Раил Садриевка изге теләкләр: «Безнең таянычны тоеп, берүк исән-имин котылсын иде»
Кичә республиканың театр дөньясын гына түгел, татар җәмәгатьчелеген фаҗигаи хәбәр тетрәтте – Татарстанның атказанган артисты, Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. Россия Тикшерү комитеты аны вазифа вәкаләтләрен үз файдасына кулланган дип шикләнә.
Бүген суд Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул итте. Аңа театрга йөрергә, җинаять эше буенча шаһитлар белән очрашырга, яшәү урынныннан төнлә чыгып йөрергә, интернет кулланырга, хатлар җибәрергә һәм кабул итәргә ярамаячак. Чикләү 2 июльгә кадәр дәвам итә.
Әле берничә көн элек кенә Раил Садриев социаль челтәрләрдәге видеопостында 10-16 май көннәрендә Архангельскида үткән «Ломоносов-фест» тәмамлануы, «Дәрвиш» спектаклен карагач, тамашачының яшьле күзләре турында сөйләгән. Архангельскидагы чыгышы театрның үсешендә чираттагы этап булуы, театрның диапазоны киңәюе турында әйткән. Инде шушы ук спектакльгә бәйле шундый хәбәр. Кичәге көнне әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова «кара сишәмбе» дип атады. Соңгы арада татар дөньясы өчен хезмәт иткән шәхесләргә кагылышлы мондыйрак хәбәрләр булгалады. Әмма иң тетрәндергәне һәм күңелдә каршылык тудырганы шушысы иде.
Бу язма Раил Садриевның мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен хөрмәт булып яңгырасын иде. Ә хөкем гадел булсын иде, дигән теләктә.
Раил Садриев – татарның гаҗәеп бер шәхесе. Журналистлар белән актив аралаша, уйламыйчарак әйтеп «кыен да ашаганы» булды. Кыен ашаганнарын бүген искә алмыйк. Биредә аның бер интервьюсыннан юллар китерәм:
«– Синең сәхнәгә чыгуың – тамашачы мине белә, миңа килә, дип акча эшләүме, әллә беренче урында синең сәхнәдән ләззәт алуыңмы?
Рузилә, нинди акча? Акча эшләү турында уйлый торган кеше булсаммы...
Театр өчен синең харизмаң белән акча эшләү турында сүз бара. Синең белән план үтисе җайлы, дип уйлыйм.
Сорыйлар бит, үзе кирәк, үзе килдеме, диләр.
Ягъни, беренче урында ләззәт түгелме?
Ләззәт! Мин бит үземне клонлый алмыйм. Театрның планы бар, өстәмә акча булса, тагын ниндидер планнарны тормышка ашырып була. Театрда әллә нәрсәләр эшлисе килә. Без яңа бинада күргәзмәләр өчен фойеда махсус галереялар ясаттык. Рәсем ясаучы буларак әйтәм – сынлы сәнгатьтән күп нәрсә тора. Мин кайбер картиналар яныннан китә алмыйм...
Ләззәт темасына кире кайтыйк әле.
Бу – ләззәт. Мин Буада яшим бит, минем өчен ул – «көч алу урыны».
Димәк, сәхнәдән «балдеешь», әйеме?
Тамашачыдан «балдею». Мин бит аның белән контактка керәм: алар – миңа, мин аларга бирәм. «Сине тамашачы суырып ала, дип курыкмыйсыңмы», – диләр. Элек ирле-хатынлы артистлар белән гастрольләргә йөргәнем булды, исемнәрен әйтмим. Билет аз сатылса: «Күпме сатылган, шуның кадәр генә куябыз да кайтып китәбез», – диләр. «Сиңа артыгы түләнми бит, нигә туктамыйсың инде», – диләр. Ә мин ләззәт алам. Миңа бу сүзне беренче Фирзәр Мортазин әйтте: «Сиңа читтән карап торам, син бит ләззәт аласың», – диде. Укытучыларны сөйләүдән туктатып булмаган кебек, мине сәхнәдә туктатып булмый...»
Әлеге вакыйга буенча Татарстан Мәдәният министрлыгының аңлатмасы: «Хокук саклау органнары бу ситуацияне объектив ачыкларлар. Шунысын да билгеләп үтик: зур булмаган шәһәрдә үз артыннан театрны алып барырдай һәм театр сәнгатенең йөзе булырдай кеше табуы мөмкин түгел диярлек.
Мәсьәләнең асылына килгәндә, шунысын да ассызыклыйк: бу – спектакль-монолог, һәм Раил Садриев монда бердәндер актер гына түгел, иҗат итүчеләрнең берсе дә.
Кыскасы, болар барысы да җентекләп өйрәнүне таләп итә, һәм без хоукук саклау органнары белән берлектә чишелеш табылыр, дип уйлыйбыз».
Әлеге вакыйга уңаеннан иң беренче булып фикерен ачык мәгълүмат кырында белдергән кеше Миләүшә Хәбетдинова булды. Үз рөхсәте белән аның текстыннан өзек бирәбез. Шулай ук башка кешеләрдән дә фикерләр җыйдык.
Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова: «Кичәге көнне татар театры тарихында «кара сишәмбе» дип атарга мөмкин. Бу хәбәргә ышанасы килми, ләкин факт – ул факт булып кала инде.
Татарның бу талантлы һәм булдыклы улының эшчәнлеген кызыксынып күзәттем. Туган җирендә бизнес булдыруы һәм көчен кече ватаны мәдәниятенә салуы өчен хөрмәт итә идем. Кечкенә шәһәр театр тормышының үзәгенә әверелде – эре фестивальләр уза, күпме кеше килеп, районга керем кертә. Сирәк кенә булса да, Буага килеп, биредә мәдәният үсешенә соклана идем.
Раил – «хозяйственник» кына түгел, тирән белемле шәхес. Аның белән аралашу – җан рәхәте. Кайчакта бәхәсләшә дә идек. Ул ярарга тырышып сөйләшми, турысын әйтә. Иң мөһиме – туган ягын кайгыртты, аның өчен Буа төбәгенең чәчәк атуы мөһим. Районны борай уңышына гына түгел, мәдәнияткә дә игътибар итәргә ышандыру җиңел түгеллеген чамалыйм.
Алга таба нәрсә булачагын белмим, әмма аның энергетикасы, тугрылыклыгыннан, тырышлыгыннан башка театраль түтәлне чүп үләне басарга мөмкин, ул кибеп корырга мөмкин.
Минем өчен бу вакыйга – зур фаҗига, бу вакыйга артында тулы бер коллективның язмышы ята. Бу вакыйга гадел хәл ителсен иде. Коллектив таралышмасын иде!»
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин: «Без Раил белән 40 елга якын дуслар, фикердәшләр. Без – гаилә дуслары. Ул – эчкерсез кеше, иҗади фикерле шәхес, артистлар белән гел дус булып яши. Ул, алдына зур планнар куеп, хыялын гамәлгә ашырды – Буа театрын аякка бастырды, кайчандыр булган театрны реанимацияләде. Канында эшмәкәрлек булгач, амбициоз планнар белән театрны алга алып бара. Аның театр дөньясында нинди урын тотуы барыбызга да мәгълүм: Буада фестивальләр үтә, үзе быел «Алтын битлек»кә дә дәгъва кыла. Гомумән, республикада театр сәнгате үсеше ягыннан Буа – иң актив төбәктер.
Мин бу аяныч хәбәргә шаккаттым гына димим, нык борчылдым. Бу – фаҗига дәрәҗәсендәге вакыйга. Театр кешеләре театр өчен борчыла, ә мин күбрәк үзе өчен һәм гаиләсе өчен борчылам. Хәзер болар барысы да, резонанс буларак театрга, труппага бәрәчәк. Алга таба театрның язмышы ничек була? Сорау өстенә сорау. Бик аяныч хәлләр. Беренче чиратта бу – кешенең язмышын, рухын сындыра торган әйбер.
Бу чараны театральләштерелгән дәрәҗәдә үткәрмәсәләр дә була иде. Дөнья җимерелгәнмени?! Бу бит инде башкаларны куркыту максатыннан эшләнә. Бөтен республикада матур булмаган вакыйга буларак кабул ителде, аны яраткан кешеләрнең йөрәгенә таш булып ятты. Өметсезлек барлыкка килә башлады. Моны бит цивиль яктан да карарга кирәк: Раил – танылган кеше, андый кешегә аерым хөрмәт тә күрсәтелергә тиеш, дип саныйм. Суд булмаган, «презумпция невиновности» дигән әйбер бар. Нәтиҗәсен суд кына чыгара ала. Иминлек саклау органнары аны җинаять эше итеп түгел, хокук бозу итеп квалификация ясасыннар иде. Югыйсә, җинаять эше ачканнар, дип язылган бит. Җинаять эше итеп каралса, Аллам сакласын, зур җәза.
Ләкин, ничектер, махсус резонанслы итеп эшлиләр. Бу – кешенең күңелен бетерә торган нәрсә. Димәк, кешенең казанышлары бөтенләй санга алынмый. Орден-медальләр таккан булалар, димәк, болар бернәрсә тормый. Ә гаделлек бизмәне? Абынып киткән очракта уңай гамәлләрең бөтенләй саналмыймыни?
Минем эчке дөньям каршылык күрсәтә: болай ярамый! Кешенең шәхесен, абруен бетерәләр, рухын сындыралар. Рухын сындырсалар, кешенең җиң сызганып эшләргә теләге каламы? Әлбәттә, юк.
Танылган атаклы милләттәшләребезнең бәхетсезлеккә дучар булулары мине нык борчый, чөнки бу – тенденциягә әйләнеп бара. Бу – бик начар. Бу тарихта булган вакыйгаларны хәтерләтә. Төшкә керергә дә куркыныч әйберләр, дөресен әйткәндә. Әлбәттә, Раил – көчле рухлы кеше. Җылы сүз, теләкләр белән генә булса да ярдәм итергә тырышыйк.
Милләттәшләремә һәм кәсептәшләремә үтенечем бар – бер-беребезгә мәрхәмәтлерәк булсак иде: чөнки бу – көнләшеп йөрүчеләрнең шикаятьләре аркасында барлыкка килгән бәла түгелме икән, дигән шигем бар. Аз гына уйланыйк – кешенең язмышы белән шаярырга ярамый. Вөҗдан газабы дигән әйбер дә бар бит әле...»
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис: «Һәр шәһәрнең аңа шәһәр статусы бирдертә торган үзәге була. Әлмәт, Бөгелмәнең бу үзәге нефть булса, Буага шәһәр статусы бирдертә торган үзәкләрнең берсе – театр. Раил Садриев кебек кеше булмаса, бүгенге көнгә кадәр Буа театры булмас иде. Бу – 100 процент шулай. Раилнең тырышлыгы, сәнгатькә бирелгәнлеге аркасында Буа чын мәгънәсендә шәһәргә әйләнде. Безнең Буада хәзер югары уку йорты гына юк, шәһәрне шәһәр иткән калган бөтен нәрсә дә бар.
Соңгы елларда театр Буаны мәдәният үзәгенә әйләндерде, театр үзәгенә генә түгел, мәдәният үзәгенә. Россия шәһәрләреннән күренекле кешеләр килә, Буа турында сөйли башладылар. Бу сөйләшүләр Буаны анализлаганнан соң гына булырга мөмкин. Буаны анализлагач күренекле яклары ачыла төшә, шул күренекле якларының иң яктысы – Раил Садриев оештырып җибәргән Буа драма театры.
Буа театры гади театр түгел. Буа театры берсенә дә охшамаган. Аның үзенчәлеге – Раил Садриевның эстетик карашларына турыр килә торган итеп оештырылуда. Шуңа анда Мәскәүдән театр кешеләре дә тартыла. Раил Садриев минем өчен театр кешесе генә түгел, мәдәният үзәге җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе буларак та күренекле урын тота.
Раилне бер кешенең дә, беркайчан да байлык эчендә күмелеп, масаеп ятканын күргәне булмады. Без ничә еллар таныш, минем аны алай күргәнем юк. Ул халык өчен эшли, бу – аның бик күркәм кешелек сыйфаты».
Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Кичә шушы хәбәрне алгач, фестивальдә 2 сәгать шок хәлендә йөрдем. Уфага «Туганлык» фестиваленә килгән театр тәнкыйтьчеләре белән дә шаккатыштык. Безнең өчен бу – зур күңелсезлек кенә дә түгел, аңлатырга сүз генә җитмәс... Миңа бу хәбәр бик ачы булды. Спектакль караганда да Раил баштан чыкмады.
Раил турында күп яздылар. Раил кебек, бәләкәй Буаны күтәрә алган кешеләр сирәк була. Ул төрле яклап талантлы. «Соры тычкан»нарга бернәрсә дә булмый – яшиләр. Ә ул артык күренүе белән үзенә игътибарны җәлеп итә. Финанслар белән ялгышкандыр, алай эшләргә нәрсәдер мәҗбүр иткәндер, хилафлык булгандыр, башка төрле юлы булмагандыр. Ул мәсьәләдә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Берүк чыгарсыннар гына, хокук бозу булган икән, җәзасын алыр – акчаларын кайтарырмы, штраф булырга мөмкин, сүз дә юк, баштан сыйпамаслар.
Без бит аның белән ничә еллар янәшә барабыз. Аның ничек җигелеп тартулары күз алдында булды. Аның метеор кебек бөтен җиргә өлгерүләре... Кемнәрдер аңа ярдәмгә ташланырга тиеш, дип исәплим. Берсе комментарийларда «вороватые директора провинциальных театров» дип язган. Гомумиләштерүләр бара. Башка театрлардагы хезмәткәрләр, шуңа карап, директорлар барысы да шундый дип уйларга мөмкин бит. Аңлаганы алай итмәсә дә... Бүген дә, яңа мәгълүмат юкмы дип, интернетта карап чыктым. Яхшыга юрыйсы килә – үзе метафизика дип сөйләргә ярата бит: ни юрасаң шул була. Безнең таянычны тоеп, берүк исән-имин котылсын иде.
Тагын шунысы да бар: явызлар күп бит дөньяда – «подстава» булырга да мөмкин. Мин үзем дә – шикаятьләрдән зыян күргән кеше. Кемдер өстеннән йөргәндер, дигән шигем дә бар».
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Раил абыйны иҗатчы буларак бик хөрмәт итәм, лидер, театр булдырган кеше. Калганына кысыла алмыйм, ялгышлык, хата дип, тиз арада уңай хәл ителер дип өметләнәм».
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Раил – театр өчен җанатып йөри торган кеше. Бу вакыйганың нечкәлекләрен белеп бетермим, мин моны ниндидер аңлашылмаучанлык кына дип уйлыйм. Нәрсәнедер эшләп бетермәгәннәрме, ниндидер документны алып кайтып бетермәгәннәрме икән. Ләкин Раил – бик намуслы кеше, чын театр кешесе».
Түбән Кама театры директоры, режиссер Рөстәм Галиев: «Раил Садриев – бүгенге көндә театр өлкәсенә үзенең зур өлешен кертә торган кешеләрнең берсе. Мин аны бик хөрмәт итәм. Чаллыда, Минзәләдә, Әлмәттә, Түбән Камада театр булганда, Буа ягы безнең ятрак, ятимрәк як кебек тора иде. Раил анда ут кабызды, театр барлыкка китерде. Буа театры үз сүзен әйтә ала торган, янып торган театрга әверелде. Моның өчен бик сөенә идем. Тукайның «Безнең халык үлгәнме, әллә йоклаганмы» дигән матур сүзләре бар бит. Шушындый урында халыкны төрткәләп-типкәләп уятучы кешеләр кирәк, нәрсәне дә булса ватарга-җимерергә кирәк, ачы тавыш белән кычкырырга кирәк. Шундый вакытта Раил нәрсәдер эшли иде. Татар эчендә шундый кешеләрнең булуы, нәрсәдер эшли белүче кешенең булуы мине һәрвакыт шатландыра. Нинди дә булса көчле шәхеснең килеп чыгуы һәрвакыт та куанычлы хәл булды. Раилның милләт өчен шулай янып эшләве безнең өчен матурлык булып торды, матурлык булып тора».
Язучы Хәбир Ибраһим: «Бу – татар зыялылары өчен бик авыр. Буа театрына Раил кирәк. Бу театрны Раилгә беркем дә китереп бирмәде, ул бу театрны беркемнән дә тартып алмады, үз баласы кебек тудырды – бу хакта үзенең дә әйткәне бар. Хәзер, язмыш фаҗигасе буларак, шушы бала Раилдән аерылырга мөмкин. Бу – аянычлы хәл. Бәлкем, хаталары да булгандыр...
Мин аның активлыгына, энергетикасына соклана идем. Безгә андый кешене югалтырга ярамый. Мин аның кайтачагын беләм, кайтачагына ышанам, болар вакытлыча гына.
Раил соңгы вакытта милли драматургиягә әзрәк суынган иде, Мәскәүгә авышты – анысы да кирәктер. Аның Мәскәүгә авышуын без – милли драматурглар – авыр кичердек. Әле яңа гына мин Буа театрында яңа комедиямне укып кайттым, артистлар яратып кабул итте. Раил куярга режиссер да тапкан иде. Ул үзе дә бит иҗатын комедия белән башлаган кеше. Тагын шул вакытларны кайтарасы иде. Дөресен әйткәндә, күңелем елый. Ярый әле, уйларымны ишеттерергә сез шалтыраттыгыз».