Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олег Кинҗәгуловтан туган җиреннән качкан адәм актыгы турында урбанистик спектакль

Чаллы театрының "Капка" спектакленә хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
Олег Кинҗәгуловтан туган җиреннән качкан адәм актыгы турында урбанистик спектакль
Дмитрий Колесников фотолары

Татарстан Президенты каршында телне саклау һәм үстерү комиссиясе төзелгәч, татар зыялылары арасында ниндидер күтәренкелек булып алды. Күтәренкелекнең нәтиҗәсе булып әллә күпме идея калкып чыкты. Финанслар белән бәйле идеяләр иде, әлбәттә. Кирәк икән, финанслар да табылды. «Татаркино» татарча видеолар буенча конкурс оештырды, татар журналлары да татарча видеоконтент булдыра башлады, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Татар сүзе» конкурсы оештырды, «Казан утлары» журналы һәм Татарстан язучылар берлеге катнашында Әдәби конкурс игълан ителде.

Театрлар да читтә калмады — Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан Республикасының заманча драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерүгә багышланган конкурс игълан ителде. Ягъни, театрлар үз проектларын тәкъдим итергә тиеш. Җиңүче театрга проектын тормышка ашыру өчен 600 мең сум грант бирелә, ә авторга 100 мең сум премия тапшырыла.

Дөрес, ни сәбәпледер әлеге конкурска нигезләмәдә күрсәтелгән вакытта нәтиҗә ясалмады һәм грантка ия булган театрларга спектакль чыгарырга вакыт бик аз калды. 

Грант Чаллы, Тинчурин һәм Әлмәт театрларына бирелде. Аларның сезон ябылганда грант алып, октябрь азагына премия өлгертәсен беркем дә көтмәгәндер. Ни гаҗәп, Чаллы театры өлгерткән булып чыкты.

«Кызганыч, конкурс нәтиҗәләре бик соң билгеле булды. Шуңа да спектакль чыгарырга санаулы көннәр генә калган иде. Без тәвәккәлләп карадык һәм бүген нәтиҗәсен күрәчәкбез», — диде Айгөл Әхмәтгалиева премьера алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә.

«Капка» — язучы һәм театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиеваның шул исемдәге пьесасы буенча театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов тарафыннан куелган спектакль. Төп рольне — Касыйм ролен театр артисты Разил Фәхретдинов башкара. Рәссам — Ләйсән Хөсәенова, композитор — Эмиль Әмиров.

«Капка» — язучының инде сыналган әсәре. Пьеса конкурс өчен язучының «Капка» хикәясе буенча махсус язылган. Бу әсәр хикәя жанрында 2014 елда «ТЮРКСОЙ» халыкара оешмасы конкурсы лауреаты булган.

«Бу әсәрне язарга йортсыз утырып калган авылда күргән ялгыз капка тәэсир итте», ди Айгөл.

Әсәрнең төп герое Касыйм үзенең уйланмаган адымнары аркасында авылдан чыгып качарга мәҗбүр була һәм гомере буе Камчаткада яши. Хатыны Екатерина һәм улы Володя аның туган теленә битараф. Әнисенең хатлары — аны туган җире һәм туган теле белән бәйләп торган җеп. Ул җеп тә өзелә…

Бер карасаң, инде бик тапталган тема. Башка милләт кызына өйләнеп, рус телле балалар үстерүне 100 ел элек Исхакый да язган иде инде («Ул әле өйләнмәгән иде»). Бүгенгәчә языла тора. Тема актуаль булып кала бирә — татар иренә балаларын 100 ел элеккеге кебек әле дә башка милләт ханымнары табып бирә. Һәм бу инде табигый да кебек.

Касыймның барлык бәлаләре көнчелектән башлана. Ул әтисе сугыштан кайткан бәхетле Мостафадан көнләшә. Ә Мостафадан ничек үч алырга мөмкин? Аның сөйгән кызын тартып алып кына. Ягъни, кыз баланы әйбер итеп күрә: Хәния Мостафаныкы, димәк, аны тартып алып үч алырга мөмкин. Әмма Касыйм тартып алмакчы булган икән, бу кыз инде Мостафага ди кирәкми. Шулай итеп кыз бала ике ир-ат арасындагы бәхәснең корбаны була. Касыймны гомере буе чит җирдә Хәния өрәге җәфалый.

«Пьесада туган тел һәм туган ил темасы ана образы аша сурәтләнә. Мин Касыймны трагик персонаж итеп күздә тоттым. Пьеса финалында аның язмышы билгесез булып кала. Ләкин мин аны үтердем, чөнки безгә андый герой кирәкми, ул бу дөньяга кирәк түгел дип санадым», — ди Олег Кинҗәгулов.

«Мин үлдеммени? Мин үлгәнемне белмәдем», — ди Касыйм ролен башкарган Разил Фәхретдинов.

«Үтереп әйбәт иткәнсең», — дип Олегны куәтләдем. Хәниянең тормышын җимергән, әнисе йортына бер капка да ясап куялган Касыймнан дөньяга ни файда? Касыйм була күрмәгез!

Авыл, капка, кичке уен — барысы да татар күңеленә якын авыл темасы. Чын авыл спектакле дә ясап булыр иде, бәлки, ясалыр да иде. Әмма Олег Кинҗәгуловның үз концепциясе бар. «Бу шәһәрнең төзүчеләр, технарьлар шәһәре икәнен истән чыгармыйк. Ә театрның репертуары ни өчендер авыл темасы нигезендә төзелгән иде. Биредә егермешәр ел барган спектакльләр бар. Заманында театрның яңа төзелгән вакытында алар яхшы барганнардыр, бүгенге заман өчен алар үзешчән сәнгать дәрәҗәсендә булып тоела. Хәзер аларны авыл тормышы турында дип кенә бәяләргә мөмкин. Бу сүзләрем актерлар уенына кагылмый, мин бары тик спектакльнең куелышы турында әйтәм», дигән иде ул театрга билгеләнгәннән соң бирелгән беренче интервьюсында. 

Олег Кинҗәгулов авыл темасына язылган пьеса буенча авылча булмаган спектакль куйган. Декорация — хатирәләр күпере һәм капка-портал. Әйе, Айгөл күзаллавындагы авыл капкасы биредә утлы портал формасында. Шушы хәтер капкасы төбендә үтә Касыймның көннәре. Хәтер капкасын ачып чыгарга йөрәге җитмичә гомере үтә.

Режиссерга мактау сүзе — кыска гына вакыт аралыгында артистлар белән күп эш эшләнгән. Дөрес, ул пьесаның азагын кисеп калдырган. Чөнки минем Мостафаның дә җәфалануын күрәсем килгән иде — ул Хәнияне ташлап кыз баланы кыен хәлдә калдырды бит. Әмма, күрәсең, ул туган җирен ташламагандыр һәм Олег Кинҗәгулов өчен андый ук начар герой булып чыкмагандыр.

Кыскасы, һәркем үз финалын булдыра торган спектакль — грант юкка бирелмәгән.

Инде Әлмәт һәм Тинчурин театрларыннан 600 мең сумлык спектакльләрне көтик.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100