Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пьеса язарга өйрәтеп буламы? Драматург Мансур Гыйләҗев остаханәсеннән эксклюзив репортаж

Хәбәрчебез Камал театры оештырган «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе дәресләрендә булды.

news_top_970_100
Пьеса язарга өйрәтеп буламы? Драматург Мансур Гыйләҗев остаханәсеннән эксклюзив репортаж
фото: Салават Камалетдинов/архив, Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлекләре берлеге һәм Камал театры «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясе игълан итте. «Лаборатория яшь талантлы авторларны ачыклау, аларны драматургия осталыгы нигезләренә өйрәтү һәм татар пьесалары банкын тулыландыру максаты белән үткәрелә», – ди оештыручылар.

Укулар Казанда яшәүчеләр өчен офлайн форматта Камал театрында, ә районнарда яки авылларда яшәүчеләр өчен читтән торып онлайн форматта оештырыла.

Укулар Камал театрының яңа бинасы кабинетларында башланды һәм план буенча 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 15 сентябрьгә кадәр катнашучылар остазлар җитәкчелегендә оригиналь пьесалар язачаклар. 15 октябрьгә кадәр ул пьесалар укылып, сайланып, режиссерлар белән эш башлана, һәм әлеге әсәрләр эскиз яки читка формасында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк.

Дәресләрне танылган драматург Мансур Гыйләҗев алып бара. Лабораториянең педагоглары, шулай ук, филология фәннәре докторы, К(П)ФУ профессоры Әлфәт Закирҗанов һәм Камал театрының әдәби бүлек җитәкчесе Гөлшат Фәттахова.

Килдем мин булачак драматургларның бер дәресенә, остаханә җитәкчесе Мансур Гыйләҗевтан рөхсәт сорап, әлбәттә. «Әллә үзең дә яза башлыйсыңмы?» – дип тә сорап куйды әле Мансур Гыйләҗев. Рәхмәт, әмма әлегә башкалар иҗатын күреп сөенергә килгән идем. Чыннан да, таныш йөзләр күреп сөендем. Безнең коллега булган, әмма журналистикадан киткән Алсу Хәбибуллина да бар икән. Ул хәзер киносценарийлар язу белән дә шөгыльләнә башлаган – уңышлы проектлары да бар. Музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов та биредә – аның әзер пьесасы (ә бәлки, пьесалары) да бар. «Татар-информ» журналисты Җәмил Сәлимгәрәев та биредә – май азагында аның Кариев театрында спектакле чыгачак. Язучы Лилия Закирова һәм аның ире Раил Сафин да монда. Лилиянең сюжеты оста корылган мелодраматик стильдәге «Язылмаган китап» китабы бар – ул әйбәт кенә сатыла. Мелодрама – татар тамашачысының, хәер, нигә татар гына, гомумән, тамашачының яраткан жанры.

Яңа гына Тукай премиясе алган Мансур Гыйләҗев булачак (булмаячаклары да бардыр. – авт.) драматурглар белән атнага 2 мәртәбә Камал театрының яңа бинасында очраша. Өстәлдә кәгазь-блокнотлар арасында җимешле чәй, өчпочмаклар – кабинетта иҗади атмосфера тудырылган. Лекциясе дә, сорау-җавабы да, шаярулары да – бөтенесе бергә.

Монда мораль кайда соң?

Нинди генә хәлдә дә син иманлы булырга тиеш – менә сиңа мораль.

Без морализаторлык (баналь тормыш хакыйкатьләре белән акыл сату. авт.) белән шөгыльләнергә тиешме?

Юк, без морализаторлык белән шөгыльләнмибез, мораль сюжетның үзендә ятарга тиеш. Бернинди турыдан-туры мораль фикерләр әйтү юк. Без алга таба Рәдиф Кашаповның пьесасын укыячакбыз. Анда идеясе дә, фикере дә, морале дә персонаж сүзе белән дә, ремарка белән дә әйтелми. Барысы да сюжетында, ситуациядә. Без барысын да пьеса аша анализларбыз. Дуслар, сезгә кызыкмы мин алып барган дәресләр?

Мансур Гыйләҗев, агач схемасы ясый-ясый, драматургия конструкциясен аңлатты. Пьесаны тамыры, кәүсәсе, ябалдашы булган агачка кертте дә утыртты. Язасы гына калды.

  • «Яңа татар пьесасы» бәйгесен Камал театры 2017 елда драматурглар лабораториясе форматына бер кертеп караган иде. Проектның координаторы – театр белгече Нияз Игъламов; педагоглары – Мәскәү драматурглары Евгений Казачков, Юлия Тупикина, татар әдәбияты белгечләре Миләүшә Хәбетдинова һәм Әлфәт Закирҗанов булды. 2 көн дәвамында «пьесалар уку»да катнашкан Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллинның бер фикере истә калган: «Без инде өченче көн хатын-кызлар проблемасын хәл итәбез. Аларга психологик ярдәм кирәк, аларны аңламыйлар, аларга кыен... Кайбер пьесалар бер үк автор язган беренче-икенче серия кебек тоела башлады. Ә бит хатын-кыз дөньясы гына түгел, хатын-кыз дөньясыннан да зуррак дөнья бар». 2019 елда лаборатория кысаларында язылган пьесалар берәр сәгатьлек 3 спектакльдән торган «Сишәмбе көн кич белән» проекты булып чыкты – Фәрит Бикчәнтәев аларны үз укучылары Олег Кинҗәгулов һәм Рамил Гәрәев белән бергә куйган иде. Гүзәл Сәгыйтова, Энҗе Гыйззәтова һәм Сөмбел Гаффарова – «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенең беренче лауреатлары.
  • 2020 елда «Яңа татар пьесасы» II яшь драматурглар лабораториясе старт алды. Лаборатория педагоглары – Нияз Игъламов, Ркаил Зәйдулла, Юлия Тупикина һәм Олжас Жанайдаров. Укучылар арасында Артур Шәйдуллин, Сөмбел Гаффарова бар иде. «Яхшы дип табылган әсәрләр тамашачыга укылачак, ә иң яхшылары – татар театрларында, шул исәптән, Камал театры сәхнәсендә куелачак», – диелгән иде. Куелдымы-куелмадымы – һәрхәлдә, мәгълүмат булмады, куелмады кебек... Ялгышмасам, Булат Минкинның шушы лаборатория кысаларында язылган пьесасы куелачагы турында сүз дә барды сыман.

Яңа лаборатория ничек булыр? Мансур Гыйләҗев катнашучыларның һәрберсенә ачкыч ярата алырмы? Мансур Гыйләҗевның драматургия остаханәсенең лауреатлары кемнәр булыр?

Яшь иҗатчылар белән мавыгып, аларга дәресләр бирү Мансур Гыйләҗевның үзенә дә язарга этәргеч һәм зур илһам бирсен иде – монысы да мөһим.

Илгиз Зәйниев: «Мондый лабораторияләр үткәрү бары тик бер теләктән – татар драматургиясен яшәтү. Арадан берәү генә булса да язып китсә, зур җиңү булыр иде. Без, педагог итеп, Мансур Гыйләҗевне чакырырга булдык. Чөнки Мансур Аязович – иң тәҗрибәле драматургларның берсе. Ул табигатьтән бирелгән таланты белән генә иҗат итми, теорияне дә бик әйбәт белә. Аның мондый курсларда укыту тәҗрибәсе дә бар.

Аннары Мансур абый үзе дә театрдан ерак булмасын, илһамлансын, театр белән бер дулкында булып, үзе дә иҗат итсен, дигән теләк бар иде. Мансур Гыйләҗев, һичшиксез, үзен Камал театры гаиләсе әгъзасы итеп тоярга тиеш, безнеңчә».

Сүз уңаеннан: Быел Әлмәт татар дәүләт театры һәм Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге Башкортстанның заманча драматургия һәм режиссура үзәгенең сәнгать җитәкчесе Зиннур Сөләйманов белән бергә пьеса язарга өйрәнә торган 3 көнлек семинар-интенсив үткәрде. Тулысынча түгел, аның беренче этабы үтте. «9 кеше пьеса (проекты) язып җибәрде, алга таба шуларны җиренә җиткерәсе иде. Аның өчен финанс мәсьәләләрен хәл итәсе бар», – диде Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр. Икенче этапта ул пьесалар анализланып, өченче этапта төрле форматта тамашачыга тәкъдим ителә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100