил Садриев. Гаеп тә түгел, мин үтәргә тиешле сценарий. Кеше авырса кемне гаепли – стрессларынмы? Чынлыкта болар барысы да булып тора, болар – репер ноктасы. Кеше светофорга зебрадан чыкканда нинди төскә басканын карап тормый бит: акка да, карага да баса. Ә мин акка басып кына чыга башладым – шулай өйрәндем. Тормышын аңлап алып барган кешеләр актан акка гына йөриләр, кара төс уртада кала. Карага басканнар тормышы барып чыкмаганга һаман кемнедер гаепли. Кара төс бөтен кешенең дә тормышында була. Кара төс монда шартлы әйтелде – дөрес аңла. Аңлап яшәргә кирәк...
Тормышны аңлап дигәннән, кайчагында дөньяны онытып торасы килмимени? Баш бит арый гел уйлап, гел аңлап торганнан.
Актер Александр Филиппенко белән бер очрашканда ул әйткән иде: «Без яхшы заманнарда яшәдек – бу кадәр стресс юк иде, сез бик киеренке чорда яшисез. Минем киңәшем – вакыт-вакыт үзегезне розеткадан чыгарып торыгыз», – диде. Минем розеткадан алынган халәтемдә уйлар башкача бара.
«Уйларымны учка кыскан идем,
Бармак арасыннан кан тамды,
Сулышымны тамчыларга өрдем -
Һәр тамчыдан чәчкә яралды.
Күрә белсәң, гаҗәпләнә белсәң,
Дөнья бит ул тоташ могҗиза.
Могҗизалы шушы дөньяларга
Сулышым кирәк булса, мин риза».
Фәнис абый Яруллин шигыреме?
Әйе. Минем өчен дөнья камил, тылсымлы. Анда бер артык әйбер дә, ким әйбер дә юк – барысы да баланста, барысы да төп-төгәл, камил.
Раил, синең кабинетыңда символик әйберләр бик күп иде – нәрсәне дә булса алып киттеңме?
Шунда торалар. Мин бит күп йөрим, яңа әйберләр болай да күп җыела.
Син хәзер кайда яшисең? Авылдамы, Казандамы?
Авылда. Ләкин хәзер күп вакыт юлда уза.
Өй дип авылны атыйсыңмы?
Әйе, өй дип авылдагы өйне атыйм. Анда минем балачактагы шул ук һава. Мин ул өемдә телефонны зарядкага куйган шикелле.
Ә авылдагы кунакханәң?
Ул тора. Алар бит театр өчен эшләнгән иде. Авылда кунакханә бизнесы була алмый. Әтиләр төзегән иске правление бинасы иде бит ул – аны без кеше торырлык хәлгә китердек, чөнки театрга килгән режиссерларны кайдадыр тотарга кирәк иде. Ашатыр өчен дә рестораннар акча сорый, ә монда бәрәңгесен алып килдең, тавыгын суйдың – көне буе ашатып була. Хәзер барысы да паузада тора…
