Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә төрле сорауларга җавап биреп тора.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин барлык сорауларга да җавапларын тәфсилле итеп җиткерергә тырыша.
«Сораулар бик күп, аларга һәрчак җавап бирергә шатбыз. Сорау булса, языгыз. Белсәм — җавап әйтәм, белмәсәм — җавап эзлим һәм һичшиксез җавап бирәчәкмен», — ди хәзрәт.
Телеграмдагы ачык каналында ул мунчада җенси мөнәсәбәтләр турында сорауга җавап язып калдырган.
«Нигә мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярамый?» — дип сораганнар хәзрәттән.
Телеграмда җавап итеп бирелгән фотода «пычрак урын санала» дип язылган. Хәзрәт сорауга җавап әйтеп аудио да яздырып куйган.
«Сорау бик интим. Ни өчен мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярамый соң? Бу очракта бүлмәнең чисталыгы ягыннан карарга кирәктер. Мөселман гореф-гадәтләре буенча, бәдрәф белән мунчадан кала барлык урында намаз, дога укырга ярый. Әгәр иң интим мизгел турында сорауга килсәк, бу вакытта билгеле бер догалар уку таләп ителә. Мунчада булгач, без бу доганы укый алмыйбыз. Шуңа күрә тыю бар. Шул яктан караганда, ярамый. Катгый тыю турында ишеткәнем юк, ләкин бу хәерле булмас. Без бу вакытта дога укыйбыз, киләчәк буын өчен сорап дога кылабыз, бу догаларны өйрәнегез. Үз ирегез, үз хатыныгыз белән мондый эшләрне йокы бүлмәсендә башкару хәерле», — дип киңәш итә хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:
- Яулык бәйләгән кызларга бизәнергә ярыймы?
- Ирең синең турыда кайнанаңа зарланса, нишләргә?
- Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
- Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
- Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?
- Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?
«Яңарыш» сайтында Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән әңгәмә чыккан иде. Анда җенси мөнәсәбәт алдыннан «бисмиллә»не әйтү һәм махсус дога уку киңәш ителә. Хатын балага узса, ул бисмилләле, догалы бала була. Пәйгамбәребез: «Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганда „Бисмилләһи, Әллааһүмма җәннибнә-шәйтаанә вә җәнниби-шшәйтаанә мәә разәкътәнә“, — дисә һәм аларга бала насыйп булса, аңа шайтан зыян китерә алмас», — диде (Бохари риваяте). Доганың тәрҗемәсе: «Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһ, безне һәм безгә ризык итеп биргән баланы шайтаннан сакла». Әлбәттә, иман иясе өчен бу доганы яттан белү һәм куллану хәерле, диелә бу хәбәрдә.