Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Радик исән чакта часовня салдык, улым һәлак булгач – «Юлчы» мәчетен салырга булдым»

Була бит ул туган якта, туган җирдә данлы, изге хезмәтләре белән шөһрәтле шәхесләр. Шундый олпат затларның берсе булган, Башкортстанның Чакмагыш районының мөхтәрәм кешесе, «Почет билгесе» ордены иясе Дамир Хәмидуллин белән әңгәмә кору, аның игелекле эшләре белән якыннан танышу насыйп булды.

news_top_970_100
«Радик исән чакта часовня салдык, улым һәлак булгач – «Юлчы» мәчетен салырга булдым»
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Дамир ага белән без «Радик утары» дигән бик ямьле урында очраштык. Ямьле дә, берникадәр сагышлы да… Ул аны фаҗигале төстә вафат булган улы исеме белән атаган. Ул кайчандыр чүплек булган урында «Юлчы» дип аталган мәчет һәм шуның янәшәсендә генә часовня салган. Часовняны хатынының әнкәсе Еременко-Кинзина Александра Григорьевна исеме белән атаган.

Мөселман кардәшләр өчен гыйбадханәдә барлык уңайлы шартлар тудырылган. Часовняда да изге руханиләр сурәтләнгән иконалар, шәмнәр куелган.

Ә хәзер, кадерле укучым, Дамир Гыйниятович белән якыннанрак танышып китик.

Мин 1949 елның 25 июнендә Рапат авылында туганмын. Шунда үстем. Крестьян гаиләсеннәнмен. 15 яшемдә авылдан чыгып киттем. Алга таба туган авылыма кунакка гына кайтып йөрдем. Күрше Семилеткада ташчы укучысы булып эшли башлаган чакларым истә. «Туймазынефтестрой» трестының 2нче төзелеш идарәсендә, аннары 1966-1968 елларда Чакмагыш колхозара төзелеш оешмасында ташчы булып хезмәт куйдым. Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп, Ватан каршындагы бурычны үтәгәч, Чакмагышта «КомХоз»да эшләп алдым. Ә аннан соң прораб булып Чакмагыш районының ремонт-төзү идарәсенә күчтем. 1972 елдан алып – төзелеш оешмаларында җитәкче булдым. Район буенча халык заказы белән 450 артык йорт төзелде. Оешмалар эшчеләрен өйле иттек. Үзебездә эшләгәннәргә йорт-куралар, коттеджлар салып бирдек, тораклар белән тәэмин иттек. КПМ, заправкалар, ДРСУ, кафе биналары төзелде. Күпме төзелгәнне санап китсәң – аның очы-кырые юк инде, – дип сөйли Дамир абый.

Бер үк вакытта, читтән торып, Мәскәү технология институтын да тәмамлый Дамир Гыйният улы. Чын-чыннан туган ягы халкының чиксез рәхмәтен яулаган Дамир ага Хәмидуллин дәүләт тарафыннан да хөрмәтләнгән. Башкортстанның «Почет билгесе» ордены, Башкорт АССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы белән хөрмәтләнгән. «РСФСР һәм БАССРның атказанган көнкүреш хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәренә лаек булган.

Илне үзгәртеп, яңадан кору еллары да ремонт-төзү идарәсен (РСУ) дә читләп узмый. 1987 елны әлеге идарә коллективы оешманы киләчәктә сатып алуны исәпләп арендалый. Ә 1992 елны РСУ коллективы сатып ала. Ә халык китә башлагач, идарәне чит кулларга бирмәү максаты белән, Дамир ага бөтен мал-мөлкәтен сата һәм предприятиене өлешләп сатып ала.

Ул чорда бит әле бу олы риск булганын чамалыйм.

Халык күп уйлап торды, мине «зур рискка да бара» диделәр. Әллә ни күп уйлап тормадым үзем. Безнең предприятие Көнкүреш хезмәт күрсәтү министрлыгы карамагында иде. Горбачев законнарында предприятиене сатып алу шактый җиңел булды. Ә инде арытаба аукцион гәламәтләре башланды. РСУда, бер «пятилетка» эчендәге кебек, бик тиз материаль-техник база ныгытылды. Төзелеш базасы төзеп куйдык. Мин килгәндә әле кәкре-бөкре такта складлар гына иде. Цехлар, балалар бакчасы, 16 фатирлык тулай торак. Үзебезнең эшчеләргә 33 йорт.

Районда бит сез базарны да булдыргансыз. Бу турыда да бәян итеп үтсәгезче.

Чакмагыш базарын төзү эшен ничек башладым соң? Тел тик тормаганлыктан (елмаеп-көлеп). Район башлыгы ул дәвердә Дамир Мостафин иде. Әйтәм моңа «тирә-якта базарлар салына, ә бездә – юк...» Ул шуннан соң «үзең төзе дә куй» диде. Шуннан базарны төзеп бетердем дә, Мортаза Рәхимов тарафыннан «базарлар һәм заправкалар шәхси милектә булмаска тиеш» дигән сүз чыкты. Бик тавыш-гаугалы мәсьәлә булды инде. Суд юлларында да күп йөрергә туры килде, әмма тормышта гаделлек бар әле ул. Шулай да базарны киредән кайтарып булды. Сатып алырга туры килде. Базарны үстерү, заманча төзелешләр белән баету дәвам итә әле дә.

Сату-алу эше белән күпләр шөгыльләнә ала. Ә базар кадәр базарны ничәмә еллар тоту, замана таләпләренә туры китереп үзгәртеп тору һәркемгә бирелми.

Төрле чаклар булды, арендаторлар күп. Мин базарны алганда 150-170 тирәсе арендатор бар иде, барысы да – хатын-кызлар, усаллар... Мин төзедем генә базарны, ә базардагы тәртип өчен элеккеге заготконтора директоры, кыр күршем Әнвәр абый Гыймалетдинов җаваплы иде. Ул – икътисадта озак еллар эшләгән шәхес, күп кенә еллар, туганнан алып диярлек, сәүдә өлкәсендә хезмәт куйган. Гел җаваплы җитәкчелек вазыйфаларында эшләгән кеше. Миңа эшкә килгәндә үк аңа 70 иде. Җиңел булды аның белән.

Әле яңарак кына да данлыклы Чакмагыш базары шактый үзгәрешләр кичерде.

Әйе, 2022 елны 1000 квадрат метрлы павильон ясадык, агымдагы елда да реконструкцияләр эшләре бара. Түбәләр алмаштырылды. 90нчы-2000нче еллларда базар бит тиз-тиз генә төзелде, өябез дә куябыз, өябез дә куябыз. Кешегә эшләргә урын нык кирәк иде бит. Ә хәзер базар мохитен ямьләндерү һәм ныгыту алып барыла. Хәзер хәтта Дүртөйле һәм Бакалы кебек зур гына муниципалитетларда да базарлар бетте. Җанатып торам базар өчен. Иң мөһиме акча түгел. Халкыма җайлы көнкүреш булсын. Кергән акчаның чыгып баруы да зарур. Акчаны җыйганым булмады беркайчан да, ә керем булып торды һәрчак.

Дамир ага, Чакмагышка иманны кайтаручы да нәкъ сез булдыгыз бит. Рапат авылындагы Аллаһ йорты – безнең районда иң беренче булып калкты. Ул вакытта район үзәгендә дә мәчет булмаган.

1993 елны мәчеткә нигез салган идек, инде 1994тә эксплуатациягә тапшырдык. Шуннан бирле туган авылымда иман йортының ишекләре ябылып торганы юк. Әле менә иң башта тышка ягына реконструкция ясаган идек, менә быел эчендә үзгәрешләр эшләдек. Уку класслары хасил булды, кухня бүленде. Менә сезнең белән әңгәмәдән соң тагы да барам. Иман йортына су һәм канализация үткәрәбез.

Мәчетне салу идеясе ничек барлыкка килде соң? Әти белән берзаман сөйләшеп утырдык та, кайда мәчетләр булганы турында да сүз булды. Безнең урамда да мәчет булган. Әтинең бертуган энесе, комсомол секретаре буларак, мәчетнең манарасына аркан бәйләп тартып төшергән булган. Менә шул мәчет урынында Аллаһ йортын салдык та. Элек мәчет торган нигезгә үк салып булмады. Берникадәр читкәрәк. Борынгы иман йорты торган участокны бер авылдашыбызга биргән иделәр инде. Ул апа үзенең бакча-ындыр участогын бирергә теләмәде.

Рапат иман йорты

Рапаттагы мәчеткә әле һаман исем дә бирмәдек. Әнкәй исемен бирергә ниятебез бар. Узган елны мәчет газлаштырылды.

Якташларым иман йорты өчен бик нык рәхмәтле! Яшьләрнең дә дингә тартылуы бик хуп, җәй көннәрендә балалар өчен рухи-әхлакый лагерьлар да эшли анда.

Озак еллар Рапат авылы мәчетенең имам-хатыйбы булган Марат хәзрәт Ильясов

«Базы» хуҗалыгы җитәкчесе Вадим Васильевич Соколов әйтмешли, туган якка ватанпәрвәрлек – игелекле эшләрдә чагыла. Бу гыйбадәтханәләр урнашкан урын бик җайлы, М7 белән М5 трассаларын кушкан.

Бу мәчет белән часовня торган җирне 1994 елда әти белән әнинең пай җирләре итеп алдык. Ник соң бу җирне алдык? Монда әти белән себерке әзерләргә килә торган идек. Дөньялар үзгәреп киткәч, пай җирен алдык. Ул вакытта монда чүплек иде. Улым Радик районда кайдан машина, трактор, экскаватор таба ала – тапты. Атнадан артык түктек мондагы чүпне. Агачлар утырттык монда. 22 гектар җир бу. Ә бу часовня белән гыйбадәтханә-мәчет урнашкан җир – 6 гектарны тәшкил итә.

Мондый юл чатындагы гыйбадәтханәләр соңгы елларны шул Күгәрчен районында һәм Авдонда гына салынды.

Ничек монда гыйбадәтханә һәм часовня салынды соң? Тормыш иптәшем Ольга белән 2 бала үстердек. Радик улым фаҗигале рәвештә һәлак булды. 2 кызы һәм 1 улы калды. Бер кызы картәтисенең төп нигезендә гаиләсе белән яши. Кияү белән оныкчык алып кайттылар. Кызым Ләйсән Уфада яши. Хәзер инде без әби белән бабай инде. Хәзерге көндә 4 оныгыбыз бар. Элек безнең яшьтәгеләрне картлар сафына кертәләр иде бит. Ә безнең һаман да күңелләр яшь.

Ольгам да үзебезнең авылдан – Рапаттан. Әнисе Украина якларыннан. Менә биредәге часовня аның рухына багышланган.

Бер елны Геленджикка барып кайттык та, әйтәм, «тетя Шура, синең исемдә бер часовня төзим әле». Мин хатынымның әнисенә бервакыт та «әби» дип эндәшмәдем. «Тетя Шура» ди торган идем. Үзе исән-сау чагында ук бик нык салдырасым килде. Тик җир алырга рөхсәт бирмәделәр. Улым Радикның да төзетәсе килә иде.

Радик исән чакта ук часовняга нигез салдык, ә янәшәдеге бина мәчет булырга тиеш түгел иде дә... Улым һәлак булгач, Радик исемендә кечкенә «Юлчы» мәчетен дә салырга булдым. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән Юмаш авылындагы «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколовның рухи һәм матди ярдәме сизелерлек зур булды. Күп кенә киңәшләрен, тәкъдимнәрен әйтте. Юмаштагы чиркәүдән батюшканы да алып килде. 1 ай эчендә салып та куйдык. Кран куелган мәчеттә, су агып тора, суны даими китереп торабыз. Тәһарәт алырга мөмкинлек бар дин кардәшләребез өчен.

Территориянең ихатасында бәләкәй генә вагончик, мунчасы да бар. Үзебез өчен ял итәргә бик матур гына урын. Кирәк кеше туган көннәр үткәрергә дә сорап торганы бар. Әле менә кухнясын ясыйбыз. Быел су скважинасын борауладык, артта бик олы булмаган чокыр бар. Шунда күл ясап куярга исәплим. Шуннан соң Рапаттагы безнең авыл йортын эшләп куясым килә биредә. Һәм минем әти – Бөек Ватан сугышы ветераны (1942-1947 елларда яу кырында) иде, колхозда өлкән ат караучы булып эшләде. Әтием Гыйният Гыйльметдин улы бик тырыш кеше иде, авыл җирен нык яратты. Әнием Нәкыя Сабит кызы да колхозда төрле эшләр башкарды. Безне – 7 балаларын үстереп, зур тормыш юлына чыгардылар.

Монда шулай ук ат белән арба скульптурасын куясым килә. Заказ бирелде инде.

– Менә биредә улым истәлегенә, чик сакчылары хөрмәтенә стелла да куелды. Радик БР Дәүләт автоинспекциясендә инспектор, аннан соң Чакмагышның Эчке эшләр бүлегендә эшләде. Улым Төркмәнстан якларында 1990-1991 елларда Армия сафларында хезмәт итте. Партия беткән, республикалар аерылган мәхшәр чаклар иде. Якында гына Әфганстанда ни барганын да аңлыйсыздыр. Минем аны Уфада гына калдырасым килгән иде, «юк, «папкин сынок» буласым килми» диде. Үзем дә яшьрәк чагым булу белән әллә ни борчылуым булмады ул чакта.

Улым шулай ук Чакмагышның Имәнлекул авылындагы «Дубрава» дигән ял базабызны да ныклап карады. Күпләрнең яраткан ял урыны булып китте ул.

Бүгенге чорда күпләр тормыш вә яшәеш авыр булуына бик каты зарлана. Сезнең фикерегезне бу хакта ишетәсебез килә.

– Бүгенге көнне кем зарлана соң?! Кем ялкау – шул. Элек бит машиналарда йөрү дә бик юк иде. Уңган кеше хәзер кредит та ала, аннан соң тулысынча әҗәтен дә түли. Дефицит чорларын үткән идек, илне сүтеп-корулар, мин әйтергә яратам – революция җитте. Халыкка хезмәт хакы түли алмыйча күпләр азапланды, ә безнең предприятиедә айныкын-айга түләдек, аванслар да тулысынча бирелде. Салымнардан да качып йөрүчеләр булды, тик бу эш барыбер яхшыга илтмәде. Ул кохозлар, оешмалар бик тиз юкка чыкты. Кем эшли – шул ашый! Һәрвакыт шушы әйтем бөтен заманга да тәңгәл килә ул.

Хәзерге көндә дә өметле яшьләр гаять күп. Күпме зур-зур төзелеш компанияләре, оешмалар булдырдылар. Шул ук вакытта ял да итә беләләр. Безнең яшьлек чорында бит әле елына бер санаторийга баралсаң да бик һуш иде. Кайчандыр без кызыгып карап торган ЦК КПСС ял курортлары бар халыкка ачык. Акчаң гына булсын. Эшләргә кирәк, шул гына. Эшләгәнгә эш карышмый бит.

Мин үзем кирпеч салып туганмын инде (елмаеп). 4 сыйныфта укыганда ук картәти өйрәтте дә, авыл миче чыгара идем. Армия сафларында хезмәт иткән чагымда да старшина белеп алды кирпеч белән эшләүгә әвәслегемне, анда да хезмәт сөючәнлегемне күтәреп алдылар. Шуңа күрә дә, хезмәтне үз итеп яшәсәң, бар да була, дигән фикердәмен.

Әңгәмәбезне, очрашуыбызны йомгаклап, «Интертат» укучыларына әйтер сүзегез, бәлки, бардыр, Дамир Гыйниятович.

Кайчандыр, улым Радикка бөтен эшләремне тапшырырмын да, киңәшче булып кына аның янында йөрермен, дигән идем. Тик тормыш башкачарак үзгәртте язмышны. Туган ягымны – Чакмагышымны яратам. Туган җиргә бөтенләй кайтып йөрмәүчеләр дә бар бит. Ә минем бөтен бәхетем туган җиремдә булды.

Чакмагышның данлыклы теш табибәсе Сәмига Низаева, аның улы, РФ Эчке эшләр бүлегенең хезмәт ветераны Азамат Әгъдәл улы да «Радик утары» дип аталган бу урынны сокланып карап чыктылар. Дамир абыебызга рәхмәт сүзләрен яудыралар.

Дамир Гыйниятович, сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхетле гомер телим. Мөселманнар тарафыннан да, христианнар исеменнән дә саваплы гамәлләрегез өчен зур рәхмәт! Чын-чыннан «Радик утары»нда динара һәм милләтара дуслыклар балкышын күрәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100