Аяков турында Кулов чыгарган бер зур «фарс» – һәр татарга карау «фарыз»...
Милли китапханә территориясендә урнашкан MOÑ театраль мәйданчыгы «Уроки татарского / Кызыклы шәкерт» дип аталган спектакль чыгарды.
MOÑ театраль мәйданчыгының милли тәңгәллек һәм тел мәсьәләләренә кагылышлы өченче спектаклен чыгарды, димәк, «Уроки татарского / Кызыклы шәкерт» премьерасы белән бергә тулы бер цикл дияргә мөмкин.
Беренчесе – «Моң» ситкомы (2020 елдан бирле театр репертуарында), икенчесе – «Театр горожан» форматында куелган «Чын татар» спектакле (анысы озак бармады). Ниһаять, режиссеры Тимур Кулов үзе «абсурд элементлары белән фарс» дип атаган жанрда «Кызыклы шәкерт» спектакле.
- Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән тормышка ашырылган («комиссия по языкам при Раисе РТ» дигәндә мәгълүм комиссия күздә тотыладыр – авт.)
- Исеме Габдулла Тукайның балалар өчен язылган билгеле шигыреннән алынган.
Спектакль Магина Бумагинаның «Подвал моей культуры» дигән романы буенча куелган, диелә. Оештыручылар билгеләп узганча, роман китап киштәләрендә барлыкка килгән дә, шунда ук юкка да чыккан. Китаптагы фикерләр цитаталар булып таралган, ди. Бумагина куйган сораулар романны бестселлер итеп кенә калмыйча, тотрыклы мәдәни мемнар чыганагына әверелдергән, ди. «Подвал...»дагы фразалар театраль кулуарларда, университет дискуссияләрендә яңгырый, ди. Шәхсән үзем моны раслый алмыйм, аңлавымча, бөтенләй юк андый китап, һәрхәлдә аның барлыгын раслаучы табылмады. Кулов һәм аның командасы «бар» дигән икән… Әйсәнә, булса ни дә, булмаса ни… Ә шулай да сорау кала: алай ярый идемени?
Спектакльнең төгәл авторлары булмау яки аның ачык кына күрсәтелмәве, ягъни, барысы да төгәл күрсәтелгән программа кулланмау Тимур Куловның иҗат биографиясендә Буа театры чорыннан килә. Биредә «Дәрвиш», «Шобага» кебек театрны таныткан спектакльләрдә кайсы авторның күпме микъдарда өлеш керткәне тәгаен генә билгеләнми иде. Тимур Кулов хәзер дә шушы гадәтне куа икән – монда инде юк авторны уйлап табуга кадәр барып җиткән.
Тимур Кулов – Чаллы егете. Татарстанга режиссер буларак Буа театры аша килеп керде. Биредә театраль лабораториядә катнашып, театр җитәкчесе Раил Садриев белән уртак тел табып, дистәләгән спектакль чыгарды, шул исәптән, Раил Садриев үзе уйнаган «Дәрвиш» моноспектаклен дә. Тимур Кулов берничә ел театрның штаттагы режиссеры булып торды дип беләм. Буа театры Тимур Кулов куйган «Шобага» спектакле белән фестивальләрдә катнашты, ул Зифа Кадыйрова китабы буенча сәхнәләштергән «Бәхеткә юл кайдан?» спектакле белән татар яшәгән күп төбәкләрдә булды. Тимур Кулов Минзәлә театрында Чыңгыз Айтматов буенча «Җәмилә» спектаклен чыгарганын хәтерлим, Кариев театры ул куйган «Рөстәм маҗаралары» спектакле белән «Алтын битлек» театр премиясенең махсус призын алды. Хәзерге вакытта Тимур Кулов Санкт-Петербург ТЮЗының чираттагы режиссеры. Былтыр, булса кирәк, әлеге театрда «Шурале. История одной семьи» дип аталган спектакль чыгарды. Ул репертуарда.
Тимур Кулов яңа интервьюсында үзенең Татарстандагы берәр театрны җитәкләргә теләге юк түгеллеген сиздергән. Үз вакытында Раил Садриев белән Тимур Кулов тандемында Буа дәүләт театры шактый казанышларга иреште. Хәзер театр Раилсез һәм Тимурсыз тернәкләнергә азаплана. Бәлки, Тимур үзе бу театрга алынып, аны яңадан яңа биеклекләргә күтәрер.
«Уроки татарского / Кызыклы шәкерт» спектаклендә вакыйгалар татар йортында (бәлки подвалындадыр) бара. Тамашачы каршысындагы диварда татар спектакльләреннән тарихи афишалар. Ә тамашачының сул ягында режиссер Аяковның төрле ремейклары. Аналы-уллы татар гаиләсе (Миләүшә Шәйхетдинова белән Нурбәк Батулла) Санкт-Петербургтан килгән татар милләтеннән булып татарча белмәгән режиссер Артур Аяковны (Илнур Гарифуллин) урлап ябып куйганнар.
Аяков иптәш татарча белмәвен аклап, радиога биргән интервьюсында: «Барыбыз да глобаль дөньяда яшибез, шуңа да үзебезнең үзтәңгәллегебез подвалында ябылып яту милли мәдәниятнең үсеше өчен стагнация дип саныйм», – дигән. Шуңа да милли җанлы татарлар аны милли рух булмауда гаепли һәм аннан Тукайның «Шүрәле»се буенча үзләре белән спектакль куйдырталар. Үзләре гөбәдия белән чәй эчкән арада радиодан татар теле дәресләре куялар. Әлеге абсурд элементлы фарсның азагында режиссер әфәнде татарлар өчлеген (ана белән улы янына участковый да кушыла – Рөстәм Гайзуллин) агач әрҗәгә ябып куеп, әрҗә өстенә гөбәдия утырта. Ягъни, Былтыр Шүрәленең бармагын кыстырган кебек, Аяков үзеннән татар ясамакчы булган 3 татарны агач әрҗәгә (гробка дип аңларга була) ябып куя. Азактан «солидный гына монолог» һәм озакка сузылган алкышлар.

Нурбәк Батулла башкарган төп персонаж Фәридт исемле, әйе, исемнең азагына ДТ хәрефләре бар һәм аларның икесен дә әйтү мөһим. Персонажның исемен Фәрит дип белеп, татарның Фәрит исемле режиссерлары турында сүз бара дип уйламагыз тагын, кабатлап әйтәм – герой ФәриДТ исемле.
Аның әнисен Миләүшә Шәйхетдинова уйный – чәй-гөбәдия һәм милли рух дип гөлдерәп йөрүче хатын образы тапшырылган аңа. Заманында «Зөләйха күзләрен ача» киносында төшүдән баш тарткан Миләүшә Шәйхетдинова да туган театрыннан тыш проектларга алына башлаган, әрәм ятмасын дип моңарчы куелган штампларын сатып кайткан – молодец.

Тинчурин театрына милли рухлы Айдар Җәббаров килгәч, өр-яңадан ачылып киткән Рөстәм Гайзуллин да үзен «Моң» мәйданчыгында сынап карарга уйлаган – өстәп әйтер сүзем юк, монологында әйтәсен әйтте. Шәп итеп әйтте. Мин спектакльдә гомумән гел Рөстәмгә карап утырдым.

Аяков ролендә – Илнур Гарифуллин. Иҗатын ТЮЗда башлап, аннары билгеле бер вакытта биредә баш режиссер булып торган Туфан Имаметдинов ТЮЗдан киткәч аның белән бергә Тинчурин театрына күчкән, анда «Идегәй»не уйнаган талантлы актер. Хәзер ул ГИТИСта режиссерлыкка читтән торып укый, Минзәлә театрында режиссер булып эшли, ГИТИС дипломын алгач, баш режиссеры булачактыр дип фаразлана. Әлегә Минзәләдә бер спектакль чыгарды – «Сак-Сок».

Спектакльнең ниндидер тирән катламнарын тамашага барып караган кеше үзе табар. Минем аның иронияле тышчасы аша үтеп эченә керәсем килмәде – кагыласы да килмәде ул тышчага. Шулай итеп, спектакль дә минем җаныма үтмәде, мин дә аның җанына үтәргә теләмәдем.
Миңа бу фарс, беренче карашка, Аяков иптәшнең башындагы «тараканнары» булып тоелды, саташулары, ягъни мәсәлән.
Тик ни өчен ул татарлар белән саташа икән соң? Нигә Чехов белән Шекспирны куеп тыныч кына яшәп ятмый? Нигә кирәк аңа үзтәңгәллек мәсьәләләре? Нигә кирәк аңа гөбәдия белән чәй? Нигә кирәк аңа калфаклы костюмерша апа? Шул ук сораулар персонаж Аяковка гына түгел, режиссер Куловка да – «телләр комиссиясеннән» акча ала-ала телсезлекне аклап һәм акланып яту сораламыни соң? Аңа «Милли рух юк» дип кемдер әйтеп, шул сүзләр куркыныч төш булып керәмени? Йа Аллам, нигә бәйләнәләр икән татарлар бу талантлы егеткә? Бәйләнәләрме икән? Милли рухсыз да яшәп була бит – яшәсен!
Әйткәнемчә, MOÑ театраль мәйданчыгындагы бу спектакльнең башка катламнарын һәм башка мәгънәләрен эзләп мәшәкатьләнмим. Бик күп төрле кызыклы мәгънәләр салынса да, гөбәдия белән чәйгә һәм яшелле-кызыклы турсикка терәлгән сәхнә әсәре миңа кызыклы түгел. Мин бу ирониянең нигә кирәген дә аңламадым.
Рефлексияләрен һәм комплексларын да гонорарга әйләндерә алган кешеләргә сокланырга гына кала – кул-аяклары сызлаусыз булсын!

