«Мин кайттым» дип килеп керер иде… Фаҗига корбаннары Дамир белән Әмирне җирләделәр | intertat.tatar

«Мин кайттым» дип килеп керер иде… Фаҗига корбаннары Дамир белән Әмирне җирләделәр

Бүген Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига корбаннары — 8А сыйныфы укучылары Дамир Гайнетдинов һәм Әмир Зариповны да соңгы юлга озаттылар. «Татар-информ» хәбәрчесе Константиновка һәм Кече Клыки бистәләрендә булып кайтты.

«Мәңгелек яра ясап китте»

Әмирне моргтан әти-әнисе кулына иртүк җидедә үк, беренче булып биргәннәр. Оныгы турында әбисе Гатифә апа сөйләде. 

— Бик акыллы, тәүфыйклы, сүз тыңлый торган, җәннәт кошы кебек бала иде. Укытучылары, дуслары, күрше-тирәләре дә шулкадәр тәртипле иде дип сөйләделәр. «Иии, бу Әмир», дип бик ярата иделәр күршеләр… Белмим, күз тидеме, белмим нәрсә… «Мин кайттым» дип килеп керер иде мәктәптән… Ничек итеп түзәр әти-әнисе… Мәңгелек яра ясап китте ул бала безгә.

Әллә ничек канатланып йөрде соңгы көннәрдә. Әле күрше хатыны да сөйләп утырды, бөтен гаилә белән аларга туган көнгә кергән идек. Мин алданрак чыгып киттем, яшьләр калдылар. «Ул шундый күңелле, бөтен балалар белән уйнады. Мин Марат абый белән уйныйм әле, дип бик шат, канәгать булып йөрде. «Абау, бу Әмиргә нәрсә булган» дип тә әйттеләр әле. Гадәттә балалар телефонда утыра, уйнамыйлар да, ә бу шулай канатланып йөргән, — дип уртаклашты Гатифә апа.

Иң үзәкне өзгәне — янәшәсендә генә әнисе булуы. 

— Әнисе дә шунда укытучы. Зур классларда татар телен укыта. Ишекләрен бикләп, бөтенесе идәнгә ятып, үз классын саклап калган, күрше кабинетта үз улы үлеп яткан. Анда ишекнең биге эшләмәгән дип тә әйттеләр, ник бикли алмаган — анысын әйтә алмыйм, күрәчәк инде, — диде ул.

Гатифә апа сүзләренчә, оныгы программист булам дип йөргән, компьютер курсларына язылган, берничә сәгать шул курсларны узган. «Телевидениегә дә баргалады ул, „Тамчы шоу“ га класслары белән барып, „без оттык“ дип кайткан иде сөенеп», — диде әбисе. 

— Укудан кайта, кухняда булсам, «мин кайттым» дип тавыш бирер иде. «И улым, әйбәт булган, исән-сау кайткач», дия идем. Җәяү кайта иде мәктәптән, бер ярты сәгатьлек юл. 

Күрешеп, «иии, нәнәм», кочаклыйм әле үзеңне дисәң, кочакка керергә әзер тора иде инде. Бик назлы бала иде. Фәрештәләр кирәк икән анда да, балабызны югалттык.

Мин аның үлгәнен сәгать дүртләр тирәсендә генә белдем, миңа әйтмәделәр дә башта, шалтыратам — я алмыйлар, я нәрсә… Аның бертуган апасы да, әниләрнең мәктәпләрен шартлатканнар дип, шунда киткән иде бит борчылып. Шуннан әрле-бирле йөреп, елап, теләкләр теләп йөрдем, ул вакытта үлгән булган икән инде. Аны эзлиләр, таба алмыйлар диделәр башта. Анда бит әти-әниләрне кертмиләр, кертсәләр, бик тиз табарлар иде дә…

Туганнары Хәнифә апа Камалиева апа да Әмирне һәр яктан үрнәк дип бәяләде. 

— Оныклар арасында да андый Әмир кебек бала юк әле. Гомере кыска булганга шундый булган инде ул, — диде.

«Ул малай Камиләнең классташы булган…»

Гатифә апа әйтүенчә, теракт оештырган вәхши Әмирнең апасы Камиләнең классташы булган. 

— Татар малае бит әле. Бик йомык кына, сөйләшми торган малай иде, ди. Башкалар янына кысылып, аралашып йөргән бала булмаган, — диде.

«Мин ишекне бикләп өлгердем»

Без китәргә генә җыенганда, хәл белешергә шул мәктәп укытучысы Энҗе Гаязова килде. 

— Укытучы балалары гел бергә иде бит инде, бергә ашап, уйнап, өй эшләрен бергә эшләп үстеләр малайлар. Әмирне кечкенәдән бергә үстердек дияргә була. Шулкадәр сабыр бала иде. Ышанып булмый… Алинә кеше баласы коткарып йөри, үз баласы шунда үлеп калды, үкенечле бит бик, — диде.

Энҗе Гаязова, үтерүче мәктәпкә кергәндә, беренче катта 1 нче классларга дәрес биргән. Югалып калмыйча, үзен үзе кулга алып, балаларны тәрәзәдән урамга чыгарганы турында сөйләде. 

— 30 баланы чыгардым. Мин ишекне бикләп өлгердем, ишеккә ата башладылар. Ишекнең өске өлеше ишелеп төште. Аннан соң зур шартлау булды, бер кабинетта бөтен тәрәзәләр коелган. Аның бит 350 патроны булган. 

Тәрәзәгә ябырылдым, анда рәшәткә — каушаудан ача алмыйм, икенчесенә барам — ача алмыйм, өченчесен ачтым да, «балалар, хәзер сикерәбез» дим. Елыйлар инде. Кайсы үзе сикерде, кайсын «йомшак анда, чирәм» дип, тынычландырып, тотып аттым инде. Күрше кабинетта 34 баланы чыгардык, физкультура укытучысы чабып килде. Канлы балалар да чыкты, шартлаудан кайберләре җәрәхәтләнгән иде. Балаларны төшердек тә, аска бер шәхси өйгә кудык. Балалар калтырый, елый, аннары шундук ашыгыч ярдәм төште, сулар алып килделәр, — дип үксеп елап искә алды Энҗе ханым.

Аның белән килгән иптәшләре арасында «ничек берүзе өч катлы мәктәптә йөргән ул, ышанмыйм, берүзе генә йөрмәгәндер» диючеләр булса да, Энҗе Гаязова үтерүченең үзе генә булу мөмкинлеген инкарь итмәде. 

— Ул бит ишектән кергән, кнопкага баскач, кнопкалы ишекне ачмаганнар аңа. Аннары тәрәзәсен ваткан. Коридорга бомба аткан, Мулланур абый кнопкага басып өлгерә, каршысына «кертмибез» дип, вахтер чыга. Аны төртеп ега да, чабып китә. Директор кабинетыннан чыгып килгән бер укытучы очрый, шул якка бомба ата да, алга таба чаба, каршысына кем очрый — аңарга ата. 

Шул вакытта директор бөтен кешегә «кабинетларны бикләргә» дип, өч тапкыр кычкырды. Аннары өскә менеп киткән ул, 8 нче класс кабинеты ачык булган. Хәзер сезне үтерәм, дигән. 

Анда директорның сүзе ишетелмәгәнме, укытучы бикләп өлгермәгәнме — белмим. Безнең мәктәп 4 катлы бит. Кайбер вакытта балалар тавышы белән ишетмәгән булырга да мөмкин, я калтыр-колтыр ачкычын таба алмый…

Алинә кебек шулкадәр тәртипле, тыйнак иде ул Әмир. Алар безнең күрше малае Дамир белән дежурствога төшәләр иде, «нәрсә алып килик» дип кенә торалар иде. Күзгә генә карап тора иде, күздән аңлый иде Әмир бөтен әйберне. Аның күзләре гел моңсу була иде.

Алинәне арты белән күрдем мин кичә, Аллаһка шөкер, бу исән, дидем инде, бер-беребез янына килергә дә хәл юк иде балалар көйләп. Берзаман исемә төште, туктале, Әмирне сорамадым дим. «Алинә, нихәл, кая син, Әмир кая» дип шалтыратам. «Әмир юк, Энҗе» ди…

Әмир Зариповны Биектау районы Зур Кавал авылында җирләделәр.

«Кояш кебек бала иде…»

һәлак булган тагын бер малай Дамир Гайнетдиновны Кече Клыки бистәсендәге йортыннан озаттылар. Ул берничә җирдән яраланган булган. Хәзрәт җеназа намазы укыгач, машина Самосырово зиратына кузгалды. 

— Урамнан барганда, сиңа эндәшмичә узмый иде ул, әллә каян күреп исәнләшә иде. Шулкадәр матур, якты, акыллы, кояш кебек бала иде. Кулымда ике сумка булса, «сумкаларыңны бир» дип кертеп куя иде. Күрмисең икән, син күргәнче яныңда тора, көтеп тора сине. Аның атасы да шундый. «Апа, кая барасың» дип, утыртмыйча китми иде. Гаиләләре белән шундый алар. Дамирны бик әйбәт укыган дип тә әйтәләр», — дип сөйләде шушы урамда яшәүче күршеләре — Гөлсинә Сәйфетдинова, Екатерина Золина, Гүзәл Галәвиева.

Дамир белән бәхилләшергә классташлары Сабинә, Таңсылу, Раилә дә килгән иде.

— Шат, киң күңелле, мәрхәмәтле малай иде ул. Бик зур стресс балаларга, алар шундый шок кичерде, хәзер ул гимназиягә керергә дә авыр булыр инде аларга. Киң күңелле, мәрхәмәтле малай иде ул, — дип сөйләделәр укучы кызларның әниләре.

Гайнетдиновларның күршесе Фәрит абый Сафиуллин да Дамирның мәетен күз яшьләре белән озатып калды. 

— Бик матур егет иде, гел елмаеп торды, урамда әллә кайдан, ерактан күреп исәнләшә иде. Мин кайчак танымый да идем, исәнләшкәч, таныйсың аннары.

Фаҗигаләр булмасын өчен сакны көчәйтергә кирәк дип уйлыйм. Куәтле каравыл булса, мылтык белән мәктәпкә дә керә алмас иде. Үлем җәзасын кайтарырга кирәк, аяк-кулларын аерып бәйләп, шулай җәза биргәнннәр элек. Андый кешеләргә үлем җәзасын кулланырга кирәк. Әти-әнисе ничек түзәдер…

«Татар-информ» агентлыгы редакциясе Зариповлар һәм Гайнетдиновларның тирән кайгысын уртаклаша.