Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәһәр.Нокта.Брежнев» яки Чаллыда яңа форматлы театр туып килә

Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинада, яңа сәнгать җитәкчесе белән өченче спектаклен чыгарды. «Татар-информ» хәбәрчесе спектакльнең беренче тамашачысы булды.

news_top_970_100
«Шәһәр.Нокта.Брежнев» яки Чаллыда яңа форматлы театр туып килә
Рамис Назмиев

«Шәһәр.Нокта.Брежнев» — язучы һәм журналист Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романының сәхнә версиясе. Китап телен сәхнә теленә Чаллы татар дәүләт драма театры күчерде. Куючы режиссёр — театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. 

Олег Кинҗәгулов белән җәйге интервьюдан юллар:

«Әйдә, Шамил Идиатуллин турында сөйләшик. Ни өчен аның «Город Брежнев» әсәренә алындың? Исеме Брежнев (1982-88 елларда Чаллы шәһәренең атамасы — авт) булгангамы?

Беренчедән — әйе, исеме Брежнев булды. Икенчедән, безгә гади авыл вакыйгаларыннан китәргә иде инде. Артистларның иҗат ялкынын кузгата алырлык көчле әсәр кирәк иде. Чаллы театры ул авыл хәлләре генә түгел. Илгиз Зәйниев әсәре дә безнең максатларга туры килә. Аяз Гыйләҗев әсәрләре арасыннан да туры килә торганын эзлим.

Төп герой Артурны уйнар артистың бармы?

Яңа килгәннәрнең берсе романнан килеп чыккан кебек. Гәүдәле дә… Аның белән эшләргә генә кирәк.

Ә Виталик? Синең өчен кем ул?

Үзенә күрә Жак Ив Кусто (күренекле океан тикшеренүчесенең ялгышлары һәм гөнаһлары турында интернет киңлекләреннән укырга мөмкин. — авт). Җитди персонаж. Төп герой Артур Вафинга караганда Виталтольич мөһимрәк герой.

Үтерәсеңме син аны?

Әйе. Ул үлә. Бу бит үзенә күрә символ. Кеше үз амбицияләре, теләкләре белән бу шәһәргә килгән. КамАЗ йөкләмәләре белән йөри. Ә аңа: «Син дурак, нигә болай эшләдең?!» — диләр. Артурның әтисе Вазыйх белән мөнәсәбәтләре бозыла. Ул үзенең карашлары белән бу җәмгыятькә кирәкми башлый. Хәтта аннан Артур да баш тарта. Димәк, ул физик үлеменә кадәр үк үлә.

Хәзер дә шулай бит: эшләгән кеше кирәкми, эшләмичә «Карале, син шундый матур», — дип йөрүчеләр заманы. Мин әле бу әсәрнең жанры буенча үзем белән үзем көрәшәм. Моны хикәяләү жанры итеп кенә булмый. Мин әле аның нинди булачагын да белмим.

Шамил Идиатуллин белән матбугат конференциясеннән юллар: «Мин китапларымның кино яки сериалга әйләнү мөмкинлеген инкарь итмәдем. Чөнки текстларның кинематографик төзелеше турында мактап та, тәнкыйтьләп тә әйтәләр иде. Әмма „Город Брежнев“ романының сәхнәләштерү һәм экраннарга чыгу мөмкинлеге иң азы иде кебек. Чөнки бу шактый кырыс әсәр һәм безнең заман белән рифмалаша». 

Сүз уңаеннан, «Город Брежнев» романының Татарстан катнашында кинога әйләнү мөмкинлеге дә бар иде. Проект «Время кино» форумы кысаларында уздырылган питчингка катнашты. Әмма биредә Татарстанның үз проектлары җиңде. «Үзе дә Чаллыда туып үскән Дмитрий Стрижевский кино төшерү өчен героик адымнар ясады. Әмма уңышка ирешә алмады», — ди Шамил Идиатуллин. Шулай да сериал булачак — автор нинди кинокомпания төшерәчәген әйтмәсә дә, фильмның булачагын әйтте.

«Город Брежнев» романы буенча спектакльне башта Камал театры куярга уйлаган. Шамил Идиатуллинга да башта алар чыккан. Әмма проект Олег Кинҗәгулов кулына күчкән.

«Шәһәр.Нокта.Брежнев» — Чаллы театрының яңартылу символы

Алдагы бер ел эчендә Чаллы театры зур үзгәрешләр кичерде: 

  • театр белән идарә итү системасы үзгәреп, коллективка сәнгать җитәкчесе билгеләнде. Олег Кинҗәгулов тумышы белән Уфадан, Фәрит Бикчәнтәев укучысы; 
  • театр яңа бинага күчте. Кайчандыр «Колизей» исемен йөрткән сарайда театр эшли башлады.

Болар бар да театрның тышкы күренеше булса, ниһаять, аның җисеме үзгәрүен дә күрдек. «Шәһәр.Нокта.Брежнев» — шуның мисалы. «Шәһәр.Нокта.Брежнев» — Чаллы театрының яңартылу символы. 

Чаллы шәһәре турында иң танылган әсәрнең Чаллы театрында куелуы дөрес адым. Маркетинг ягыннан да, театрның сыйфатын саклау, булдыру яки күтәрү ягыннан да. 

«Город Брежнев» романына инсценировканы Олег Кинҗәгулов үзе ясаган. Ул әсәрдән ерак китмичә генә, нигездә әдәби театр тудырган. 

Әйтерсең лә, Шамил Идиатуллинның романы 3D форматка күчкән дә, без китапның җанланган битләрен актарабыз. 

ххх

Мегаполисларга караганда кечерәк шәһәрләрдә вакыт акрынрак ага кебек. Тормыш ритмы башка. Мөгаен, Казаннан Чаллыга күчкән Олег Кинҗәгуловка да шулайрак булгандыр, спектакльдә вакыт салмак кына ага.

…һәм ул дүрт сәгатьтән артык ага да ага… Кыскасы, яңа форматлы «Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектакленең беренче үзенчәлеге — ул ике антракт белән 4,5 сәгать бара. Бу яңа заман татар театры өчен рекордлы сан. Мин ике антрактлы татар драма спектакле белмим. Хәзер театрлар 2 сәгатьлек спектакльне дә озын дип санаган вакытта Чаллы театры шундый эксперимент белән чыкты. 

Олег Кинҗәгулов: «Ни өчен 4 сәгатьме? Тема күләмле иде. Текстлар шулкадәр мәгънәле. Этюдларның берсен дә төшереп калдырасы килмәде, чөнки аларның һәрберсе безгә кадерле».

Шамил Идиатуллин: «Мин күп язарга яратмыйм. Роман 300-350 битле булырга тиеш иде, биредә 700дән артык бит». 

Сүз уңаеннан, Камал театрының «Хуш, авылым!» документаль спектакле дә 4 сәгатьлек булырга мөмкин иде. Этюдларны җыйгач, спектакльнең 4 сәгатьлек булуы турында Камал театры режиссеры Айдар Җаббаров хәбәр иткән иде. Әмма Камал театры тамашачына 2 сәгатьлек кенә премьера тәкъдим итте. Февральдә спектакльнең дәвамы чыгачак. Ягъни, Камал театры бер темага ике тапкыр билет сата. Ә Олег Кинҗәгулов 4 сәгатьтән артык барган спектакльне тамашачыны бер китереп күрсәтеп бетерә. Ике антрактның бер файдасы — буфетта кофе күбрәк сатылса гына инде. Хәер, театр бинасында иркен — урын җитәрлек, антрактлар икәү булгач, тамашачыга китап, сувенир һәм башкасын сатарга була. 

ххх

«…сыйфат төп шарт булып торачак. Минем шундый бер үзенчәлегем бар инде — сыйфат бик югары булырга тиеш. Ул яктан бик четерекле мин», — дигән иде Олег Кинҗәгулов сәнгать җитәкчесе буларак биргән беренче интервьюсында. Олег Кинҗәгулов «Шәһәр.Нокта.Брежнев» белән театрга югары планка куйды. Үзенә дә, артистларга да, театр алыначак әсәрләрнең сыйфатына да. 

Язучы Шамил Идиатуллин сурәтләгән вакытларны режиссёр Олег Кинҗәгулов күреп белми. Ул 1989 елгы. Ягъни, романдагы вакыйгалар куерган вакытта Олег әле бишектә яткан. Дөрес, чор атмосферасын тудыру өчен аны күрү мәҗбүри түгел. Профессиональ икәнсең — атмосфераны да иҗат итәсең. Тик бер кыенлыгы бар — бәяләүче шаһитлар күп. Әйтик, патша заманнарын күрсәтәсең икән — беркем дә үзем күрдем, алай түгел иде дия алмый. Ә монда тамашачы сәнгать әсәре караудан бигрәк чорны тоярга һәм үз бәясен куярга киләчәк. Әлеге чорны кичергән кеше буларак әйтәм — режиссёр атмосфераны бирә алган. Урыны-урыны белән совет чоры фильмнары атмосферасы да тоемлана. 

Атмосфера тою максаты белән килүчеләрнең күңеле булсын өчен режиссёр гаилә күренешләрен тәмләп күрсәтте. Әйтик, гаилә башлыгының дефицит товар булган кер юу машинасын алып кайтуы, гаиләнең кунак сыйлавы… Әлеге күренешләр тамашачыга бонус буларак интим күренешләр белән дә бизәлгән. «50 яшемә җиткәндә режиссёр шундый роль бирде», дип сөенә Артур Вафинның әнисе Ларисаны уйнаган Миләүшә Имамова. Театрның йолдызы Илфат Әскәров «йөзә» рәхәтләнеп гаилә башлыгы ролендә — аның сәхнәләре үзе бер миниатюра театры.

Интим күренешләр темасын дәвам итеп, спектакльдә үзең фантазияләп бетерә торган андый ишарәләр аз түгел. Яңа шәһәргә килгән яшь педагоглар Марина белән Виталий да тулай торак бүлмәсендә чәй эчеп кенә утырмыйлар. 

Әсәрнең төп герое — Артур Вафин. Әлеге үсмер егет — Шамил Идиатуллинның яшьтәше, язучы үзе әйтмешли, аның 49 проценты Шамил үзе. 

Сиксәненче еллар азагындагы Чаллыны, хәер, Чаллыны гына да түгел, Артур аша күрәбез. Дөрес, дүрт сәгать эченә дә романның бик азы гына сыйган. 

Икенче герой — Виталий, Виталий Анатольевич — яңа шәһәргә зур өметләр белән килгән яшь егет. «Төп герой Артур Вафинга караганда Виталтольич мөһимрәк герой», — дигән иде Олег Кинҗәгулов. Мин хәтта Олегның үзен Виталтольич белән чагыштырып, «Бу шәһәр өметләреңне өзмәсен», дигән идем. Виталийны үзе дә Чаллыга яңа гына Туймазыдан килгән Марсель Мөсәвиров уйный. 

Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Илфат Әскәров, Миләүшә Имамова, Равил Гыйләҗев. Яшь артистлар Марсель Мөсәвиров, Алсу Гыйльманова, Винер Фәйзуллин, Фирдүс Сафин, Эдуард Латыйпов, Физалия Габидуллини, Зөлфия Галиуллина катнаша. 

ххх

Кызык — спектакльне ничек карасаң нәтиҗәлерәк икән: башта романны укып, аннары карарга килергәме, әллә киресенчәме? Ничек кенә булмасын, спектакльне караган кеше китапны укыячак, китапны укыган кеше — караячак. 

ххх

Чаллы татар дәүләт театрының 2020 елгы бер яңалыгы — театрга Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Аяз Гыйләҗев күп сандагы драма әсәрләре авторы булса да, беренче чиратта драматург түгел, ул прозаик. Аның театр фойесына язып эленгән цитаталары да күп сүзле, чөнки ул прозаик. «Корабны ничек атасаң, шулай йөзә», ди. Ягъни, без театрга драматург, артист, режиссер исемен бирмичә, прозаик исемен биреп әдәби театрга нигез салдык түгелме? Яңартылган театр беренче әсәрләренең берсе итеп роман жанрында язылган әсәрне сәхнәләштерде. Ул аны драматургия әсәренә әйләндермичә генә сәхнәләштерде. Без тамаша залында җанланган китап укыйбыз кебек. 

Олег Кинҗәгулов Татарстанда яңа форматлы татар театры барлыкка китерә булса кирәк. 

Чаллы — Татарстанның иң әдәби шәһәре. Биредә Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Айгөл Әхмәтгалиева, Зифа Кадыйрова кебек язучылар яши. Болар иң күп укыла торган язучылар. Биредә әдәби бергәлек көчләрәк, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге дә дус-тату яши дип ишетәм. Биредә әдәби журнал да чыга, биредә балалар иҗатына зур игътибар бирелә торган балалар газетасы чыга. Казанда чыга торган балалар матбугаты авторларын җуйды, Чаллыда ул бар. 

Айгөл Әхмәтгалиеваның театрга әдәби бүлек мөдире булып килүе дә татар әдәбиятын театрга китерүче күпер. Олег Кинҗәгулов Чаллы театрына килгәч тә үзенең фикердәше итеп Айгөлне санады, аны театрга китерде. 

Аяз Гыйләҗев исемен йөрткән татар драма театры татар әдәбиятының үзәге була ала, рус телледән күчкәнме, татар телле булып язылганмы, асылда татар әдәбияты булган әдәбиятка йөз тота икән — афәрин!

Ххх

Чаллы ерак ара түгел, театраль тамашачы бу спектакльне күрергә тиеш. Әмма гастрольләрне көтеп ятарга киңәш итмим. Әлеге спектакльне иҗат ителгән сәхнәсендә карарга кирәк. Чаллыга килегез!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100