Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч дронны алдаган җитез Данисның якыннары: «Видеоны карап, елап беттек, бик дулкынландык»

«Интертат» искиткеч җитезлек белән дошманның 3 дронын алдап, иптәшен һәм командирын коткарып калган Чиләбе егете, «Бабай» позывнойлы Данисның якыннары белән аралашты.

news_top_970_100
Өч дронны алдаган җитез Данисның якыннары: «Видеоны карап, елап беттек, бик дулкынландык»
Фото: © видеодан скриншот

Инде 2 көн интернет челтәре гөж килә: халык махсус операциядә дошманның 3 дроны һөҗүмен үзенә юнәлтеп, хезмәттәшләрен һәм командирын үлемнән коткарып калган хәрбигә дан җырлый. Чыннан да, «Телеграм» каналларда таралган видеодагы сугышчының хәйләкәрлек катыш искиткеч җитезлек белән үлем дроннарыннан котылуын исләр китеп карыйсың. Әлеге видео «Ютуб» каналларда миллионлаган караулар, комментарийлар җыя.

Нинди видео турында сүз барганын да искә төшереп үтик. Россия армиясе сугышчысына штурм вакытында 3 дошман коптеры һөҗүм ясый. Ул аларның берсен, автоматтан атып, бәреп төшерә. Икенче дрон һөҗүм иткән мизгелдә, сугышчы бер якка сикерер кебек хәрәкәтләр ясый, дрон шуңа алданып һөҗүм итә, әмма сугышчы икенче якка сикерә дә җиргә ята. Дрон төшеп шартлый. Өченчесенең кыйпылчыгы аңа тиеп үтә, тик артык зыян салмый.

Сугышчының мондый салкын канлылыгына дрон белән идарә иткән – аны үтерергә теләгән операторларга хәтле гаҗәпкә калган. Алар соклануларын яшермичә, сугышчының бу осталыгын: «Красавчик! Синдә «алмаз йомыркалар», братан!» – дип бәялиләр.

Шул рәвешле бөтен илгә танылган хәрби бездә дә кызыксыну уятты. «Бабай» позывнойлы Данис (хәрбинең куркынычсызлыгы максатыннан, фамилиясен күрсәтмибез) Чиләбе өлкәсенең Кунашак районыннан булып чыкты. Әлегә алгы линиядә булу сәбәпле, үзе белән аралаша алмасак та, якыннары белән элемтәгә кереп, Данис турында шактый мәгълүмат туплый алдык.

Данисның әнисе: «Видеоны елап-елап карадым»

Данисның әнисе Галия апа белән күптәнге танышлар сыман сөйләштек. Ул безгә үзләренең башкортлар булуын әйтте. Минем Татарстаннан ук икәнлегемне белгәч, шулхәтле сөенде.
– И балам, безне Татарстаннан ук эзләп таптыңмыни? Молодец! Әйтәм, бигрәк матур сөйләшәсең! Татар сөйләме бик матур инде! Рәхмәт төшкере, – дип җылы сүзләрен яудырды гына.

Катлаулы операция кичерүе сәбәпле, әлегә Галия апа Чиләбедә, кызы Ида тәрбиясендә яши. Галия апа үзе чыгышы белән Кунашак районының Байбоскар авылыннан, тормыш иптәше, инде мәрхүм Данил абый – Әшер авылы кешесе. Үзләре Күмкүл авылында гомер кичергәннәр, балалары да шунда дөньяга килгән. Галия апа гомере буе сыер савучы, Данил абый балта остасы булып эшләгән.

Уллары Данис – 3 кыз арасында көтеп алынган малай, нәселләренең терәге.

Мәктәптә дә йөзгә кызыллык китермәде. Аннары шәһәргә китеп укуын дәвам итте, әллә ничә төрле һөнәр үзләштерде, – ди Галия апа, улының тырыш булуын гади генә «таныклыклары әллә ничә инде аның» сүзе аша аңлатып. – Ирем белән үзем дә бер генә дә тик утырып торуны белмәдек. Үзем әле пенсиягә чыккач та эшләп йөрдем. Тик утырып торырга яратмыйм, без – эш өчен яралган нәсел. Балаларның әтиләре дә бик хезмәт сөя иде, кызганыч, нибары 63 яшендә, йөрәк өянәге белән, безне калдырып китеп барды.

Фото: © Иданың шәхси архивыннан. Галия апа 4 баласы белән

Данис та үзебезгә охшаган. Үскәндә дә тыңлаучан булды. Бакчасын да тоттык, печәнен дә чаптык. Аннан: «Әни, миңа авыр, мин ардым», – дигән сүз ишеткәнем булмады. Ул бер башлаган эшен ахыргача җиткермичә калмый, бик булган. Бернинди балта осталары ялламыйча, үзе зур йорт салып керде.

Махсус операциягә хезмәткә киткәндә: «Балам, бармасаң нәрсә булыр икән? 45 яшь бит инде сиңа, повесткаңны алмый торасыңмы әллә?» – дип әйтеп карадым. Бик борчылдым инде. «Юк, инәй, алай ярамый. Хезмәт итәчәкмен. Мин анда үземнең осталыгымны күрсәтәчәкмен әле», – диде, ике дә уйламыйча китеп барды.

Балалар күрсәткәч, улымның дроннарны алдаган видеосын елап-елап карадым. Балакаем, йөрәккәем… Бик горурландым инде, молодец, командирын, иптәшләрен коткарып калган. Һәрберсен әниләре, гаиләләре көтә бит, барысы да сау гына кайтсыннар, Аллакаем, – ди Галия апа.

Әнисе сүзләренчә, Данисның мондый җитезлеге тумыштан килә. Нәселләрендә барысы да шундый курку белмәс, җитез кешеләр икән.

Әтиләре гомер буе оста аучы, балыкчы булды. Данис үзе дә монда вакытта аучылык белән кызыксынды. Шул шөгыльләренең дә файдасы булмыйча калмагандыр. Аннан улым «командирларыбыз өйрәтте» дип тә әйтә бит. Аларга да рәхмәт инде, – ди әни кеше.

Курку белмәс ир-егет икәнлеген белсә дә, улы мобилизацияләнгәч, Галия апа бик борчылган.

Данис улым хезмәткә киткәч, авыруга салыштым… 2 ай йоклый алмадым, шул йөрәккә бәрде. Йөрәгемә операция ясатырга туры килде. 3 ай гына әле операция кичергәнемә, – ди ул.

Галия апа Данисның үрнәк гаилә башлыгы булуын, тормыш иптәшен бик яратып яшәвен дә әйтеп китте.

Әле менә күптән түгел генә бабай булу бәхетенә дә иреште. Кечкенә оныкчыгыбыз туды бит, Данисның улының улы. Мин бик бай әби хәзер – 20 оныгым һәм 1 оныкчыгым бар дип, сөенеп гомер итәм. Тик менә күп булгач, барысының исемнәрен генә хәтердә тотып бетерә алмыйм, – дип рәхәтләнеп көлә ул.

Галия апага, улы киткәннән бирле, волонтерлар даими рәвештә шалтыратып торалар икән.

Хәлләремне, сәламәтлегемне белешәләр, ярдәм тәкъдим итәләр. «Берни кирәкми, балакайларым, фронтка, балаларыбызга җибәрегез», – дим. Ачлы-туклы йөри күрмәсеннәр, ул азык-төлек анда күпкә кирәгрәк бит. Үзебез монда булсак та, күңел гел балалар янында инде.

Бу хәлләр халыкны да бик берләштерде. Барысына да рәхмәт, халык бик нык ярдәм күрсәтә. Чиләбеләр җылы носкилар бәйләп җибәрделәр, солдатларны азык-төлек белән гел тәэмин итеп торалар.

Болай улым «барысы да яхшы» дип кенә тора үзе. Әмма ул әллә нәрсә булса да зарланачак кеше түгел… Инде барысы да сау-сәламәт булсыннар, яраланырга язмасын. Бертуган абыемның улы да махсус операциядә иде. Бомбага эләгеп, аягына бик каты зыян килде. Мәскәүдә хәрби госпитальдә дәвалана. Аның өчен дә догада торабыз, – ди ул.

Данис җәй көне кыска вакытлы ялга кайткач: «Әле бурычыбызны ахырга кадәр җиткермәдек, әни. Андагы халыкка тыныч яшәргә ирек юк, дошман балаларны да кызганып тормый. Без бу хәлләргә нокта куярга тиеш», – дип киткән. Хәзер Галия апа улының чираттагы ялын, аннан да ныграк, махсус операция тизрәк тәмамланып, Данисның якыннары янына әйләнеп кайтуын көтеп яши.

Галия апа Каменск-Уральскидагы дусты Лена, аның Еланьдагы кызы Таняга да сайтыбыз аша рәхмәт җиткерүебезне сорады. Данис хәрби өйрәнүләрдә булган вакытта, алар аңа бик нык ярдәм иткәннәр.

Фото: © Данис әнисе Галия апа һәм аның дусты Лена белән

Данисның хатыны: «Ирем ялга кайткач, корбан чалдырдык»

Данисның тагын бер якын кешесе, әлбәттә инде, тормыш иптәше, 3 баласының әнисе – Вәлия. Хәрби корреспондентлар төшергән видеода да ул, иң беренче чиратта, үзенең тормыш иптәшенә сәламнәрен җиткереп, аңа мәхәббәтен аңлатты.

Ир белән хатынның бергә гомер кичерүләренә инде 24 ел. Күмкүл авылы егете Данис булачак тормыш иптәше белән күрше Әшир авылында таныша. Берара очрашып йөргәч, Вәлия Свердлау өлкәсенең Каменск-Уральск шәһәренә укырга китә. Хәрби бурычын үтәп армия хезмәтеннән әйләнеп кайткач, Данис кызны Каменск-Уральскида эзләп таба. 2000 елның көзендә туй уздырып, яшь пар шушы шәһәрдә төпләнә.

Озак еллар Каменск-Уральскида яшәдек. Бер-бер артлы балаларыбыз дөньяга килде. Алар үсеп җитеп, Чиләбегә киткәч, без дә алар артыннан туган ягыбызга кайтырга булдык. Инде 5 елга якын Чиләбенең үзендә яшибез. Минем туган авылым Әширдә (минем кайнатам да чыгышы белән шуннан) зур йорт җиткердек. Алга таба шунда күченергә җыенабыз.

Махсус операциягә киткәнче, ирем дә, үзем дә заводта эшләдек. Олы улыбыз һәм уртанчы кызыбыз – икесе дә гаиләле. Икесе дә хокук саклау өлкәсендә хезмәт куялар. Төпчек улыбыз – 4нче сыйныф укучысы.

Әле күптән түгел генә бик шатлыклы вакыйга булды – без Данис белән беренче тапкыр әби-бабай булдык. Оныгыбызга 3 ай, әмма бабасы оныгын видеоэлемтә аша гына күрде. Кулларына тотып сөя алганы юк әле, – ди Вәлия.

Данисның бик оста итеп дошман дронынан котылып калган видеосын тормыш иптәше бер «Телеграм» каналда күреп ала.

Бигрәк Даниска охшаган, дип карадым. Кая, үзенә җибәреп карыйм әле, минәйтәм. Ләкин, нигәдер, ул көнне ролик белән бүлешә алмадым. Икенче көнне иртән ирем видеоны миңа үзе җибәрде. Ул икәнлеген белү белән күңелне берьюлы мең төрле хис биләп алды. Шатлык та, күз яшьләре дә – барысы да булды. Данис махсус операция турында бик аз сөйли. Моңа кадәр андагы хәлләрнең ни рәвешле барганлыгын күз алдыма да китерә алмый идем. Ничек куркыныч икән бит ул штурмнар… Дрон аз гына үзенә төшмичә калды…

Әлбәттә, батырлык кылуы, дусларын коткаруы белән балалар да, мин дә бик горурланам. Ләкин хәзер, шундый танылу алгач, ирем өчен бик борчылуым бермә-бер артты. Минем өчен аның куркынычсызлыгы күпкә мөһимрәк, – ди Вәлия.

Ә ирегез гадәти тормышта да шундыймы?

Әйе, ул тормышта да нәкъ шундый. Әгәр ул берәр нәрсә эшләргә уйлый икән, беркайчан да иртәгәгә калдырмый. Эшне минуты-секунды белән эшләп куя. Аның өчен «аннары» дигән сүз юк. Бик энергияле, көчле рухлы кеше.

Гаиләгездә карарларны да күбрәк ул кабул итәдер?

Без бөтен эшне дә диярлек бер-беребез белән килешеп эшлибез. Данис бик иртә тора. Иртәнге 5-6да ул инде аяк өстендә. Чәй өстәле артында без көндәлек планнарны сөйләшеп куябыз. Ул вакытта аның кәефе дә бик әйбәт була. Барлык эшләрен дә тәртип, төгәллек белән башкара.

Данис абый нинди ир, нинди әти?

Ир буларак (көлә) төрле вакытлар булды инде. Ләкин 24 ел бергә яшибез икән, димәк, арабызда мәхәббәт, хөрмәт бар. Башкача шул гомер бергә тора алыр идекме?

Әти буларак Данис бик таләпчән. Балаларга карата мин йомшаграк.

Җәй көне ялга кайтып китүен әйттегез. Отпускта чакта нәрсәләр белән шөгыльләнде?

Ул ялга кайту белән, мәчеткә барып, иремнең исәнлеге өчен корбан чалдырдык. Күп вакытын балалар белән һәм авылда үткәрде. Данис ул эшсез утырып тора белми инде. Ялда вакытта йортыбызга өстәмә төзергә кереште. Гомумән, ирем әлеге йортны бөтен күңелен биреп төзеде. Мин үзем дә шунда вакыт уздырырга яратам. Яллар саен авылга кайтып йөрим. Данисның йортны тизрәк җиренә җиткереп төзеп бетерәсе килә. «Вәлия, минем шәһәрдә яшисем килми. Мин кайту белән авылга күченәбез», – дип ниятләп тора. Алга таба үз йортыбызда, яныбызга оныкларыбызны җыеп, табигать кочагында гомер кичерергә хыялланабыз.

«Таныйсыңмы бу кешене?»

Данисның бертуган сеңлесе Ида да туганы турында фикерләре белән бүлеште:

Абыем кечкенәдән без 4 бала арасында иң җитезе, иң шугы булды, мөстәкыйльлеге белән аерылып торды. Ул хәзер дә шушы сыйфатларын саклап калды – тормышны бик ярата, бөтен нәрсәдән позитив таба белә. Абыйның ярдәмчел булуына да аерым басым ясарга кирәктер. Авыр чакларымда абыем гел янәшәмдә булды, мин аңа бик рәхмәтле, – ди ул.

Фото: © Иданың шәхси архивыннан. Данис сеңелләре Ида һәм Гөлсем белән

Ида ханым абыйсының батырлыгы сурәтләнгән видеоны беренче тапкыр күргәч тә ниләр кичерүен искә төшерде.

Мин балалар бакчасында эшлим. Беркөнне иртән эшкә килүемә, абыйдан шушы видео килеп төште. «Таныйсыңмы бу кешене?» – дип сораган. Абый танк дивизиясендә хезмәт итә, шуңа да мин аны ул дип уйламадым. Үзе икәнлеген әйткәч, видеоны шок халәтендә тагын бер 10 минут карап утырганмындыр, мөгаен. Елап беттем, бик дулкынландым. Без, иң беренче чиратта, аның үзенең исән-имин калганына бик шат. Үзенең хезмәттәшләрен, командирын коткарып кала алуы белән дә бик горурланабыз, – диде Ида.

«Әниемне кайгыртыгыз!»

Кыю солдатның үз якташлары булуы белән Чиләбе халкы бик горурлана. Хәрби белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер шәхсән элемтәгә кергән.

«Аның белән бик тә горурлануыбызны әйтергә шалтыраттым. Ул үзенең хезмәттәшләрен коткарып калган, авыр ситуациядән җиңүче булып чыккан. Данис хәзер тагын алгы сызыкта. Нинди ярдәм кирәк, дип соравыбызга, ул иң беренче чиратта: «Әниемне кайгыртыгыз», – дип җавап бирде. Үзенең якыннары өчен борчылучы чын хәрби. Ул якыннары һәм туган иле өчен көрәшә», – дип яза Алексей Тесклерның сүзләрен «Губерния Челябинская область» сайты.

Хәрби белән Кунашак районы башлыгы Рамил Вәкилов та сөйләшкән. Ул Данисның исән-имин әйләнеп кайтуын теләгән, райондашларының аның белән горурлануын җиткергән.

Кунашак районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Таипова, якташларының болай танылуы сәбәпле, бик күп шалтыратулар кабул иткән. Ул бу авылда башкорт милләте вәкилләре яшәвен, видеоларда популярлыкка ирешкән сугышчының шушы авылдан булуын белгәч, горурлануларын әйтте. Ул Данисның үзе белән дә шалтыратышып сөйләшкән, хәрбинең кәефе бик әйбәт, ди.

Данисның барысы да яхшы. Якыннарын һәм әнисен кайгыртуыбызны үтенде. Батыр якташыбызның әнисе, гаиләсе, туганнары белән элемтәдә торабыз. Мөрәҗәгатьләрен игътибарсыз калдырмаячакбыз. Данис үзе ялга кайткач, әлбәттә инде, аны күпсанлы очрашулар көтә, – диде урынбасар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100