
2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле указны имзалады.
Лауреатлар булып 3 мәдәният эшлеклесе һәм авторлык коллективы танылды.
- Шагыйрь Рәниф Шәриповка «Җомга» һәм «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен
- Драматург Мансур Гыйләҗевка – «Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һәм башка пьесаларны үз эченә алган «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен
- Фотограф һәм фотожурналист Рифкать Якуповка – Татарстан фото сәнгатен үстергән һәм иҗатында татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдырган, аның мәдәни мирасын саклауга керткән зур өлеше һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен
- Айрат Кашаев, Александр Полубенцев һәм Илнур Гайфуллин составындагы авторлар коллективы – «Иакинф» балетын куйган өчен