Энесен хәрби операциягә озаткан Зиннур Тимергалиев: «Елашмадык, йөрәк белән күтәрәбез...»
Арчада яшәүче язучы, шагыйрь Зиннур Тимергалиев үзенең бертуган энесен махсус операциягә озаткан. Илнур бер ай дәвамында «Казан-Экспо»да хәрби өйрәнүләр узган. Кичә якыннары белән саубуллашыр өчен вакыт биргәннәр, ә бүген төнлә инде алар ерак тарафларга юл тоткан.
«Интертат» Зиннур Тимергалиев белән сөйләште.
«Энем каравыл ротасына эләккән. Алар, груз саклап, башка солдатлардан бер көнгә соңрак киттеләр. Хатыны, апасы, без – абыйлары, җиңгиләре, барыбыз бергәләп озатып калдык», – дип сөйли ул.
«Озату мизгелләре бик авыр булгандыр, Зиннур абый?» – дим.
«Елашмадык, без – Тимергалиевлар, йөрәк белән күтәрә торган халык. Барыбыз да чын егетләрчә нык тордык. Ләкин эчтән сыкрата, әле дә башымда шул гына. Без хисләрне тышка чыгара белмибез шул. Тормыш иптәшем: «Син үз эчеңә йомылдың әле», – дип йөри. Тик йомылу түгел бу, бары тик башка нәрсә турында уйлап булмый.
Тормыш иптәше, апа-җиңгиләре еладылар инде.Тик энемне озатып калгач кына. Аның янында күз яше түгеп торсалар, үзенә бик авыр булыр иде. Ислам дине бенча да, авыр вакытларда елау тыела бит.
Менә хәзер озаттык та, телефонны кулдан төшермичә, «ут йотып» торабыз инде. Илнурдан 4 туганы хәбәр көтә. Мәрхүмә әниебез, әгәр төпчеген шулай махсус операциягә алып киткәннәрен белсә, йөрәгенә ябышыр иде…Бакыйлыкка күчкәненә 1 ел була инде. Әни бит ул, энемне яклап, военкоматларга да барган кеше.
Минем Арчада полициядә эшләгән вакытым. Берзаман рациядән: «Кичекмәстән Арча военкоматына килергә», – дигән хәбәр килә.
Ашыгып барып керсәм, военком бүлмәсендә әни елап утыра. Без гаиләдә 4 егет, 1 кыз үстек. Өчебез бик үк тыныч булмаган урыннарда хезмәт итеп кайткан идек инде. 18 яшен тутырган, шушы бүген без озаткан энекәшебез Илнурга да армиягә китәргә повестка килгән икән. Әни, бик нык кайгырып, авылдан 40 чакрым араны «ә» дигәнче узып, военком янына килгән. «Инде 3 малаем хезмәт итеп кайтты, сезгә тагын нигә минем 4нче малаем», – дип, нишләргә белми, тавышлана. Аллаһның рәхмәте белән, военком бик әйбәт кеше булып чыкты. Безнең барыбызның «шәхси делобызны» ачып, кайсыбызның кайда хезмәт иткәнен карап чыкты.
«Әйе шул, апай, 3 малаең хезмәт иткән икән инде. Ләкин, закон буенча, 4нчесе дә хәрби бурычын үтәргә тиеш. Ләкин сез борчылмагыз, төпчегегез тыныч урында хезмәт итәчәк, сүз бирәм», – дип, әнине тынычландырып кайтарып җибәргән иде. Чынлап та, энекәш бик тыныч җирдә хезмәт итеп кайтты. Әни исән чакта, күкрәк сугып: «Минем малайлар башкалар кебек өйдә качып ятмадылар, дүртесе дә хезмәт итеп кайтты»,– дип горурланып йөрде. Ләкин вакыты җиткәч, беребезгә барыбер кайнар ноктага китеп барырга туры килер, дип кенә уйламаган идек.
Хәзер дә, күселәр кебек, качып китүчеләр бик күп булды бит. Аннан Интернеттта, үзләрен аклау өчен, теләсә нәрсә язган булалар. Аптырыйм, кая киткән ул бездәге күчмәннәр гены? Алар бит гомергә батыр рухлы халык булган.
Кораб батканда да иң беренче булып күселәр чыгып кача. Ә батыр рухлы көрәшчеләр корабны коткарырга тотына, зур-зур дулкыннар белән көрәшә. Безнең нәселнең дә тәрбиясе икенчерәк. Дулкыннардан куркып кала торганнардан түгел без.
Энекәшем дин юлында. Шуңа да ул язмышына туры карап китте. «Бакыйлыкка күчәсе булсаң, Аллаһы Тәгалә тарафыннан вакыт җитәсе булса, тыныч тормышта да качып калып булмачак», – диде.
Энем беркайчан да тәмәке тартмады, аракы белән шаярганы булмады. Андый төпле егетләрне аның ише җирдә дә «элиталы» урынга куялар инде. Җитди, акыллы икәнлеген күреп, командирлары ут эченә үк кертмәсләр, дигән өмет бар.
«Тегесе җитми», «монысын бирмиләр» дип зарланучылар булды бит инде. Минем энекәш алып биргән әйберләрнең дә күбесен кире җибәрде. «Бөтен нәрсәне бирделәр, абый», – диде. Аннан солдат кеше мобиль булырга да тиеш бит әле ул. Шулхәтле йөкне күтәреп йөрергә дә кирәк бит. Ә солдатның куллары буш булырга тиеш аның. Алайса, монда кайберләре курортка киткән кебек әйбер төяп китә», – диде ул. Зиннур абый «Интертат»ка мобилизацияләнгән ир-атлар үзләре белән алырга тиешле иң кирәкле әйберләр турында да сөйләгән иде.
Илнур Тимергалиев мобилизацияләнгәнче пешекче булып эшләгән.
«Энем бөтен Казанга бер, менә дигән пешекче. Андый пешекче дөньяда юк. Хезмәттәшләре дә безнең янга чыгып: «Безнең тәмле куллы пешекчебез», – дип сөйләп тордылар. Хәтта анда да кул астындагы әйберләрдән тәмле ризыклар әзерләп ашаткандыр инде. Бик яраталар, хөрмәт итәләр үзен. Юлларында гел шундый яхшы иптәшләр очрап торсын, исән-имин хезмәт итәргә насыйп булсын, сау-сәламәт килеш безнең янга әйләнеп кайтсын», – дип теләде Зиннур абый энекәшенә изге теләкләрен.