Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөгер Кач Һөҗүм ит- Run Hide Fight» - атыш вакытында Америкадагы кагыйдәләр

Уку йортларында атыш башланса, нәрсә эшләргә кирәк? Америка укучыларын андый очракларда махсус беркетмә нигезендә эш итәргә өйрәтәләр икән.

news_top_970_100
«Йөгер Кач Һөҗүм ит- Run Hide Fight» - атыш вакытында Америкадагы кагыйдәләр

Бүгенге көндә Америкада халык күп урыннарда атыш булганда «йөгер, кач, һөҗүм ит» дигән махсус беркетмә буенча эш итәләр икән. Казан гимназиясендәге җан өшеткеч вәхшилектән соң, АКШта яшәүче танылган блогер Алена Америка блогында шул беркетмә турында язарга булган. 

«Мин АКШта укытучы булып эшли башлаганда башка беркетмә бар иде. Без качарга һәм полиция килеп һөҗүм итүчене кулга алганчы яшеренеп утырырга тиеш идек. Ләкин бу план нәтиҗәсез дип табылды һәм аның урынына яңасын тәкъдим иттеләр. Мәктәпләрдә соңгы еллардагы барлык өйрәнүләр шушы документ нигезендә уздырылды һәм аның нәтиҗәләре шунда ук күренде.

Халык күп урыннарда атыш оештыру - Американың чире. Әмма бу беркетмә кабул ителгәч, без уку йортларына бәреп кергән атучыларны коралсызландыруга һәм корбаннар санын киметүгә ирешә алдык. 

Ә ул бик гади.

Әгәр бинада аталар икән, син чабарга тиешсең.

Чабар урының булмаса, качасың, сыйныфка керү юлларын томалыйсың. 

Әгәр бу эшләрне башкарырга соң икән, атучыга каршы көрәшкә күтәреләсең.

Инглизчесе: Run Hide Fight.

Әйе, сезнең позицияләр тигез түгел. Ул кораллы. Тирә-ягыгызга күз салыгыз. Бәлки, кул астында һөҗүм итүчегә тотып атарлык әйбер бардыр. Бәлки җинаятьчене идәнгә егып салу мөмкин булыр. 

Атучы да дулкынлана, аның да адреналины күтәрелә. Шуңа күрә аңа каршы һөҗүм башларга кирәк. Безне полиция хезмәткәрләре шулай дип өйрәтте. 

Атучының коралын аяк белән ераккарак тибеп җибәрегез. Коралны кулга алырга ярамый. Полициянең, ялгышып, сезне атып үтерүе бар. 

2019 елның апрелендә Төньяк Каролина Университеты студентларының компьютерына хәвеф сигналы килә. Райли Хаувер исемле егетнең качу мөмкинлеге булмый, җинаятьче инде аның сыйныфына үтеп кергән була. Райлиның һөҗүм итүдән башка чарасы калмый. Ул үтерүчене идәнгә ега һәм полиия хезмәткәрләре килеп җиткәнче тоткарлап тора. 21 яшьлек студент һәлак була, ләкин бу адымы белән корбаннар санын бермәбер киметә.

Йөгер, кач, һөҗүм ит!

Безгә бу беркетмәнең беркайчан да кирәге чыкмасын иде. 

Россия халкының тирән кайгысын уртаклашам. Утлы корал йөртү буенча кагыйдәләрне катгыйландыру һәм атучыларның шәхесе турында массакүләм матбугат чараларында сөйләмәү белән тулысынча килешәм», — дип язган ул. 

  • «Корбаннар саны күбрәк булуы да ихтимал иде»: гимназиядәге атышка нәтиҗә ясалды
  • «Мин кайттым» дип килеп керер иде… Фаҗига корбаннары Дамир белән Әмирне җирләделәр
  • «Раббым, балабыз исән-сау гына була күрсен иде!»: фаҗига булган гимназиядән репортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100