Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Корбаннар саны күбрәк булуы да ихтимал иде»: гимназиядәге атышка нәтиҗә ясалды

Бүген «Татар-информ»да 175 нче мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

news_top_970_100
«Корбаннар саны күбрәк булуы да ихтимал иде»: гимназиядәге атышка нәтиҗә ясалды

Пресс-конференция кичәге атыш корбаннарын искә алу — бер минут тынлык белән башланып китте. Республикабызда 12 май матәм көне булып игълан ителде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сүзләрен кайгы уртаклашудан башлады:

Якыннарын, балаларын югалткан барлык кешеләрнең дә кайгысын уртаклашабыз һәм хастаханәләрдә ятучы кешеләрнең тизрәк терелүен теләп калабыз. Кичәге фаҗигане ишетеп, бөтен дөньядан кайгы уртаклашып бик күп телеграммалар килде. Бүген 175 нче гимназиядәге атыш корбаннарын җирлиләр. Хәзерге вакытта бөтен тиешле документлар да эшләнгән. Күмү йолалары туганнарының теләкләрен истә тотып башкарыла.

Хәзерге вакытка 9 кеше һәлак булды: 2 укытучы һәм 7 мәктәп укучысы. Хастаханәдә 23 кеше дәвалана: шуларның 3 се олылар, калганнары балалар.

ТР Төзелеш министрлыгына 175 нче мәктәпне тиз арада ремонтларга дигән йөкләмә бирелде. Белем бирү учреждениесен мөмкин кадәр тиз арада төзәтеп бетереп, уку эшчәнлеген дәвам итәргә тырышачакбыз. Хәзерге вакытта бу мәктәптә уку туктатылды. Әлеге мәктәпнең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары вакытлыча 171 һәм 174 нче мәктәпләрдә укып торачак. Калган сыйныфларда уку дистанцион форматта булачак.

Кичәге штаб киңәшмәсендә белем бирү учреждениесенең һәм укытучыларның гамәлләре дөрес, тиешле булган дигән бәяләмә бирелде. Алар эвакуациянең нәрсә икәнен һәм аны ничек эшләргә кирәклеген белгәннәр. Мәктәптәге фаҗига вакытында зыян күргән укытучы беренче катта дежур булган. Аларның үзара дежурлык графиклары бар.

Укытучыларның мондый чакта ничек эш итәргә кирәкле инструкцияләрендә язылган. Эвакуация бит ул балаларны куркыныч җирдән чыгару гына түгел, ә шул ук вакытта аларны кая чыгару мәсьәләсе дә.

Татарстан мәктәпләрендә төрле, ышанычлы сак системалары тора. Бөтен белем бирү учреждениеләрендә дә ашыгыч ярдәм чакырту төймәләре бар. Кичке сакта ирләр дә, хатын-кыз да тора ала.

Вахтер булуны җенескә карап бүлү урынсыз. Объектны саклауны тормышка ашырганда, объектның куркынычсызлыгы төшенчәсе бар, ул барлык педагогик коллектив тарафыннан гамәлгә ашырыла. Кайбер белем бирү учреждениеләрендә шәхси сак предприятиеләре (ЧОП) эшли. Бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр соңрак булачак.

175 нче мәктәптә камералар куелган һәм анда җинаятьченең үзе генә булуы күренә. Башта аларның икәү булуын фаразлаган мәгълүмат та таралган иде. Соңрак аның үзе генә булуы турында төгәл билгеле булды.

Кичә күп төрле ялган таралды: югалучылар, төрле сыйныфларда ут ачкан кешеләр турында да. Социаль челтәрләрдә фейклар күп булды. Без үлүчеләрнең дә, зыян күрүчеләрнең дә саннарын яшермибез. Шулай да тикшерү комитеты карамагында булган бөтен мәгълүматны да бирә алмыйбыз.

Әгәр дә бу мәктәп хезмәткәрләре үзләрен башкача тоткан булсалар, корбаннар саны күбрәк булуы да ихтимал иде, — диде премьер-министр урынбасары.

«Һәр кешене табиблар тикшерде»

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков хәзерге вакытта хастаханәләрдә дәваланучылар хәле турында белешмә бирде:

Бик зур кайгы килде безгә. Хәзерге вакытта шәһәребез хастаханәләрендә 23 кеше ята: 20 бала, 3се — олылар. Аларның алтысының хәле авыр һәм ике кешенең хәле аеруча авыр. Барлык табиблар да эшли. Барысына да тиешле ярдәм күрсәтелә. Бөтен дарулар да җитәрлек.

Тиешле консилиумнар үткәрелде. Һәр зыян күргән кешене кат-кат тикшердек. Кайбер авыручыларның Мәскәүгә күчерелүе дә ихтимал. Хәзергесе вакытта табиблар киңәшмәсе бара. Кичә балаларның барысын да табиблар тикшерде, карады. Кирәк булган очракта өйләргә психологлар да җибәрелде. 8А сыйныфы укучыларын педиатрлар һәм психологлар бригадасы карады.

Психологик ярдәм күрсәтү бүген дә дәвам итә. Гаиләләргә белгечләр беркетелгән.

Кайбер балалар өйләренә артык дулкынланган, шок хәлендә кайтып киттеләр. Шуннан соң аларның төрле җирләре авырта башлаган. Без һәрбер кешене дә җәрәхәтләре бармы икәнен җентекләп сораштык, карадык. Соңлап мөрәҗәгать итүчеләр арасында сәламәтлегенә авыр һәм урта дәрәҗәдә зыян килгәннәр юк, — дип белдерде белгеч.

«Фаҗига булган мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар үзгәрми»

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин:

Бүген шәһәребез мәктәпләре эшләми, укулар юк. Балалар бакчалары гадәти режимда эшлиләр, анда контроль көчәйтелде. Республикабызның башка төбәкләрендә укулар гадәттәгечә дәвам итә.

175 нче мәктәп коллективының әлеге фаҗигадә үз-үзен тотышын уңай яктан гына чыгып бәяли алабыз. Мәктәпнең куркынычсызлык паспорты бар иде. Анда бөтен укытучылар коллективы, балаларның эш-гамәлләре дә, эвакуация планы да язылган. Бинада хәбәр итү системасы да, ашыгыч полиция чакырту төймәсе дә куелган. Куркынычсызлык паспортында күрсәтелгән план тулысынча үтәлгән иде. Укытучылар вакытында ишекләрне бикли алган.

Кызганычка каршы, 9 кеше һәлак булды.

Республикабызның барлык мәктәпләрендә дә контроль көчәйтеләчәк. Росгвардия хезмәткәрләре мәктәпләргә бара, тикшерә. Бу эшләр атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Сакның төрле формалары бар. Әлеге мәктәптә көндезге сакны вахтер башкарган. Ул ашыгыч ярдәм чакырту төймәсенә басып өлгергән.

Ремонт эшләре беткәнче Казанның 175 нче мәктәбенең 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары вакытлыча башка мәктәпләргә күчереләчәк. Имтиханнар 24 майда башлана. Имтиханнарда бернинди үзгәрүләр булырга тиеш түгел. Бу мәктәп укучылары бөтен программаны да үзләштерде. БДИ үткәрү пунктлары да шулай ук саклана.

Уку эшчәнлеге туктатылмаячак. Укуның формалары гына үзгәрәчәк. Бу дистанцион уку, консультацияләр, шәхси консультацияләр дә булырга мөмкин, — дип белдерде министр.

«Фаҗигадә зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк»

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да сүзләрен кайгы уртаклашудан башлады:

Кичә Татарстан Республикасы Президенты боерыгы буенча хөкүмәт карары нигезендә атышта зыян күрүчеләргә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул ителде. Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булган һәр кеше өчен гаилә әгъзаларына 1 млн сум түләнәчәк. Балаларның әти-әниләренә биреләчәк. Һәлак булган укытучыларның гаилә әгъзалары итеп ире яки хатыны, балалары һәм әти-әнисе санала.

Сәламәтлекләренә авыр яки уртача зыян килгән кешеләргә 400 мең сум, ә җиңелрәк зыян күрүчеләргә 200 мең сум түләү каралган. Бүген көн азагына кадәр һәлак булган кешеләр гаиләләренә 1 млн сум акча түләнеп бетәчәк. Зыян күрүчеләргә түләүләр суд-медицина экспертизасыннан соң башкарылачак.

Шулай ук ритуал хезмәте бүген күмү йолаларын үтәү эшен башлады. Ике гаилә балаларын Биектау һәм Балык Бистәсе районнарында күмәргә теләк белдерде, — диде министр.

Пресс-конференция ахырында кичәге җан өшеткеч фаҗигадә зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 баланың Мәскәүгә күчереләчәге билгеле булды. Бу якынча мәгълүмат кына булды, чөнки табиблар киңәшмәсе әле һаман да төгәлләнмәгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100