Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби госпитальдә «Интертат» геройлары Радик Динәхмәтов белән Илнур Тимергалиев очрашкан

Башкортстанның халык артисты, махсус операциядә санитар-йөртүче булып хезмәт итүче Радик Динәхмәтов «Интертат»ка Арча егете, санитар-укчы Илнур Тимергалиев белән танышып, дуслашуы хакында сөйләде. Әлеге очрашу шунысы белән кызыклы – Радик Динәхмәтов редакциябезнең күптәнге дусты булса, Илнур Тимергалиев та – безнең язмаларыбыз герое.

news_top_970_100
Хәрби госпитальдә «Интертат» геройлары Радик Динәхмәтов белән Илнур Тимергалиев очрашкан
Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Махсус операция зонасына үз теләге белән киткән Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтовның, яраланып, реабилитация үтү өчен Уфага кайтуын хәбәр иткән идек.

Җырчы безне махсус операциядәге яңалыклар белән даими таныштырып тора, үзенең хис-кичерешләре, уй-фикерләре белән бүлешә. Бу юлы исә Радик Динәхмәтов бик тә кызыклы очрашу хакында бәян итте. Башкортстан музыканты, санитар-йөртүче Радик Динәхмәтов Татарстанның Арча районы егете, санитар-укчы Илнур Тимергалиев белән танышкан. Шунысы бик кызык – Радик Динәхмәтов редакциябезнең якын дусты булса, Илнур да – безнең берничә язмабызның герое. Ул безгә махсус операциядәге егетләрнең Ураза гаетен бәйрәм итүләре, коймак пешереп сыйланулары хакында сөйләгән иде. Шулай ук Илнур турында аның бертуган абыйсы, язучы Зиннур Тимергалиев сөйләгәннәрдән дә күп беләбез.

Радик Динәхмәтовка, шартлау дулкыны нәтиҗәсендә яраланып, шактый озак вакыт хәрби госпитальләрдә дәваланырга туры килгән. Җырчының Илнур белән очрашуы да шушы хәрби госпитальләрнең берсендә була.

Яранлангач, мин башта Луганскида Башкортстан табиблары күзәтчелегендә дәваландым. Анда 1 ай ятарга туры килде. Мин инде дәвалану беткәндер, яңадан сафка кайтарырлар дип уйлаган идем. Ләкин мине Старобельск шәһәрендәге госпитальгә алып килделәр. Бу госпиталь яралыларны башка госпитальләргә бүлеп җибәрә торган урын икән. Яралану дәрәҗәсенә карап, солдатларны Россиянең һәм башка төбәкләрнең хәрби госпитальләренә билгелиләр.

Менә шушы госпитальдә мин бик яхшы татар егете Илнур белән таныштым.

Әлеге госпитальнең коридорында чәй эчү мөмкинлеге бар. Илнурга карап торам, мөселман егетенә охшаган инде. Ул миннән зарядник сорады, һәм мин аңа саф татарча «мә» дип зарядник суздым. Аннан ул минем телефоннан кем беләндер сөйләшкәндә, «Саумы, гүзәл туган якларым» дип җырлаганны ишеткән. Танышып киттек, рәхәтләнеп татарча сөйләшә башладык. «Мин – Илнур Тимергалиев, Татарстаннан, пешекче», – ди. «Ә мин Башкортстаннан, музыкант. Нишләп йөрибез без монда?» – дим аңа, көлеп. Юмор белән сөйләштек, әлбәттә. Икебез дә нәрсә өчен килгәнебезне ачык беләбез.

Бу госпитальдән хәрбиләрне автобуслар алып китә. Без алар килгәнне ике яруслы караватлар куелган палаткаларда көтәбез. Безне дә палаткага чыгардылар. Монда шау-шу инде, кемдер чәй эчә, кем телефонда утыра, кем сөйләшә. Берзаман шушы ыгы-зыгы эчендә бер рус егете: «Замолчите, человек намаз читает!» – дип кычкырып җибәрде. Шул бер сүз җитте, 60лап кеше тып-тын калды. Кем укый икән дип карасам, почмакта тыйнак кына Илнур намаз укып утыра… Аннан шулхәтле уңай энергетика агыла. Ул укып бетергәнче палаткада бер тавыш та чыкмады, һәм барыбызга да ниндидер бер рәхәтлек иңде. Мин үзем моны ачык тойдым. Аның әлеге намазы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Шулай ук рус егетенең, башка милләт вәкиленең, Илнур намазын тынычлап укысын өчен тынычлык урнаштыруы, аның аңа карата хөрмәте миндә каз тәннәре чыгарды. Менә шундый минутларда горурлык хисләре уяна… Нинди милләт, дин вәкиле булуыбызга карамастан, без барыбыз да җиңү өчен көрәшәбез бит.

Видеода Радик Динәхмәтов 31нче Башкортстан полкы маршын җырлый. Олег Миннегалиев сүзләре, Олег Жданов көе:

Ул арада, автобуска утырырга кушып, икебезнең дә исемнәребезне атадылар, без бер госпитальгә эләктек. Шулай итеп Луганскидагы госпитальдә тагын 10 көн Илнур белән аралашу насыйп булды.

Автобус булсынмы ул, палаткамы, окопмы, блиндажмы, Илнур намазын бер дә калдырмый икән. Ул намазны төнлә Луганскига барганда да укыды. Автобус дер селкетә, алдыбызда бик авыр яралы егет ята... Илнур барлык егетләрнең саулыгы, иминлеге өчен дога кылды.

Автобуста янәшә утырган идек, әй татарча сөйләшәбез инде Илнур белән. Шунда яныбызга тагын бер егет килде. «Мин Уфадан, татарча аңлыйм, тик сөйләшә алмыйм. Ләкин сезнең татарча сөйләшүегез шулхәтле рәхәтлек бирә», – ди. Андый очраклар госпитальдә дә бик еш булды. Хәрбиләр татарча, башкортча сөйләшеп үтәләр, без аларны туктатып «сез каян?» дип сорыйбыз. Яки, безнең сөйләшкәнне ишетеп, үзләре безнең янга киләләр.

Илнур белән аралашу – үзе бер рәхәтлек. Аннан шундый уңай энергетика килә. Бик тыйнак, сабыр, авызыннан «дин», «Аллаһ» сүзе төшми. Окопларда да уразасын тоткан, иманлы, инсафлы, адым саен игелек кылырга ашыккан бу егеткә мин таң калдым.

Минем хәрби билетта – «санитар-йөртүче», ә аныкында «санитар-укчы» дип язылган. «Син ничек санитар булдың соң, син пешекче бит», – дим. «Командир приказ бирде, үземә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнергә кушты», – ди. Илнурга тиз арада Арчадан дарулар, кирәк-яраклар да туплап җибәргәннәр, беренче ярдәм күрсәтергә дә өйрәнгән. Илнур алгы сызыкта вакытта да менә шушы бик кирәкле эш – яралыларга беренче ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгән. Кайткач, егетләргә тәмле итеп ашарга да пешерә торган булган.

Менә шулай бер госпитальдә Башкортстаннан музыкант белән Татарстаннан пешекче егет очрашты. Миннән күпкә яшьрәк булса да, бик дуслаштык. Үзенең матур гаиләсе белән таныштырды, авырлыклары турында сөйләде. Бу Илнурның инде икенче тапкыр яралануы икән. Шуңа да карамастан, гел елмаеп кына тора. Гомумән, аның белән танышу күңелдә бик уңай хисләр калдырды..

18 май көнне мине госпитальдән чыгардылар, Илнур госпитальдә калды әле. Мин Уфага кыска вакытлы ялга кайтучы егетләр белән, реабилитация узу өчен, туган якларга кайттым. Безнең Башкортстан башлыгы Радик Хәбиров егетләрне ялга кайтару өчен автобуслар җибәрә. Миңа да бик җай туры килде. 20 май көнне мин инде Уфада идем.

Рәхмәт, Радик абый! Илнурга күп сәламнәр җиткерерсез! Үзегез турында да әйтеп китсәгез иде. Якыннарыгыз ничек каршы алды? Нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

Мин үземнең кайтачагымны берсенә дә әйтмәгән идем. Онлайн булуымны күреп, юлда вакытта сеңлем генә аңлап алды: «Абый, син Россиядәме әллә?» – дип шалтыратты.

Барысы да бик җылы каршы алдылар. Мине күргәч тә, иң беренче итеп: «Аллаһка шөкер, инде бөтенләйгә кайткансыңдыр», – диделәр. «Юк, мин әле вакытлыча гына», – дидем. Чөнки минем контракт әле 5 июльдә генә төгәлләнә. Ә инде увольнение булу-булмау миннән тормый, командование нинди карар чыгарыр. Шуңа күрә мин төп-төгәл «мин кайтам» дип әйтә, вәгъдә бирә алмыйм. Дөнья хәлен белеп булмый.

Вакытымны кызым, улым, оныгым белән уздырам. Әле оныгым белән авылга, әни янына кайтып килдем. Матбугат чараларына әңгәмәләр бирдем, бүген менә китапханәдә чыгыш ясадым. Үземнең популяр җырларымны да, патриотик җырлар да башкардык. Солдатлар исеменнән сәламнәр җиткердем. Чөнки хәзер безнең бөтен илебез шушы темада – патриотизм, патриотик тәрбия темасы актив күтәрелә.

11 июньдә инде яңадан юлга кузгалачакмын. Артка борылып карыйм да, 1 ел вакыт узып та киткән, дип уйлыйм. Гәрчә, анда вакыт тиз узмаган сыман тоелса да.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Хезмәтегез авырмы?

Аллаһ безгә авырлыкны кеше күтәрерлек кенә бирә. Түземлек, сабырлык белән, әкрен генә. Элеккечә үк санитар-йөртүче булып эшлим. Ашыгыч ярдәм машинасы белән 3 штурмда катнаштым. «Катнаштым» сүзе астында нәрсә аңларга кирәк? Медвзвод егетләре җәрәхәт алган солдатларны яу кырыннан алып чыга. Аларны «КамАЗ»лар, бронированный «ашыгыч ярдәм» машиналары белән безнең янга алып төшәләр. Безнең бурыч – шушы егетләрне тиз арада төрле госпитальләргә илтеп җиткерү.

Яраланган вакытта курку көчле булдымы?

Бу шартлау бик көтмәгәндә булды. Аңларга да җитешмәдек, дөресен әйткәндә.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Сез үзегезнең чагыштырмача тыныч җирдә хезмәт итүегезне әйтә идегез.

Алгы сызык – иң җитди урын. Андагы егетләр – чын геройлар, һәрберсенә һәйкәл куярлык. Әмма «прилетлар», шартлаулар тылда да булып тора. Әле машинамның тәгәрмәчен алыштырганда, автосервис янында бөтен җире тишкәләнеп беткән машина тора иде. «Камикадзе» китереп бәргән… Йөртүчесе һәм бер хәрби могҗиза белән генә исән калганнар. Поселок эчендә булган хәл.

Махсус операция кайчан бетәр икән, фаразларыгыз юкмы?

Минем фикерем буенча, моны Аллаһ кына белә. Безнең ил – гуманлы ил. Безнекеләр шуңа да әкрен генә, сак кына алга баралар. Без, гади солдатлар, бары тик командаларны гына үтибез. Шуңа күрә нәрсәдер фаразлау мөмкин түгел. Бурычыбыз – алга барырга.

Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 май 2024
    Исемсез
    Главное вернитесь живыми и здоровыми 🙏🙏🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100