Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яраланган Радик Динәхмәтов 3 млн сум компенсациясен солдатларга ярдәмгә юнәлткән

news_top_970_100
Яраланган Радик Динәхмәтов 3 млн сум компенсациясен солдатларга ярдәмгә юнәлткән
Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Яраланып, туган якларына реабилитация узарга кайткан Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов махсус операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән 3 млн сум акча күчергән. Бу хакта җырчы «Интертат» хәбәрчесенә үзе хәбәр итте.
Махсус операциягә үз теләге белән китеп, Таһир Кусимов исемендәге батальонның медвзводында санитар-йөртүче буларак хезмәт итүче Радик Динәхмәтов апрель башында шартлау дулкыны нәтиҗәсендә яраланган булган. Аның кабыргалары сынган. Җырчы яраланган хәрбиләргә бирелә торган компенсацияне, уйлап та тормыйча, хезмәттәшләре ихтыяҗына сарыф итәргә уйлаган.

Хезмәт итү дәверемдә нинди генә яралы егетләрне күрергә туры килмәде. Аеруча, госпитальдә ятканда аларның наркоздан чыккан мизгелләрен, сызлануларын үзем аша үткәрдем. Махсус операциядә яраланган һәр солдатка Оборона Министрлыгы 3 млн сум күләмендә акча бүлеп бирә. Телефонымда үземә шушы түләүләр килгән хәбәрне күрү белән үк, бу акчаларны махсус операция зонасындагы егетләргә ярдәм буларак күчерү теләге килде.
Республика Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдиновка шалтыраттым. Ул башта аптырап калды, миннән: «Син Радик, яхшылап уйладыңмы?» — дип сорады. «Әйе», — дидем.

Алик Камалетдинов белән бергәләп, 1 млн сумга 31нче «Башкортостан» полкының БПЛА взводына дроннар һәм квадрокоптерлар алырга карар кылдык. «Радик, акчаны беркая күчермичә, дроннарны үзең алу һәм үз кулың белән тапшыру — иң хәерлесе булыр», — диде Алик Камалетдинов. Хәзерге көндә без пилотсыз очу аппаратларын юнәтү, сатып алу эшләре белән мәшгульбез.

Тагын 1 млн сумга мин медрота госпиталенә иң кирәкле әйберләр алырга булдым. Һәм өченче миллионны Бишбүләк һәм Дүртөйле районнарында маскировка челтәрләре үрүче волонтерлар өчен материаллар сатып алу максатына юнәлттек.
Егетләргә бу ярдәмнең файдасы тисә иде. Чын геройлар солдатларыбыз! Алар алгы сызыкта, кулларында — автомат, гранатомет… Нинди генә яраланулар алмыйлар, кулларын, аякларын югалталар. Ә минем кабыргаларым төзәлер, бер дә куркыныч түгел. Минем яралану белән башкаларның яралануын чагыштыра торган түгел. Минем күңелем бу акчаларның җиңүне якынайту максатына тотылуын теләде, — ди хәрби.
Туганнары да Радик Динәхмәтовның әлеге адымын аңлап кабул иткән.
«Ниләр күргәнемне, андагы егетләрне хәлен сөйләп күрсәткәч, сеңлем елап җибәрде. «Радик, рәхмәт, дөрес эшләгәнсең», — диде. Әнкәй дә, улым белән кызым да — барысы да хуплады.
Менә шундый эшләр белән йөрүебез», — дип уртаклашты җырчы, «Әсән» позывнойлы хәрби Радик Динәхмәтов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100